Якты юл
  • Рус Тат
  • Тарихи документлар киләчәкне күзалларга ярдәм итә

    Октябрь аенда архив хезмәтенә 100 ел тула. Күп еллар районның документлары Яр Чаллы шәһәре архив бүлегендә сакланган. Безнең районның үз архив бүлеге бары тик 1996 елда гына барлыкка килгән. Аны оештырып, әлеге хезмәткә нигез салган, эшчәнлегенә зур өлеш керткән, күп еллар биредә хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Аксана Хәбибуллина белән очрашып, аның бормалы тормыш юлы, гаиләсе һәм шәхси дөньясы белән кызыксындык. 

    – Архив – ул тарих, ә үткәне булмаганның киләчәге юк. Бары тик архив ярдәмендә генә үткәннәрне өйрәнергә, киләчәкне күзалларга мөмкин, – ди районның архив бүлеген оештырган һәм җитәкләгән Аксана Хәбибуллина.
    Аксана Петровна үзе 1948 нче елда Челәбе өлкәсендә туа. 11 сыйныфны тәмамлагач, укытучы булу нияте белән педагогия училищесына укырга керә. Өченче курста укыганда ул әтисенең туган ягын күреп кайтыйм әле дип Львов шәһәренә юл тота.
    – «Аксана, Львовта үзең генә йөрмә, куркыныч. Анда безнекеләрне бик яратып бетермиләр. Мин сиңа шәһәрне күрсәтергә дус табармын әле», – диде туганнан туган Светлана апам, – дип искә төшереп сөйли студент чакларын Аксана ханым.
    Шәһәрне күрсәтүче дус – кара чәчле чибәр егет Хәлил була. Яшьләр уртак тел табып аралаша башлыйлар, ә инде соңыннан, кавышып, матур гаилә – Хәбибуллиннар гаиләсен коралар.
    – Тормышыбыз Ерак Көнчыгыштан башланды. Хәлил биш ел полкта хезмәт итте. Аннары, ул Ленин исемендәге хәрби-сәяси академиягә укырга кергәч, Мәскәүдә яшәп алдык. Мәскәүдән соң Кабардино-Балкариягә, ә соңрак Төньяк Осетиягә күчеп киттек, – дип искә төшерә яшь вакытларын Аксана ханым.
    Төньяк Осетиядә яшәгәндә Аксана Петровна башта балалар бакчасында тәрбияче булып, аннары лаборант булып та эшли. 1992 елда, Осетия һәм Ингушетия арасындагы территориаль бәхәсләр аркасында кораллы конфликт кабыну сәбәпле, Хәбибуллинар гаиләсе 1994 елда Яр Чаллы шәһәренә яшәргә кайтырга карар кыла.
    Тормыш иптәше Хәлил районның гражданлык оборонасы штабы башлыгы булып эшкә урнашса, Аксана Тукай районы хакимиятендә секретарь-машинист булып эшли башлый. Озак та үтми, Аксананың тырышлыгын, намуслы эшен җитәкчеләр күреп алып, аңа район архив бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр.
    – Ул вакытта районның барлык документлары Яр Чаллы шәһәре архив бүлегендә саклана иде. Бар көч белән документларны район хакимиятенә кайтардык. Шулай итеп, 1996 елда районда архив бүлеге барлыкка килде. 2003 елга хәтле аны җитәкләдем, – дип сөйли Аксана Петровна район хакимиятендә эшләгән вакытларын.
    Ул дәвердә Аксана ханым, районның документларын тәртипкә китереп, барлык хисап кәгазьләрен кагыйдәләр буенча системалаштырып, аларны саклагычка урнаштырган.
    – Шулай ук район оешмалары белән элемтә дә җайга салынды, алар исемлеге төзелде, – дип сөйли ул.
    Эштә авырлыклар да күп булган, моңа карамастан, ул үз көчен җәлләмичә хезмәт иткән.
    – Заманасы шундый иде, бар нәрсә дә кулдан ясала торган чор булды. Белешмәләрне китап басу машинасында ясый идек, – дип искә ала Аксана ханым.
    Район халкы да төрле сораулар белән мөрәҗать итә торган булган.
    – Сорау килгәч, кирәкле документларны таба алмый торган вакытлар да хәйран булды. Бу – ул вакытта районның җир участоклары Зәй районына да керү белән бәйле иде, – ди Аксана Петровна.
    Күп еллар архив бүлеген җитәкләгән Аксана ханым бүгенге көндә, әйтеп узганча, лаеклы ялда. Аны 70 яшьлек ханым дип әйтмәссең дә! Табигатьтән килгән матурлыгы, нурлы йөзе үзенә тартып тора. Тормыш иптәше, балалары һәм оныклары белән дөньяның гүзәллегенә сокланып, гаилә йолаларын кадерләп яши ул.
    – Без актив яшәү рәвешен алып барабыз. Гаиләбез белән балык тотарга йөрибез. Җәен җиләк, көзен гөмбә җыябыз. Балконда помидор, кыяр, суган һәм яшел тәмләткечләр дә үстерәбез. Уңышны балалар белән рәхәтләнеп авыз итәбез, – дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Хәлил Мирякупович.
    Әлеге онытылмаслык мизгелләрне Хәлил әфәнде үзенең фотоаппаратына төшереп тә бара. Гаилә фотоcурәтләре йортның олы бүлмәсендә күргәзмә буларак урнаштырылган.
    – Бу үзенә күрә гаилә архивыбыз. Моннан тыш кызыбыз Елена ясаган рәсемнәрне, сәнгать эшләрен, әнисенең 1994 елда язылган хатларын кадерләп саклый Аксана, – ди гаилә башлыгы.
    – Әле һаман да район хакимиятендә эшләгән чакларны искә төшерәм. Бик күңелле иде, җитәкчеләр уңай булды, мин аларга рәхмәтле, – дип әйтеп калды безне озатканда Аксана Петровна.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: