«Якты юл» – тугры дустым
Районның бердәнбер матбугат чарасы – «Якты юл» газетасына язылу дәвам итә. Газета укучыларыбыз район тормышына, аның киләчәгенә битараф түгел. Без, үз чиратыбызда, газетаның даими укучылары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән аралашып, басылып чыккан мәкаләләр турында фикер алышабыз, газета эчтәлеге буенча аларның тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Кайбер укучыларыбыз авылларда газетага язылуны оештырырга ярдәм итә, «Якты юл» турында хәтта шигырьләр иҗат итүчеләр дә бар. Район газетасының аларның тормышларында уйнаган ролен күрү, әлбәттә, безнең өчен зур куаныч. Шушы көннәрдә без Иштирәк авылында даими укучыбыз Асия ханым Метшинада кунакта булып кайттык. Без килгән көнне аңа Түбән Кама шәһәреннән бертуганнарыНурия белән Наҗия апа да кайтканнар иде. Кайнар чәйләр эчеп, өстәл артында алар белән бергәләп газета турында сөйләштек.
68 яшьлек Асия ханым Метшина безнең тугры укучыбыз. Менә инде күпме еллар без аның белән хезмәттәшлек итәбез. Ачык йөзле, киң күңелле, аек акыл белән эш итүче, дөньяга позитив карашлы Асия ханым авылдашлары өчен дә бар яктан үрнәк. Аның каләм тирбәтүдә осталык-тәҗрибәсе дә шактый. Ул бик сәләтле. Иҗат иткән җимешләре берсеннән-берсе эчтәлекле, күңелгә ятышлы. Шигырьләренең күпчелеге – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәләре, иң назлы hәм шәфкатьле йөрәк ияләре, иң көчле яратуга сәләтле затлар – әниләр турында.
– Иҗат итү таланты, мөгаен, Асиягә әнидән күчкәндер. Әниебезнең сөйләм теле бай булды, ашарга пешергәндә дә догалар җырлый, сөйләшкәндә дә шигъри юллар белән генә сөйләшә иде ул, – дип сөйли Асия ханымның сеңлесе Наҗия апа.
Тәмле телле Асия ханым чынлап та әдәбиятка гашыйк. Иҗат итүе балачагыннан башлана. «Шигырьләр яза идем дә, аны апаларыма гына күрсәтә идем. Алар укый да, бик матур язгансың, синең моңа осталыгың бар, Асия, дип мине мактыйлар иде. Шул миңа күңел рәхәте бирде, тагын да иҗат итүгә этәргеч булды. Ә укытучыларыма язган шигырьләремне күрсәтергә никтер ояла идем. Хәзер дә шигырь язу миңа җан тынычлыгы бирә, күңелемә яшәү яме өсти», – ди Асия апа.
Асия ханымның язган шигырьләре бик күп. Алар «Якты юл» газетасында hәрдаим бастырылып тора. Ә Асия ханым аларны кадерләп саклый. Газетаның 1997 елгы 136нчы санында Асия Метшинаның «Армиягә китә егетләр», «Замана шундый димә», «Бир син миңа сабырлык», «Әнкәм сабагы», «Әнкәйгә» дигән шигырьләре чыккан. Шул вакыттан бирле аның иҗат җимешләре газета битләреннән төшми. Район басмасыннан кала, республика матбугат чараларында да чыга.
Асия ханым үзе дә «Якты юл»сыз яши алмыйм, район тормышы, авыл хуҗалыгы, әдәби әсәрләрне hәм пенсиягә кагылышлы мәгълүматларны яратып укыйм дип сөйли. Район хакимиятенә килгәндә дә Асия ханым редакциябезгә керми калмый. Килгәндә үзе үстергән тәмле күчтәнәчләре белән дә сыйлый, үз бакчасында шаулап үскән чәчәкләрен бүләк итә.
– Безнең Асия ул «ут кебек». Балачактан ук бик тырыш. Аралашучан, үзе гади, кеше белән уртак тел таба белә. Хәтеремдә, үскән чакта без гел бакчада кайнаша идек. Без Наҗия белән бер түтәлне эшкәртә башлыйбыз, ә Асия шул арада түтәлен дә эшкәртеп куя, су коенырга да өлгерә иде. Аның уңганлыгы, сабырлыгы, осталыгы сокландыра. Балалары да шулай, – дип сөйли Асия ханым турында апасы Нурия.
Асия ханымның тагын бер сәләте – үзәкләргә үтеп керерлек итеп, өздереп җырлавы. Районның, авылның бер мәдәни чарасы да аннан башка үтми. Ул Иштирәк авылының «Яшьлек» фольклор ансамбле солисты. Авылның гына түгел, районның да мәдәни тормышында актив катнаша, балалары, оныклары белән «Супер Әби» бәйгесендә үзен күрсәтеп, тамашачыларны таң калдырды. Кайчан карама аның йөзеннән елмаю китми, яшәү дәрте ташып тора.
Күп еллар алны-ялны белми фермада эшләгән Асия ханым бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул тормыш иптәше Шәйхулла абый, төпчек кызлары Тәнзилә белән матур, мул тормышта яши. «Асиядән уңдым, менә дигән хуҗабикә, гомер буе бер-беребезне аңлап, бәхетле тормышта яшибез», – ди Шәйхулла әфәнде. Гомерлек ярыннан шушы ягымлы сүзләрне ишетүче, ныклы терәге булган, инсафлы, балаларының ихтирамын тоеп яшәүче Асия ханым – чын мәгънәсендә иренең сөекле хатыны, бәхетле ана, миһербанлы каенана һәм кадерле дәү әни дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев