Якты юл
  • Рус Тат
  • Гаҗәеп бабай

    Чыршылы авылында 95 яшьлек гаҗәеп бер бабай яши. Олы яшьтә дип тормый, көн саен җәяүләп авыл урамнарын әйләнеп чыга, кешеләрнең хәлен белә. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итәләр, Чыршылының имам-хатыйбы Әхмәтгали Җәләлетдинов ул. Һәрвакыт көр күңелле, ачык йөзле кеше.

    Әхмәтгали абзый тумышы белән Оргыды авылыннан. 1927 елның 15 январенда дөньяга килгән. Авылда башлангыч мәктәптә укыган, аннары Сәмәкәйгә йөреп җиде класс белем алган. Әхмәтгали абыйны бик яхшы беләм, ул минем әниемнең яшьтәше иде. Бергә укырга йөргәннәр, бер партада утырганнар, авыр сугыш елларының газапларын татыганнар. Мәктәпне тәмамлагач та колхозда калганнар, ул елларда тормышлар бик авыр булган, ат җигеп җир сөргәннәр, ашлык чәчкәннәр, аннан урганнар-сукканнар. Җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына алып килеп тапшырганнар. Район үзәгеннән тракторлар өчен керосин да ташыганнар. 
    Үсмер чакта ук Әхмәтгалине һәм башка хәлле кешеләрне урман кисәргә җибәргәннәр. Кул пычкысы белән кискән агачларны колхозга алып кайтып, аларны ярдырып, фермаларда мал тораклары, сарайлар салдырганнар.
    1941 елда сугыш башлангач Оргыды авылыннан 60тан артык ир-егетне фронтка алалар. Бөтен авырлык үсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Ул малларны карау, иген үстерү, урманнарда утын әзерләү, барысы да фронт өчен дип эшләү Әхмәтгали өлешенә дә туры килә. 
    Яше тулып, егет булып җитешкән Әхмәтгали Җәләлетдиновны 1944 елда армия сафларына алалар. Аны Свердловск өлкәсенә җибәрәләр. Ике ел хезмәт иткәч туган колхозына әйләнеп кайта.
    Илленче еллар башында «Татарстан» совхозы зур үзгәрешләр кичерә, анда зур эшләр башлана, хезмәткәрләр кирәк була. Әхмәтгали дә бирегә килә, Чыршылы авылында эшли, яши башлый. Менә шунда ул Маһинур исемле кыз белән таныша, яшьләр бик озакка сузмыйча туй ясыйлар. Өч балалары туа: Хәниф, Мәрзия һәм Фәнис. 
    Җәләлетдиновлар балаларына яхшы тәрбия биреп зур тормышка чыгаралар. Хәзер инде Маһинур апа бакыйлыкка күчкән, олы уллары да фани дөньядан киткән.
    Әхмәтгали абый бүген кызы тәрбиясендә яши. Мәрзия әтисен карарга, һәрвакыт аның янында булырга дип Чаллыдан Чыршылыга кайтып төпләнгән.
    Әхмәтгали бабайның гаилә архивында тырыш хезмәте өчен Тукай районы җитәкчеләреннән, оешмалардан бирелгән дистәләрчә рәхмәт хатлары, дипломнар, Бөек Җиңү бәйрәмнәре уңаеннан бирелгән медальләр.
    Әйткәнемчә, Әхмәтгали бабай картайдым дип өйдә ятмый. Ул авыл бәйрәмнәрендә актив катнаша, дога кылып башланган чараларда аны көтеп алалар. Гармунда да бик матур уйный, җырлап-биеп тә күпләрне шаккатыра. Туган авылы Оргыды бәйрәменә дә кайтып, авылдашларының хәлен белеп, гармунда уйнап җырлаганын хәзер дә күпләр искә ала әле. Аның шигырьләр язганын да авылда бик яхшы беләләр, «Чыршылы – туган авылым» исемле җыентыгы басылып чыкты. 
    95 яшьлек бабай бик матур бакча үстерә, чәчәкләре дә, яшелчәләре дә гөрләп үсә аның. Имам-хатыйб булгач, исем кушарга барырга да, үлем-китем чыккан өйгә дә җитешә ул. «Тормышны, кешеләрне яратыгыз, игелекләр генә кылыгыз», – ди ул яшьләргә.
    Мәүлетҗан Хисамиев.
    Оргыды авылы.
     / Фото гаилә архивыннан. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: