«Һәр иртәне игелекле эшләр өчен көч сорыйм»
Май башында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның район белән җитәкчелек итәргә алынуына әле ике генә ел. Әмма халык, аеруча өлкән буын, аның тукайлыларның яшәешен яхшыртуга керткән өлешен бәяләп өлгерде инде. Тукайлылар энергиясе ташып торган эшлекле җитәкчегә, иң мөһиме, һәр эштә ярдәм кулын сузарга торучы хуҗага күптән мохтаҗ иде. Юбилей датасы алдыннан без Фаил Мисбах улы белән аның тормыш кыйммәтләре турында әңгәмә кордык.
«Мин – авыл егете»
– Фаил Мисбахович, сез нинди гаиләдә үстегез? Холкыгыз, тормышка карашыгыз формалашуга нәрсәләр тәэсир итте?
– Мин Мөслим районы Салауз-Мухан авылында тудым. Гади эшчеләр гаиләсендә үстем. Без биш бала идек. Холкым формалашуда әтиемнең роле зур булды. Хәзер аңа 89 яшь. Ул гомере буе балта остасы булды, йортлар төзеде. Безгә бик таләпчән булды. Аннан мактау сүзе ишетү ансат түгел иде. Шуның белән ул балаларында җаваплылык, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү кебек сыйфатлар тәрбияләде.
Әти таләпчән һәм кырыс булса да, безнең хыял-теләкләребезгә каршы килмәде, беркайчан да акча жәлләмәде. Башка малайлар велосипедта йөргәндә без дә йөрдек. Мотоцикллар барлыкка килде – безгә дә алдылар. Хәзер үзем дә улларыма карата шундый. Алар минем өчәү.
Әни фермада эшләде. Кызганычка каршы, ул исән түгел инде. Ул заманда хатын-кызларның эш шартлары бик авыр, бөтен нәрсәне кул белән башкаралар иде. Без әнигә булышырга йөрдек. Институтта укыганда да кирәк вакытта әти-
әниләргә ярдәм итәргә дип кайта идем. Кызганыч, мондый хезмәт тәрбиясе гаиләләрдә юкка чыга бара. Безгә син болай бул, тегеләй бул дип әйтүче булмады, өлкәннәр үзләренең үрнәгендә ничек яшәргә кирәклеген күрсәттеләр.
– Мәктәптән соң белем алуны кайда дәвам иттегез?
– Унынчы сыйныфтан соң укырга кая барырга дигән сорау килеп туды. Мин педагогия институтын сайладым, апаларым да шунда укыган иде. Ул вакытта Алабуга пединститутында тарих-филология факультеты ачылды. Конкурс зур – бер урынга биш кеше иде. Анда укыганнар партия юнәлеше буенча эшләячәк, диделәр. Безгә көчле укытучылар сайлап алынды, студентларга таләпләр дә каты булды.
Беренче курстан соң җитди юл-транспорт һәлакәтенә очрап армиягә китә алмадым. Ә ул вакытта чакырылган егетләр Әфганстанга эләкте. Барысы да әйләнеп кайта алмады... Хәрби хезмәткә мин бер ел соңрак алындым – һава хәрби көчләренең яшерен ракета гаскәрләренә туры килдем. Старт батареясы командиры булып хезмәт иттем.
Армиядән соң институтка кайттым. Хатыным Эльмира белән дә шунда очраштык. Мин өченче курста, ә ул укырга кергән генә иде. 1992 елда өйләнештек, 1993 елда олы улыбыз Раил туды. Ул хәзер финанс-икътисад институтын тәмамлап, «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖдә икътисадчы булып эшли. Аның турында яхшы белгеч, диләр. Һәм мин моның белән чиксез горурланам. Икенче улым Айзат – Казан Дәүләт төзелеш институты студенты. Кечкенәбез Камил икенче сыйныфта укый.
Тумышым белән авылдан булуым миңа халык ихтыяҗларын, психологиясен ныграк аңларга ярдәм итә. Әгәр гади кеше хакимияткә ярдәм сорап килә икән, аның проблемасы үтә җитди дигән сүз. Әле күптән түгел Иске Гәрдәле авылыннан бер апа торак проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Моңа кадәр ул кабинетлар буйлап йөргән дә йөргән, кергән бер җирендә иртәгә килегез дип чыгарганнар. Нинди җавапсызлык! Мин хезмәткәрләремне кисәттем – мондый хәл булырга тиеш түгел. Авыл кешесе беркайчан артыгын, тиеш булмаганын сорап йөрми.
Президент ышаныч белдерде
– Сезнең көнегез ничек башлана, нинди кәеф, нинди уйлар белән эшкә барасыз?
– Иртәнге сәгать 5тә мин инде руль артында. Юлда көнемне, очрашуларны планлаштырам. Һәр иртәне Тукай районын күтәрергә Алладан көч сорыйм. Сәгать 6да инде мин кешеләрне кабул итә башлыйм. Ә бүген тагын да иртәрәк – чәчү кампаниясе бара, уңыш язмышы хәл ителә. Мин күп вакытымны кырларда үткәрәм, игенчеләр белән аралашам.
Тукай районы бик проблемалы район. Мисал өчен, Иске Җирекле халкын алыйк – еллар буе күпме дәгъвалар язганнар. Алар белән беренче тапкыр очрашуга килгәндә клуб шыгрым тулы иде. Ул вакытта биргән вәгъдәләремне ел дәвамында тулысынча үтәдем. Балалар бакчасы төзедек, йөк машиналары йөрмәсен өчен Катков урамына шлагбаум урнаштырдык, урамнарны яктырттык, суүткәргеч суздык. Әйләнеп үтү юлы кирәк иде – дамбага таш салып күтәрттек, быел асфальт җәябез. Белоуста поселокка керә торган юлны төзү мәсьәләсе күтәрелде. Ул «Түбән Кама» милли паркы аша уза һәм аннан юл ясау каралмаган. Рөхсәт документларын федераль дәрәҗәдә рәсмиләштерергә туры килде. Аны төзү өчен республика президенты 58 миллион сум акча бирде. Һәр җирлектә менә шулай...
Моңа кадәр Актаныш районы башлыгы булып эшләдем. Анда йорт төзедек. Ул йортта нибары бер ай яшәп калдык – республика президентыннан Тукай районын җитәкләргә тәкъдим килде. Барысын да калдырып киттек. Бу ситуацияне беренче чиратта хатыным һәм балаларым аңларга тиеш иде. Рәхмәт, алар миңа гаилә яки эшне сайлау шарты куймадылар.
Район Советы депутатлары мине бертавыштан сайлады. Шул ук кичне Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов шалтыратып рәхмәт әйтте. Мин команда кешесе. Президент минем өчен авторитет. Аның ышанычын аклау – минем бурыч.
– Тукай районы Татарстанның башка районнарыннан нәрсә белән аерыла?
– Беренче чиратта, кешеләре белән. Яхшы кешеләре белән. Монда белемле һәм хезмәт яратучы белгечләр күп. Бу район икътисадында да чагылыш таба. Әгәр 2017 елда дәүләт программалары буенча финанслау 400 млн сум тәшкил итсә, 2018 елда ул 1 миллиард 31 миллион сум булды. Тулаем төбәк продукты буенча без Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында беренче өчлектә.
– Район тормышында «иң авырткан» урыннар кайда? Бу вазифага керешкәч нинди мәсьәләләрне хәл итә алдыгыз?
– Төп проблема – проектларсыз төзелеш алып бару. Авыл хуҗалыгы карамагындагы күп җирләр шәхси төзелеш өчен сатылган. Йортлар гап-гади кагыйдәләрне дә үтәмичә төзелгән. Урамнарның киңлеге, тротуарлар, яшел зоналар, социаль объектлар өчен урыннар кирәклеге исәпкә алынмаган. Кешеләр йорт төзегән, ә урамнар тар – балалар кайда уйнасын, кайдан газүткәргеч узсын? Менә шундый уйланмаган эш Тукай районын артка өстерәгән инде. Бүген без бу хәлне тәртипкә салабыз.
Тукай районында газлаштыру нибары 32 процент тәшкил итә. Ә бит районда ел саен Әлмәт яки Түбән Кама шәhәрләрендәге кадәр торак куллануга тапшырыла. 2019 ел планы – 100 мең квадрат метр. Ә инфраструктура җитешми. Шөкер, «Газпромтранс Казань» ҖЧҖ җитәкчелеге белән уртак тел таптык. Алар ярдәмендә беренче чиратта югары басымлы газүткәргеч белән районның бөтенләй газ булмаган көнчыгыш өлешен тәэмин итәчәкбез. Моның өчен 20 километр газүткәргеч салырга һәм 17 газ бүлү пункты төзергә кирәк. Быел Подсолнухи поселогында да эш башлыйбыз.
Тагын бер проблема – су белән тәэмин итү. «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ тарифлары югары. Суның сыйфаты да канәгатьләнерлек түгел. Бүген «Челныводоканал» ҖЧҖ белән сөйләшүләр бара. Кече Шилнәгә газүткәргеч белән бергә суүткәргеч тә сузачакбыз. Ильбухтино, Калмаш, Яңа поселогы, Игенче, Әҗмәкәй, Подсолнухи, Олы Шилнә һәм Кече Шилнә якларына да торбалар китәчәк. Икенче этапта – Шилнәбаш, Комсомолец, Суровка, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Иске Җирекле, Мәләкәс, Биклән һәм Бәтке авылларын су белән тәэмин итү. Бу эшне Әлмәт оешмасы аша башкарачакбыз – аларның торбалары безнең аша уза. Узган ел без Яңа Мусабай, Теләнче Тамак авылларына су үткәрдек. Быел Калмия, Иске Гәрдәле, Малтабар авылларына су кертергә планлаштырабыз. Әгәр боларны башкарып чыксак, район өчен бу революция булачак.
Тукай районында рәсми рәвештә 41 мең кеше теркәлгән. Чынлыкта исә 100 меңнән артык халык яши. Бер Кече Шилнәдә генә дә 4,5 мең кеше теркәлгән, ә яшәүчеләр саны – 15 мең. Подсолнухи поселогында барысы да шәһәрдән. Рябинкада Чаллының күп балалы гаиләләренә 4 меңнән артык участок бирелде. Хәзер яңадан 350 гектар җир кирәк. Кызганычка каршы, әлеге федераль программа финанслар белән ныгытылмаган. Без җир участокларын бирәбез бирүен, ә коммуникацияләр төзү билгеле түгел.
Киләчәк – алдынгы технологияләрдә
– Үз планнарыгызны гамәлгә ашырганда кемнәрнең ярдәменә таянасыз?
– Әлбәттә, иң зур ярдәмне «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев күрсәтә. Ул безнең төп инвестор. 42 миллиард сумлык тулаем төбәк продуктының 22 миллиард сумын «Чаллы-Бройлер», элеватор, орлык заводы, инкубаторны үз эченә алган компанияләр төркеме бирә. 6 миллиард сумнан артыгы – «Кама-Бекон» ҖЧҖ өлеше.
Районда ел дәвамында 77 мең тонна сөт савабыз. Исәбебез – 100 мең тоннага җиткерү. Нәселле маллардан, заманча технологияләрдән башка моңа ирешеп булмый. Без хәзер Венгриянең «Агрота-2Л» хуҗалыгы белән актив хезмәттәшлек итәбез. Анда гольштин нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Чит ил тәҗрибәсе безгә бик кирәк.
Венгриягә соңгы сәфәребездә безнең белгечләрне анда укыту турында сөйләшеп кайттык. Алдынгы хуҗалыкларыбыз Венгриядән нәселле терлек алып кайта башладылар инде. Болай эшләгәндә, ышаныгыз, нәтиҗә дә булачак.
Безнең үрнәк алырлык хуҗалыкларыбыз да бар. Болар – «Гигант» ҖЧҖ, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе. Алар республика дәрәҗәсендә билгеле. Күп хуҗалыкларыбыз федераль һәм республика программаларыннан файдалана. Узган ел район 470 миллион сум субсидия алды. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур ярдәм. Мисал өчен, «Ярыш» ҖЧҖ трактор, чәчү комплексы, культиватор, дискатор алды. Хуҗалык алга бара дигән сүз. Гомумән, хуҗалыкларыбыз үсештә. Быел авыл хуҗалыгы техникасы паркы күпфункцияле заманча биш чәчү комплексы белән баетылды. Яңа техника табышлы эшләргә этәргеч булып тора.
– Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм фермерлар саллы өлеш кертә. Бу юнәлештә ниләр эшләнә?
– Авыл кешесе сыер сава, терлек асрый, печән чаба, азык әзерли белә. Ләкин ул үзенең шәхси ярдәмчел хуҗалыгын яки мини-фермасын үстерү проектын яклап Казанга барып дәүләт ярдәмен дәгъвалап йөри алмый. Шуңа күрә без аларга проектларны төзеп бирергә һәм Казанга барып яклап кайтырга карар иттек. Быел мини-ферма оештыру өчен 23 кеше шундый ярдәм алачак. Шуларның бишесе «Гаилә фермеры», бишесе «Яңа эш башлаучы крестьян-фермер хуҗалыгы» программаларында катнаша. Танылган фермер Минталип Миңнеханов быел бәрәңге генә түгел, кишер дә үстерергә ниятли. Ул юылган, төргәкләнгән яшелчәләрне сәүдә челтәрләре аша сату өчен кооператив оештырды. Кошчылык тармагында уңышлы эшләүче фермерларыбыз бар. Әйтик, Ренат Ханов Яңа Мусабайда 530 мең баш кошка исәпләнгән комплексны сафка бастыра. Наил Фәррахов та шушы юнәлештә актив эшли.
Бездә шәхси ярдәмчел хуҗалыклар эшчәнлеге үсештә. Тукай районы авылларында хезмәт сөючән кешеләр яши. Кемдер кош тота, кемдер сарык-кәҗә асрый. Шәхси хуҗалыклар җитештергән продукциягә ихтыяҗ зур.
– Кече предприятиеләрне үстерүдә хакимиятнең роле нинди?
– Без кече предприятиеләрне сәнәгать парклары аша үстерергә ниятлибез. Биклән авыл җирлегендә сәнәгать паркы өчен 85 гектар җир бүленә. Уңайлы урын – якында гына тимер юл, аэропорт. Без район Советы карары белән әлеге парк резидентларына кайбер ташламалар да бирә алабыз. Мисал өчен, кеше халыкка кирәкле продукция җитештерергә һәм яңа эш урыннары булдырырга теләсә, аларга җир, милек өчен салым түләвен киметергә була. «Камский» сәнәгать паркы үсештә. Эшмәкәр Сергей Акульчев ихтыяҗлары өчен тагын бер парк ачу планы бар. Анда татлы ризыклар җитештерү буенча 300 эш урыны булдыру күздә тотыла.
Авылга – шәһәрчә шартлар
– Гел эш кенә түгел, авыл кешеләренә дә шәһәрдәге кебек уңай тормыш шартлары, төзек территория, мәдәният һәм ял урыннары кирәк...
– Бездә талантлы кешеләр күп. Аеруча балалар. Аларның иҗатын үстерү мөһим. Шөкер, аларны кече яшьтән үк вокал, хореография, сөйләм техникасына өйрәтү мөмкинлекләребез бар. Теләгән кеше спорт белән шөгыльләнә ала. Район балалары быел «Йолдызлык» фестивалендә катнашып, талантларын күрсәттеләр һәм республиканың 43 районы арасында башкала сәхнәсендә чыгыш ясау хокукы алдылар.
2018 елда без биш балалар бакчасын ремонтладык. План – алдагы өч елда берничә мәктәпкәчә учреждение төзү. Социаль объектларны төзекләндерү программалары буенча гына түгел, бу эшләр «Татнефть» ААҖ һәм «РИТЭК» АҖ ярдәме белән дә башкарыла.
Бүген Иске Дөреш авылында балаларга ял итү өчен безнең үз лагеребыз бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул республикада иң яхшы лагерьларның берсе булып танылды.
Авылларны төзекләндерүгә игътибар бирәбез. Быелдан һәр авыл җирлеге, бюджет учреждениеләре, предприятиеләр территорияләрен яшелләндерү, чәчәкләр утырту буенча үз проектларын ясады. Нәтиҗәләрне август ахырында – чәчәкләр бәйрәмендә ясаячакбыз.
– Җитәкче булып эшләү күп көч сорый. Сез аны каян аласыз?
– Беренче чиратта, әлбәттә, гаиләмнән. Спорт белән шөгыльләнү дә миңа үземне формада тотарга мөмкинлек бирә. Китаплар укырга яратам. Кайвакыт үзем дә шигырьләр язам. Дусларым бу турыда беләләр.
Илиса ГАНИЕВА,
Резидә ЮСУПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Чыннан да,йокыга киткән районыбыз уянды. Кайсы тармакны алма,яңарыш җилләре исә. Мәкаләдә язылган сүзләр буш сүзләр түгел.Аз гына вакыт эчендә шулкадәр эш эшләнгәненә ышанып бетмәүчеләр дә булыр.Бу -буш сүзләр түгел!Мәдәният учаклары,мәктәп,балалар бакчалары капиталь төзекләндерелә.Безнең Яңа поселогындагы мәдәният йортының мәһабәт төс алып калкуы гына ни тора. "Каенкай" балалар бакчасы капиталь төзекләндерү программасына кертелде."Балкыш","Йолдызлык" фестивале генә ни тора! Бию ансамбльләре төрле илләргә йөри башлады.Авыл хуҗалыгы янача сулый,эшли.Яңа җитәкчегә һәртөрле булышлык күрсәтеп,тырышып эшләп районыбызның алга баруын булдырыйк,дуслар.
0
0