Якты юл
  • Рус Тат
  • Районның алдынгы савымчысы Наталья Пономарева 

    Шимбә көнне Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Тукай районы алдынгылары слеты уза. Чарада һәр тармакның 2018 елда югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт ияләре бүләкләнәчәк. Чакырылган кунаклар арасында «Р-Агро» хужалыгы сыер савучысы Наталья Пономарева да бар. 

    Наталья Пономарева – Бәтке авылы кызы. Балачагы туган авылында уза, мәктәптә белем ала. Аннары Яр Чаллыда эшче һөнәргә укый, КАМАЗ заводына оператор булып эшкә урнаша. Аннары, кайтып, Р-Агро хуҗалыгына яшелчәче булып керә. Бәхетен еракта түгел, туган авылында таба.
    Өлкән яшьтәге сыер савучыларның лаеклы ялга китүе сәбәпле, ул вакытта хуҗалыкта яңа савымчылар кирәк була. Шулай итеп, яшелчәчелектә тугыз ел эшләгәннән соң, үзенә йөкләнгән бурычларны намуслы башкара белүче Натальяны җитәкчелек фермага чакырып ала. Яшь савымчы беренче тапкыр бозауларга җыенган таналар төркеме җыя. 
    Бүген Наталья Пономарева хужалыкның алыштыргысыз хезмәтчәне. Аңа көненә 50 сыер беркетелгән. Узган ел ул бер сыерга уртача 8 мең килограмм сөт сауган. Бу күрсәткеч 2017 елга караганда 770 килограммга артыграк. Билгеле, терлекләрне яратсаң, күңел биреп эшләсәң генә, югары нәтиҗәләргә ирешеп була. «Тана чакта ук тәрбиягә алган сыерларыма 4нче яшь китте. Аларның һәрберсенең исеме бар. Һәркайсының холкын, ихтыяҗын һәм мөмкинлекләрен яхшы беләм. Аларга бик нык ияләштем. Үз балам кебек кайгыртам. Мал да яратканны сизә. Үзләре дә килеп аркага ипләп кенә төртеп куялар», – ди Наталья.
    Хуҗалыкның иминлеге күпмедер дәрәҗәдә нәкъ менә савымчылар хезмәтеннән тора. Чөнки сөт – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп чыганагы. 
    – Сыерлар үз хуҗабикәләрен таный. Наталья ялда булганда, аның төркемендәге һәр сыер 1 килограммга ким сөт бирә, шуңа да ул – алыштыргысыз кадр, – ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Наил Нуртдинов.
    Сыер савучының эш көне исә таңнан башланып, караңгы төшкәнчегә кадәр сузыла. Моңа карамастан, Наталья ханым хезмәтеннән канәгать. «Эш шартлары да елдан-ел яхшыра бара. Сыерларны аппарат белән савабыз, сөт торбалар буенча агып төшә. Комплекста ял итү, аш бүлмәләре бар. Атнага бер көн ял итәбез. Хезмәт хакын яхшы түлиләр. Тырышлыкны күрәләр, бәялиләр. Шуңа күрә күңел дә үсеп тора», – ди Наталья ханым.
    Хуҗалык акрынлап кул хезмәтеннән китә. Ялтырап торган сөтүткәргечләр, суыткычлар, мал азыгын үзе турый да, болгата да, тарата торган техника, автоматлаштырылган тирес чыгару җайланмалары, мал башын исәптә тотучы компьютер программасы. Мондый заманча технологияләрнең барысы да хуҗалыкта үз урынын алган. 
    Узган ел «Р-Агро» предприятиесендә тулай савым 4 мең 47 тонна тәшкил иткән. Күрсәткечләр ел саен үсә бара. Әйтик, 2017 ел белән чагыштырганда, үсеш 11 процент. Бозаулар 54 башка күбрәк алынган. Хәзер барлыгы – 640. Биредә барысы 1597 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 600 баш савым сыер асрала. 
    «Р-Агро» – районда нәселле терлек үрчетүче хуҗалыкларның берсе. Шуңа күрә ул бу өлкәдә һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Әлбәттә, биредә терлек үстерүнең барлык таләпләре үтәлә, комплексларда, эш урыннарында да тиешле тәртип. Ветеринария таләпләре дә игътибар үзәгендә. Лейкоз, тояк авыруларын булдырмау, малны вакытында тикшерү, профилактика чараларын үткәреп тору төп шартларның берсе итеп куелган. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: