Якты юл
  • Рус Тат
  • Үзебезнең Айгөл

    Айгөл Ханова – Тукай районында билгеле эшмәкәр. Кошчылык хуҗалыгы белән идарә итә. Район советы депутаты. Әмма бүгенге сөйләшүебез аның эшмәкәрлеге һәм депутатлыгы турында түгел. Максатыбыз – «Кем соң ул Айгөл Ханова?» дигән сорауга бераз гына булса да ачыклык кертү. 

    – «Айгөл Ханова кем ул?» дигәндә, тукайлылар иң беренче итеп: «Районда билгеле эшмәкәр», – дип җавап бирәчәк. Сөйләшүне дә эшмәкәрлеккә ничек керешүегездән башлыйк әле, Айгөл Ренатовна. 
    – Икенче балам – кызым Арина белән декрет ялында идем, җәй көне әниләргә кайттык. Яшәвебез Казанда чак әле бу, бирегә күченү турында уйлаган да юк. Әти-әнием Гөлнур һәм Ренат Хановлар кошчылык белән күптәннән, 1989 елдан мәшгуль бит инде. Алар эш турында безнең белән һәрвакыт киңәшләшәләр. Бер көнне, кичке аш вакытында микән, без Бикләндә ферма биналары сатылуы хакында сөйләштек. Мин: «Барып карыйк», – дидем. Икенче көнне шул фермаларны карап йөрдек һәм мин шул мәлдә катгый карарга килдем. Иртән инде: «Без калабыз», – дигән сүземне бернинди бәхәскә урын калдырмаслык итеп әйттем.

    – Хәзер ул корылмаларны тәртипкә китереп бетереп киләсез. Тәвәккәллек, эш рәтен белү Сезгә табигатьтән бирелгәнме икән?
    – Холкымда әти-әнидән күчкән сыйфатлар бардыр, әлбәттә. Алар эш сөюче, тырыш кешеләр. Ләкин Казанда яхшы хезмәт мәктәбе узуым холкымны чыныктыргандыр, дөньяга карашымны киңәйткәндер дип уйлыйм. 1997 елда КамПИның икътисад факультетын тәмамлагач, башкалага киттем. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондында эшләп, беренче категорияле белгечтән баш белгечкә кадәр күтәрелдем. Декрет ялыннан соң бүлек башлыгы итеп билгеләделәр. Аннары икътисад, транспорт, урман хуҗалыгы министрлыкларында эшләргә туры килде. Мин хезмәт юлымдагы остазларыма бик рәхмәтле. Һәркайсының үзенә генә хас эшкә өйрәтү алымнары булганлыгын торган саен яхшырак аңлыйм. «Татарстан дәүләт торак фонды»нда Инсаф Хәйруллин кул астында күп нәрсәгә өйрәндем. Фондның ул чактагы җитәкчесе Тәлгать Абдуллин – гаять кызыклы шәхес. Аның халык әйтемнәре белән сөйләшә торган гадәте бар. Яныннан чыкканда тел төбен аңлап та бетермисең. Соңыннан гына, эшеңне башкарып чыккач, кара, Тәлгать Мидхәтовичның шулай диюе булган икән, дип гаҗәпләнәсең. Икътисад министрлыгында ул чактагы Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Борис Петрович Павлов җитәкчелегендә эшләргә туры килде. Аның үзенә генә хас шактый кырыс алымнары минем өчен файдалы булды. Урман хуҗалыгы министры, хәзерге Чаллы мэры Наил Мәһдиевның кешеләр белән сөйләшә белү осталыгы һәркемгә үрнәк булырлык дип саныйм. Хәзерге көндә үзебезнең Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка карап, аның ярдәмчел, эшчән, тотнаклы була белүен күрәм. Җитәкчеләрнең холкы төрле, әмма һәркайсының эшкә мөнәсәбәтле үрнәк сыйфатлары бар, алардан өйрәнергә кирәк. 

    – Сез көндәлек мәшәкать-ләрегезне алдан билгеләп куясызмы?
    – Киләсе көнгә генә түгел, атнага, айга, елга да планнарны күңелдән барлап торам. Ләкин көннәр төрле, кайберләре бөтенләй мин көтмәгәнчә үтә. 

    – Ниятләнгән эшләр үтәлми калса, иртәгәгә күчерәсезме?
    – Юк. Көнне төнгә ялгап булса да бүгенге эшне бүген бетерергә кирәк. «Иртәгә»нең үз планы бар бит. Һәрхәлдә, атналык график үтәлергә тиеш.

    – Быел Сез Түбән Суыксу авыл җирлегеннән район советына депутат булып сайландыгыз. Бу өстәмә җаваплылыкны тарту авыр түгелме?
    – Әлегә миңа депутатлык турында сөйләшергә иртә. Беренче генә мәртәбә сайлануым, өйрәнеп кенә киләм дисәм дә ярый. 

    – Авыл хуҗалыгында дәүләт ярдәме алу мөмкин-лекләре бар. Сез, белүемчә, алардан файдаланасыз. Программаларда катнашуның да мәшәкате бардыр?
    – Мәшәкатьсез генә бер әйбер дә бирелми. Теге яки бу программага кушылу белән генә түгел, аның акчасын үзләштерәсе, дәүләт алдында хисап тотасы да була. Миңа бәлки табигатьтән бирелгән тынгысызлыгым ярдәм итәдер, белмим. Ләкин бу нисбәттән фикерем катгый: авыл хуҗалы-гында бүгенге мөмкинлек-ләрдән файдаланмау өчен бик ялкау булырга кирәк. 

    – Кемнең дә булса бәяләве-нә, мактавына мохтаҗмы Сез?
    – Чынлап та лаек икән, кеше-нең макталырга хакы бар. Ләкин чамадан тыш түгел. Хезмәткә бәя гадел булсын. Артык «төчелек»не кабул итә алмыйм.

    – Үз кул астыгыздагы кеше-ләрнең эшкә мөнәсәбәтен ошатмасагыз, җибәрү ягын карыйсызмы?
    – Белмәгәннәрне өйрәтәбез. Ә теләге булмаса, мәҗбүр итү урынсыз дип беләм, андыйлар үзләре китә.

    – Нинди кешеләрне бөтен-ләй кабул итә алмыйсыз?
    – Эчкечеләрне, сәрхүшләрне берничек аңлый да, аклый да алмыйм. 

    – Сезнең өчен җитәкче урында ир кеше булганда мәсьәләне уртага салып сөйләшү һәм килешү җиңелрәкме, әллә хатын-кыз булгандамы?
    – Мәгънәле кеше булганда. Гендер билгесе мөһим түгел. 

    – Сүзе эшеннән аерыла торганнар очрый... 
    – Җитди кеше буш вәгъдәләр белән мавыкмый. Әйткән сүз – аткан ук, диләр бит халыкта.

    – Эштә, тормышта төп таянычыгыз кемнәр?
    – Гаиләм. Янәшәмдә – терәк булырдай ирем Георгий. Әлбәттә, туганнарыбыз белән ярдәмләшеп эшлибез һәм яшибез. Аллага шөкер, араларыбыз якын, үзара мөнәсәбәтләребез дустанә, тату. 

    – Якыннарыгызга вакытыгыз каламы? 
    – Атнага бер мәртәбә, балаларым Адель, Арина, Генри мәктәпкә һәм бакчага бармый торган ял көнендә, алар белән бергә булырга тырышам. 

    – Арып, күңелегез төш-кәндә ничек юанасыз?
    – Казанда яшәгәндә без бик еш кына киноларга, театрларга, музей һәм күргәзмә-ләргә йөри идек. Анда мөмкин-лекләр күбрәк булды. Вакыт та иркенрәк иде инде. Хәзер, кызганычка каршы, мондый чараларга йөрү сирәгәйде. Эшне ташлап чыгып китеп тә булмый. Чаллыдагы тормышыбыз Казанга караганда тынычрак кебек тоелса да, буш вакыт барыбер калмый. Бу, мөгаен, кул җитмәүдер инде. Моны, һичшиксез, төзәтергә кирәк. Ә болай, бер дә моңсуланып утырмыйм. Төшенкелеккә бирелергә минем вакытым калмый кебек. Буш вакытымны балаларга багышлыйм, шул минем өчен ял да була. 

    – Тормышка ашырасы килгән теләгегез?
    – Ныклап аякка баскач, берәр балалар йортына ярдәм итеп торыр идем дигән ниятем бар. Хәйриячелек минем өчен әле дә ят түгел. 

    – Казанны калдырып кайтуыгызга үкенмисезме? 
    – Казан минем яшьлегем хыялы иде. Мәктәптән соң шундагы вузларның берсенә керү теләге белән яндым, насыйп булмады. Югары белемне Чаллыда алдым. Диплом алганнан соң башкалага китеп, шунда эшле, тормышлы булып, уналты ел яшәдем. Ә хәзер мин бөтен булганым белән монда. Казанга барсам, тизрәк кайту ягын карыйм. Андагы тыгызлык өстемә баса кебек. 

    – Иркенлек яратасыз, димәк?
    – Ирек яратам мин. Тормышта иң кыйммәтле әйбер бит ул. Дөньяга кеше ирекле булып килә, хөрлектә яшәп кенә бәхетле була. 

    – Сез бәхетлеме, Айгөл Ренатовна?
    – Үз туган җиремдә яшим. Үзем сайлаган, теләгән юлдан барам. Шуннан да зур бәхет була алмыйдыр?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: