Якты юл
  • Рус Тат
  • Субсидия алуда фермерларга ярдәм итәләр 

    2019 ел районда кече эшмәкәрлек ярдәм итү елы итеп игълан ителде. Авыл фермерларына субсидияләр алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, районда комиссия эшли башлады. Ул эшмәкәрләргә документ җыюда булыша, юридик яктан ярдәм итә.

    Комиссияне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмир Яббаров җитәкли. Бу төркемгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, архитектура, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү, икътисад бүлекләре белгечләре керә. 
    Үз хуҗалыгында күпләп мал тотучы авыл кешесе өчен «Мини-ферма» программасы иң кулае. Әлеге субсидия мал торакларын яңартканнарга һәм яңартырга теләгәннәргә бирелә. 2019 елдан бу төр субсидиянең күләме дә артты. Әйтик, 8 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400 мең сум, 5 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегәндә 200 мең сум акча дәүләттән кайтарыла. Бүген районда әлеге программада катнашу теләге белдерүчеләр бар, ди Ильмир Яббаров.
    Биклән авылында яшәүче Равил Яруллин үз хуҗалыгында 11 баш мөгезле терлек асрый. Шуларның 8е савым сыерлар. Терлекләрдән тәүлегенә тулаем 60 литр сөт алалар. Үзе җитештергән авыл хуҗалыгы продуктларын фермер Яр Чаллы шәһәренә алып барып сата. Даими клиентлары да бар. Хатыны Җәмилә сөттән каймак, эремчек, йогурт та ясый. «Бу ризыкны да Биклән халкы бик яратып ала», – ди фермер.
    Сигез сыерны хатыны Җәмилә моңа кадәр кул белән сауган. Кечкенәдән үк хезмәт белән үскән ханым зарланмый. «Һәрбер сыерга 15 кенә минут вакыт китә иде», – ди ул. Күптән түгел фермер гаиләсе 40x60 программасы буенча саву аппараты алган. Ул эшне бермә-бер җиңеләйткән. 
    Фермер малларга азыкны сатып ала. «Ашлыкка бәя артты. Бодайның килограммын моңа кадәр 5 сумнан алган булсам, быел ул бәя 8-10 сумга төшә. Бу хәл кесәгә нык суга», – ди ул. Фермерның пай җирләрен арендага алып эшкәртергә һәм чәчәргә теләге бар. Әмма аның өчен техника кирәк. Яшь гаиләнең керемнәре бүгенгә андый мөмкинлек бирми. 
    Фермер киңәергә, хуҗалыкның икътисадый хәлен яхшыртырга ниятли. Моның өчен савым сыерлар башын 20гә кадәр җиткерергә тели. Шуңа күрә яңа сарай төзү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Фермер яшерми, мини-ферма төзеп, субсидия кайтару программасына керә алу – зур уңыш, ди ул. 
    – Дүрт ел эшләү дәверемдә хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән бер программада да катнашкан булмады. Дөресен әйткәндә, документ җыю, хакимият юлын таптау, чират көтү куркытты, вакыт та кысан. Быел да банктан кредит кына алырга, дәүләт программаларында катнашмаска уйлаган идек. Бу юнәлештә эшмәкәрләргә ярдәм итүче комиссия эшли башлавын белгәч, бик куандык. Бәлки нәкъ безнең гаилә субсидия кайтара алыр дигән өмет туды. Бу безнең өчен зур ярдәм булыр иде. Хәзер Ильмир Назифович ике көннең берендә шалтыратып тора. Безгә, авыл хезмәтчәннәренә, игътибар биргәннәренә сөенәбез. Ниятләгән планнар тормышка ашар дип уйлыйбыз, эшнең очына чыгуыбызга ышаныч бар. Теләктәшлек белдерүче, ярдәм кулы сузучы булганда, эшләве дә, яшәве дә җиңелрәк, – ди ул. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: