Сәгыйдулла карт оныклары
...Сәгыйдулла карт бик иртә уянды. Бүген тырмага чыгалар, иртәрәк барып, атларны ашатырга, эчертергә кирәк. Карчыгына олы улы Хөҗҗәтне уятырга кушты. Улы көне буе ат белән җир тырмалап, бик соң гына кайтып ятты. Иртәгә дә кара таңнан торып тагын тырмага чыгасы, бигрәк авыр, бөтен тәннең җегәрен ала, хәлдән таеп кайтып егыласың. Тургайлар моңын тыңлап, иксез-чиксез басу кырлардагы эштән туктап, эскерт төбендәге саламга ятып, ял итеп алган чакларда ул уйларга бирелә иде... Берәр ничек бу авыр хезмәтне җиңеләйтеп булмас микән?..
Сәгыйдулла абзый үзе гомер буе ат караучы булып эшләде. Аның барлык балалары да, хәтта кызы да, туган авылларында калдылар, техника «җене» кагылган механизаторлар булдылар. Олы улы Хөҗҗәт тракторчы, трактор бригадасы җитәкчесе. Ниләр генә уйлап тапмады ул эшне җиңеләйтү өчен! Җитмештән узгач та басудан кайтып кермәде, сугару системасында эшләде. Кызы Саимә алдынгы комбайнчы, улы Сәмигулла абый да комбайнёр, кече улы Гыйздулла абый Мерәс авылының беренче шоферы булдылар.
Комбайнчы кыз Саимә
Бүген исә аның кызы – Ленин ордены кавалеры Саимә апа, аның улы Айдар, оныгы Илдар турында язасым килә.
Бөек Ватан сугышы башланып, ирләр сугышка китеп беткәч, Саимәне ун көнлек тракторчылар курсына җибәрәләр. Укып кайткач тракторга утырталар. Озак та үтми, бригадир итеп куялар. Сугыш беткәнче бригадир булып эшли, аннан комбайнга утыра, күп кенә ир-атларның кулыннан килмәгән эшне намус белән пенсиягә киткәнче башкара. Ул эшләгән чорда Теләнче Тамак МТСында нибары дүрт комбайн булган. Якын-тирә колхозларның басуларында икмәкне суктырып, җыйнап бетермичә өйгә кайту эләкмәгән. Беренче кар төшкәнчегә кадәр эшләгәннәр. Ул чактагы интегүләрен елап-елап искә төшерә иде ул. Күтәртмәле чабата киеп көн саен Теләнче Тамакка ун чакрым эшкә йөрүләре рәхәтме әллә? Кар суларының җан өшеткеч салкынлыгы бәгырьләргә үтеп кергән. Өстәвенә, ачлык-ялангачлык үзәккә үткән. Колхозның үзенә техника кайта башлагач, эшкә еракка йөрисе булмаган, билгеле. Беренчелекне беркайчан да бирмәгән ул, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басудан кайтып кермәгән. «Башка комбайнчылар килеп беткәнче бер бункир, алардан соң калып тагын бер бункир ашлык суктырмасам, тынычлап йоклый алмыйм», – ди торган булган.
20 елга якын комбайнда эшләгән Саимә апа Әшрәфуллина 1969 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнә. Ә 1971 елда хөкүмәтебезнең иң зур бүләге – Ленин орденына лаек була.
«Коммунар»дан башлап «Сибиряк» комбайннарына кадәр иярләп, 54 яшенә чаклы иген басуларын иңли Саимә апа. Ул елларда аның ярдәмчесе булып мәктәп елларыннан ук улы Айдар эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, ул үзе комбайн штурвалы артына утыра. Яраткан хезмәтендә Айдар 35 ел эшли. Мәскәүгә чакырып, комсомол үзәк комитетыннан бүләкләр бирәләр. Хезмәтен күрә белү, әйтерсең, аңа канатлар куя: һәр елны күрсәткечләрен арттыра бара, иң күп икмәк суктырган елы 19 мең центнер була. Бүләккә мотоцикл, тегү, кер юу машиналары, акчалата премияләр ала. Хезмәт кешесенә иң кирәге – хөрмәт. Салих Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта эшләгән кешенең кадерен беләләр.
Еллар үткән саен колхозның экономикасы да көчәя, өр-яңа машиналар кайта, ремонтлау өчен җылы, якты гаражлар төзелә. Пенсиядә булса да, Айдар туганы Шәфигулла абыйсы белән бер-берсен аңлап, хәзер дә тырышып эшләүләрен дәвам итәләр. Шәфигулла абыйсы моторист, Айдар исә оста токарь. Шуңа өстәп, әле ул газ котельныенда да эшли.
Шәфигулла да, бүген җитмеш-тән өстә булуына карамастан, һәр иртә гаражга эшкә менә, күңеле шулай куша, ул үзенең авылын, кешеләрен, җитәкчесен хөрмәт итә, эшеннән аерыласы килми.
Әшрәфуллиннар династиясе дәвам итә
Еллар, еллар... Кая тәгәри-сездер сез? Айдарның һәр җәй саен кача-поса басуга әтисе янына йөргән улы Илдар да үсеп җитте. Хәзер ул үзе комбайн иярли. 2001 елдан әтисенең ярдәмчесе булып йөрсә, 2010 елдан комбайнчы булып эшли. Узган ел Илдар Әшрәфуллин 17 мең центнер икмәк суктырды. Димәк, комбайнчы Әшрәфуллиннар династиясе дәвам итә. Урак беткәч, туңга сөрүдә, язын чәчүдә эшли Илдар. Җирне, авылны ярата, техникага чын күңелдән гашыйк ул. Әтисе белән әллә нинди җайланмалар уйлап чыгарырга да оста Илдар. Буш вакытларында иске машиналарны җыя, гаражда эшли, кирәк булса, машинага утыра, кирәк булса – тракторга.
Быел Илдар гаиләсе белән хуҗалык төзегән яңа фатирга күчте. Газ кергән, су үткәрелгән, идәне җылытылган яп-якты матур йорт, 10 сотый җире бар. Аны койма белән әйләндереп, җиләк-җимеш агачлары утырттылар, яшелчә үстерделәр. Булганнан бар да була, диләр бит. Авылда медицина хезмәткәре булып эшләүче хатыны белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Актаныш кызы Гөлнара үзенең бәхетен Мерәстә тапты.
Сәгыйдулла карт нәселе – хуҗалыкның ышанычлы көче
...Сәгыйдулла картның башка балалары да бәхет эзләп читкә чыгып китмәделәр. Туган туфрак, аның саф сулы чишмәләре, җиләкле болыннары оныкларын да еракка җибәрмәде. Хөҗҗәтнең ике улы да – Шәфигулла һәм Рафисы да үзе кебек теләсә нинди техниканы иярли алырлык. Шәфигулла, әйткәнемчә, бүген дә гаражда моторист булып эшли. Рафисы гомер буе шофер булды. Кызы Нуриянең улы Азат хуҗалыкның баш инженеры. Аның уллары Авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегендә укыйлар. Урак бетмичә укырга китмиләр, комбайннарына ябышып яталар. Азатның энесе Илгиз – шофер. Сәмигулласының улы Мәгъдүмҗан гомер буе басуда бригадир, учетчик булып эшләде. Сәгыйдулланың төпчек улы Гыйздулласының уллары да машина иярләделәр, туган авылларында намус белән хезмәт куйдылар. Боларны ничек җир уллары димисең! Сәгыйдулла картның нәселе – бүген Салих Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның ышанычлы төп көче.
***
...2019 елның җәйге матур иртәсе. Алтын башаклар кояш нурларына коена, күбәләкләр яңа көн тууын хәбәр иткәндәй, әйләнгәләп очалар, җил дә, шаярып, башакларның алтынсу чәчләреннән сыйпый, кошлар сайрый. Хәйран калырлык матурлык! Бу Тукай районы Салих Сәйдәшев исемендәге хуҗалык басулары... Басу түреннән рәт-рәт тезелеп комбайннар килә. Безнең бакча башындагы арпа басуын суктыралар. Иң беренче Илдар Әшрәфуллин, аннан Ринат, Фәрхәт, Илдар һәм башкалар. Узган елгы урак катлаулы шартларда барса да, оешканлык, техниканың төзек булуы, яңа комбайннар эшне тизләтергә мөмкинлек бирде. 7-8 комбайн җитез кырмыскалар кебек әрле-бирле йөреп торды, «КАМАЗ» машиналарны амбар белән басу арасын ничәмә-ничә урады. Бояр буасы белән Хутор бакчасы арасындагы 210 гектарлы басу ике көндә җыеп та алынды.
Инде менә 2020 елның җаваплы чоры җитте. Бүген игенчеләребез яңа уракка төшәргә әзерләнә. Эшләре уң булсын берүк, бөртекне югалтуларсыз җыеп алып, амбарларны быел да узган елгы кебек мул уңыш белән тутырырга насыйп булсын!
Күңел сөенә – кырларда тырыш игенчеләребез хезмәт куя, тәҗрибәле механизаторлар янына яшьләр килә, авылыбыз да яңара, төзекләнә, тормыш дәвам итә. Иң куандырганы да шул – яшьләрнең олылар белән бер сафта эшләве. Алар җәйнең киеренке вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып басуларга да чыгалар, ашлык ташуда да эшлиләр.
Эш кешесе турында кайгырту да бик көчле. Менә хәзер Мерәстә дә, Торнаташ авылында да күпфатирлы йортлар төзү планлаштырыла.
Авыл җирлегендә өлкән-нәргә дә ихтирам бик зур. Һәр елны лаеклы ялдагы ветераннарны хәзер эшләүчеләр белән бергә бәйрәмгә чакырып хөрмәт итәләр, фуражын, печәнен, саламын йортыбызга китереп бирәләр, бәрәңге бакчаларыбызны бушлай сөрәләр. Без өлкәннәр хуҗалыгыбызда эшнең шулай оешкан булуына куанып бетә алмыйбыз.
Клара ХӨСӘЕНОВА.
Иске Абдул авылы.
/ Фото Фәридә Әшрәфуллинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев