Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Җәйнең ямьле кичендә

Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган  матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.

Менә без дә кичә аны рәхмәт сүзләре белән искә алдык. Безнең җылы сүзләребез аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Бәйрәмебездә катнашкан тормыш иптәше Наҗыя апага озын гомер, сәламәтлек телибез. Алга таба авылыбызда укыткан барлык физкультура укытучыларын барладык. Әлбәттә, алар бездә аз түгел.
Салкынча кичке һава балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, бүләкләр алдылар. Билгеле, алардан зурларда читтә кала алмады. Атта чабып, балык тотып мәш килделәр.
Бәйрәмебез игезәк егетләрбез  Ильмир белән Ильнур Габидуллиналарның җырлы сәламләве белән башланып китте. Ә алга таба авылыбызның җырчы сандугачы  Чулпан Сафинаның искиткеч матур җырлары белән үрелеп барды. Аларга алга таба да иҗат уңышлары телибез һәм алга таба да авылыбыз халкын матур иҗат җимешләре белән сөендерерләр дип өметләнеп калабыз.
Бу кичтә балалар өчен тагын бер сөенеч булды. Гаяз абыйның оныгы Рузилә һәм кияве Илдус балаларны попкорн белән, ә Клара апаның оныгы Ләйсән белән Ильяс “татлы мамык” белән сыйладылар. Сатарга дип алып килсәләр дә, ахырда алар балаларны бушка сыйларга булдылар. Чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм көтелмәгән җирдән үзләренә сөенеч килсен дигән теләктә калабыз.
Авылдашыбыз Нурсинә апа чәйләр кайнатып, табын көйләп куйган иде. Соңыннан рәхәтләнеп чәй өстәле янында чөкердәштек. Рәхмәт сиңа, Нурсинә апа!
Бәйрәмебез спонсорларына, авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба матур бәйрәмнәр үткәрергә ярдәм итәрләр, дип өметләнеп калабыз.

Резида Гарипова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев