Якты юл
  • Рус Тат
  • Уйнамаган гармун моңын югалта

    Рамил Фәррахов күпкырлы шәхес – отставкадагы эчке эшләр полковнигы, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Кама аръягы филиалы ветераннар оешмасы рәисе, сәләтле гармунчы, баянчы. Гармунчылар фестиваленә әзерлек кысаларында һәм җәзаларны үтәтү инспекцияләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан без аның белән әңгәмә кордык. Гармунчы егет ничек полковникка кадәр күтәрелгән? Кырыс эш шартларында җыр-моңга тартылуны саклап калу авырмы? Рамил Фәррахов кемгә өр-яңа баянын бүләк итәргә әзер?

    – Миңа җиде яшьләр булгандыр, без туганнар янына Минзәлә районына кайттык, – дип сөйли Рамил Шириазданович. – Алар барысы да өздереп гармунда уйный. Хәтта минем икетуганым – яшьтәшем дә рәхәтләнеп гармунда сыздыра. Әлбәттә, мин үртәлеп куйдым. «Минем кайсы җирем ким соң әле? Мин дә булдыра алам бит», – дигән уй килде. Кайттым да, авыл гармунчысы янына бардым. Ул миңа «Ай-һай» һәм «Әпипә» көйләрен уйнап күрсәтте. Калганын мөстәкыйль рәвештә үзләштердем. Ике атна дигәндә гармунда уйнарга өйрәндем. Тора-бара кул үзе уйный башлады, ошаган җырны шундук эләктереп бардым. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: нинди генә эшкә тотынсаң да, дәрт-дәрман, сәләттән тыш, көндәшлек, бер-береңнән уздырырга теләү хисе дә булырга тиеш. Башкалардан яхшырак булырга телисең икән, бертуктаусыз үз өстеңдә эшләргә, бирелгән сәләтеңне үстерергә кирәк. Шуңа күрә сез оештырган гармунчылар фестивале дә талантлы гармунчыларны табу һәм аларны халыкка күрсәтү белән чикләнмәс, катнашучыларга иҗади яктан үсү, ныгу өчен бер этәргеч тә булыр дип ышанам, – ди Рамил Шириазданович.

    Хәрби очучымы, әллә режиссер-куючымы?

    Рамил Фәррахов Казаклар авылында туып-үскән. Әнисе Минҗиһан җыр моңга гашыйк кеше, аның табигый сәләте балаларына да күчкән. 
     – Без яшьли әтисез калсак та, әни безне җил-яңгыр тидерми үстерергә тырышты, мине һәм сеңлемне мул тормышта яшәтү өчен бар көчен куйды. Гомер буе колхозда – фермада, басуда эшләде әни. Үзебез дә сарай тулы мал асрадык. Көндәлек авыр хезмәткә карамастан, әни тормыш сөючән булды, бик матур җырлый иде, – дип җылы сүзләр белән искә ала әнисен Рамил Шириазданович.
    Гармунда уйный белүче сәләтле малайны мәктәп елларыннан ук төрле чараларда катнаштыралар. Тора-бара аны туй, юбилей, армиягә озату кичәләренә гармунчы буларак чакыра башлыйлар. Ләкин авыл гармунчысына әйләнсә дә, Рамил киләчәген сәхнә белән бәйләми. Ул хәрби очучы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлау белән, ул дусты белән бергә Украинадагы Белая Церковь шәһәренә юл тота, хәрби училищега укырга керә. Бәлки балачак хыялы тормышка ашып, ул хәрби очучы булыр иде дә, ләкин присяга кабул итүгә берничә көн калгач, әнисеннән хат килеп төшә. «Бигрәк еракка киттең шул, улым. Советлар Союзы буйлап йөреп, авылга да кайта алмассың инде, чит-ят җирләрдә гомер үткәрерсең», – дип борчыла ул. Әйе, авыл кешесенең баласын еракка җибәрәсе килми шул. Хатны укыгач, яшь курсант төне буе уйлана. Әнисе зарланмаса да, тел төбеннән аңлашыла: авылда эш күп, ир-ат кулы җитми, улы да еракта – ярдәм итүче юк. Иртәнгә карар кыла – туган нигезгә якынрак җиргә кайтырга кирәк. Вакыт узгач та, укуын ташлап, туган якларына кайтып киткәненә үкенми Рамил. «Янында булгач, мин әнигә картлык көнендә булдыра алганча ярдәм итеп тордым, аңа уңай яшәү шартлары тудырырга тырыштым», – ди ул.
    Туган якларга кайткач, Рамил Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. Үзәккә үтәрдәй итеп шигырь сөйләп, матур җырлап, өздереп гармун уйнаган егетне күргәч, кабул итү комиссиясендәге укытучылар арасында бәхәс туа. Профессиональ баянчы да кирәк, нәфис сүз остасы да, режиссерлыкка укыса да шәп булыр иде. Күп тарткалаша торгач, аны режиссер-постановщик курсына барырга үгетлиләр. Баянда уйный белгән режиссерга эшләү уңайлы: спектакль куйганда гармунчыны читтән чакырып торасы булмас.
    Беренче курсны тәмамлагач, 1983 елны, Рамилне армия сафларына чакыралар. 
    Ул Төньяк флотта, корабльдә хезмәт итә. Игътибарга лаек бер факт: шул ук елны «Якты юл» газетасында «Горурлык» дип исемләнгән язма басыла. Аның авторы Теләнче Тамак урта мәктәбе укытучысы Ләйлә Ризатдинова. Ул үзенең укучысы Рамил Фәррахов турында язган. Мәкаләдә Рамилнең әнисенә корабль командирыннан рәхмәт хаты килү турында да әйтелгән. «Бу хат – Теләнче Тамак авылы кешеләре, Рамилнең укытучылары өчен дә зур горурлык», – дип язган Ләйлә ханым.
    Өч ел хезмәт итеп, мичман званиесен алып, Рамил Фәррахов туган якларга кайта. Милициядә хезмәт итә башлый, читтән торып училищеда укуын дәвам итә. Ләкин режиссер дипломын ул ала алмый кала. Соңгы чыгарылыш имтиханын тапшыра алмый – эшеннән җибәрмиләр. Ләкин бу очракта да Рамил төшенкелеккә бирелми. Башта техникумны тәмамлый, соңыннан югары уку йортларында педагогия һәм юриспруденция буенча белем ала.

    «Җырдан аерылмадым»

    Тулаем алганда, Рамил Фәррахов Эчке эшләр органнарында һәм җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә 30 елга якын хезмәт итә. Бу өлкәдә эшләүчеләр гадәттә бик җитди, салкын канлы, хисләргә бирелми торган булалар. Эш шартлары кырыс, таләпләр югары, бер ялгыш адым да ясарга ярамый. Кая инде ул гармун тотып, җыр җырлап йөрү... Рамил Шириазданович исә югары квалификацияле хокук сакчысы булгач та, үзенең күңел байлыгын саклап кала, җыр-моңга омтылышын югалтмый. 
    – Мин сәхнәдә чыгыш ясамыйм. Үзем өчен, якыннарым өчен генә гармунда уйныйм. Гармунда уйный белү миңа эштә дә ярдәм итте дип әйтә алам. Җыр кешеләрне берләштерә, шуңа күрә дә без бәйрәмнәрдә хезмәттәшләр белән рәхәтләнеп сөйләшеп, җырлашып утырырга яратабыз. Баян, гармун гел уйнап торырга тиеш, тик торса ул күгәрә башлый, моңын югалта – ди Рамил Шириазданович. – Минем өйдә ике баян, бер гармун бар. Кәефкә карап әле берсендә уйныйм, әле икенчесендә. Өр-яңа концерт баяным да бар. Әйткән сүзем бар: үзебезнең авылдан берәр сәләтле гармунчы чыкса – шул баянны аңа бүләк итәр идем. Бүгенгә әле андый кеше юк.Теләсә кемгә биреп, инструментны тик яткырып булмый, баян уйнарга тиеш.
    Җырларны сайлап тыңлаучылар бар, мин үзем барысын да тыңлыйм. Шулай да Хәния Фәрхи иҗатын аеруча яратам. Кызганыч, гомере кыска булды. Күңел тулганда, хисләр урап алганда мин аның «Туктап калдым гомер юлларында» җырын көйлим. Шулай ук Илгиз Закировның «Сабакташлар» җырын классташлар, курсташлар очрашканда яратып башкарабыз. Районның оста гармунчысы Нәзир Гыймазетдинов белән без сыйныфташлар, Алабуга училищесында да бергә укыдык. Без аның белән бәйрәмнәрдә очрашсак, таң атканчы чиратлашып гармун уйныйбыз, – дип сөйли Рамил Шириазданович.
    Элек яңа матур җыр чыкса, аны шундук эләктереп, ятлап, җырлый башлыйлар иде. Мин әле хәзер дә кайсы елны нинди авторның нинди җыры халык арасында таралганын әйтә алам. Яңа җырлар да, җырчылар да бихисап, ләкин аларны нишләптер халык белеп бетерми. Нинди дә булса һәвәскәр башкаручы яңа җыр ишетеп, аны өйрәнә икән, баянчы ул җырны ишетмәгән дә булырга мөмкин. Югыйсә, бүгенге көндә җыр тиз таралсын өчен барлык шартлар бар. Җыр үзенең халыкчанлыгын югалта, «персональләшеп» бара дип әйтер идем, – ди Рамил Фәррахов.
    Балачакта көндәшлек хисеннән гармунда уйнарга өйрәнеп, Рамил Шириазданович бүгенгәчә җырдан аерылмый яши. «Гармунчы-виртуоз, профессиональ дәрәҗәдә уйный. Үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән кеше, гаделлекне ярата. Бик яхшы оештыручы, төгәл, намуслы эшче, кешеләр белән уртак тел таба белә», – дип бәялиләр аны дуслары, хезмәттәшләре. «Мин шәхси яктан да, профессиональ яктан да үз теләгемә ирештем. Дүрт кызым бар, оныгым үсеп килә. Ә күңелгә ял кирәк булса – кулга гармунны алам да, яраткан җырларымны көйлим. Гармун минем гомерлек юлдашым», – ди Рамил Фәррахов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: