Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Ашыгыч ярдәм»

«Якты юл» газетасының күптәнге дусты ул. Редакциягә еш керә. Редакциядән килеп алу шарты белән авылдашларын газетага яздыра да, һәр яңа санны басылып чыккан көнендә үк хуҗаларына алып кайтып та бирә. Сүзем Теләнче Тамак авылында яшәүче Рөстәм Хәйдәр улы Әгъләметдинов турында. 

Соңгы керүендә сөйләшеп киттек үзе белән. «Толь эзләп йөрим әле. Бер авылдаш ремонтка тотынган, толе җитми икән. Сатуда юкасы бар, ә миңа кирәкле калыны юк, син алып кайтып бир инде, ди. «Закамье»да бер урын белә идем, ул сатучылар күчеп киткән булып чыкты. Эзлим инде, тапканчы. Авылдашның гозерен үтәми хәлем юк», – дип тыйнак кына елмая ул. 
Рөстәм Әгъләметдинов алтынчы дистәсен түгәрәкләп килә инде. Теләнче Тамак мәктәбенең машина йөртүчесе ул. Аның: «Үз машинамда йөрим. Чаллы белән ике арада юл әйбәт. «Калина»м очып кына йөри, ватылса, запас часть табуы да проблема түгел», – дигән сүзләре эшенә мөнәсәбәтен күрсәтеп тора. 
Ир кешенең: «Яраткан шөгылем – техника», – диюе табигый анысы. Әмма Рөс-тәм Хәйдәр улының кеше-ләрне яратуы барыннан да көчлерәктер дигән фикергә килдем мин. Чөнки шәһәргә юлы төшүнең сәбәбе күп вакыт авылдашларының гозер-йомышларын үтәү өчен бит. Бөтен авыл килә аңа үтенеч белән. Дару алып кайтып бир әле, диюче булса, кырык эшен кырык якка ташлап, дару эзләп Чаллыга китә. Үзе белгән һәм белмәгән барлык аптекаларны йөреп чыга. «Авылдагы аптекада бөтен препаратлар да юк, кайберләрен шәһәрдә дә табуы кыен хәзер», – дип авылдашларына ярдәм итүе турында сөйли Рөстәм Әгъләметдинов. Ашыгыч йомышы төшеп, я булмаса табибка-мазарга күренергә дип шәһәргә барырга ниятләгәннәрнең берсен дә кире бормый ул. РТСта яшәүчеләргә азык-төлек алып кайтып бирә. Өлкән кешеләр өчен җәяүләп авылга төшеп менү – бер чакрымга якын араны йөреп кайту – бик җиңел түгел, бигрәк тә җил-яңгыр, кар-буран булса. 
«Төрле хәлләр була, «ашыгыч ярдәм» ролен дә үтәргә туры килә, – дип гыйбрәтле вакыйгаларны искә алды әңгәмәдәшем. – Кайсыдыр җәйне бер кыз баланы эт тешләгән бит. Тизрәк БСМПга алып барырга иде дип миңа килделәр. Үзләренең капка төпләрендә ун машина тезелеп тора – Сабан туе көне иде ул. «Их, әз генә салган идек шул», – дип аптырашып торудан башка чаралары юк. Ә баланы Чаллыга илтергә кирәк...» 
Быел яз көне коронавирус тарала башлагач, Рөстәм Хәйдәрович үзе теләп волонтерлыкка язылган. Кешеләргә ярдәм итү, игелекле гамәл кылу аның тормыш рәвешенә әйләнгән инде. Нәсимә һәм Миңнәзир Сәгъдиевлар, Татьяна Мозаффарова, Гөлнур Белоусова, Гөлүсә Идиятуллина һәм башка авылдашлары аңа рәхмәт укыйлар. Кайбер кеше йомыш өчен авыррак була бит, ялындырырга яратучылар да очрый. Ә Рөстәм Әгъләметдинов һич авырыксынмый, ялындырмый. Кем генә, тәүлекнең кайсы сәгатендә эндәшсә дә, кире какмый. Холкының уңай мәгънәдәге җиңеллеге, күңеле белән кешеләргә һәрвакыт ачык булуы, күркәм сыйфатлары аның авылдашлары белән арасын якынайтып, җылы итеп саклый да инде. Тормышын мәгънәле, үзен бик бәхетле итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев