Якты юл
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр үрнәк иде

    Көненә икешәр-өчәр тапкыр кереп, хәл-әхвәл белешеп яшәгән күрше апаларын сагынам мин. Өлкәннәрнең күрше хакын хаклый белүенә олыгая барган саен яхшырак төшенәм.

    Күршебез Бибикамал апа безнең әбидән яшьрәк иде. Шуңамы, хәл белергә дә ешрак ул керә торган иде. Ирен – эшкә, балаларын мәктәпкә озаткач, иртәнге якта бер сугыла. Төштән соң тагын кереп чыгарга вакыт таба. Көн саен диярлек шулай. Озаклап утырмый, кайвакыт бөтенләй утырып та тормый. «Исән-саулармы сез?» – дип сораша да чыгып китә. Әбине бик олылый, ихтирам итә иде, аның хәлен белүне үзенең бер бурычы санагандыр ул. Күрше апабызның көн дә кереп йөрүенә барыбыз да күнеккән, күренми торса, юксына торган идек.
    Безнең әби көн саен өйдән чыгып йөрми, басынкырак холыклы иде. Эше дә күп, малае белән килене иртән чыгып китә, кич кайта. Йорттагы бөтен мәшәкать, бала-чаганы карау аның өстендә. Шулай да ул, сирәк кенә булса да, көндәлек эшләрен читкә куеп торып, үзеннән өлкәнрәк яшьтәге күрше апаларның хәлләрен белергә вакыт тапкалый. Мине – биш-алты яшьлек оныгын да үзе белән ала. Менә беркөн без Хәерниса апага керәбез. Күрше апаның дүртпочмаклы җыйнак өендә бик рәхәт була торган иде. Без керәсен алдан белдеме икән, түр тәрәзә буендагы өстәлендә самавыры инде гөжләп утыра. Йортка хәерле бәрәкәт теләп дога кылганнан соң, хәл-әхвәл белешкән арада Хәерниса апабыз, марляга төреп самавыр суына төшереп кенә ике-өч йомыркасын пешереп ала, парына куеп икмәген яңарта. Хәзинәдә бары белән күршесен хөрмәтли. Тавышы бик матур, колакка ятышлы иде ул апаның. Әби белән алар үз тормышлары турында гына сөйләшәләр, кеше гайбәтенә кермиләр. Берәр сәгать-сәгать ярым самавыр артында гәпләшеп утырганнан соң, икесе дә канәгать булып аерылашалар.
    Башка берәр көнне Фаһирә апаларга керәбез. Йомшак телле, сөйләшергә бик ипле бу апа яныннан да әби бераз бушанып чыга торган иде. Яки менә без «Галиулла абзый карчыгы» дип йөртелә торган ялгыз бер апага фитыр садакасы илтәбез. Монысы инде савап җыю, ахирәткә әзерләнү. Әби тирәнрәк аш тәлинкәсенә он салып, аны тастымалга төреп төйнәгән булыр. Фәкыйрьрәк яшәгән бу ялгыз апа догаларын укып, бик риза-бәхил булып, рәхмәтләр укып озата. 
    Менә шул күрше карчыклары янында бераз утырып чыкканнан соң әбиебез тынычланып калган кебек була. Без бала-чагаларга карата йомшарып, ачылыбрак китә. Үзеннән өлкәнрәкләрнең хәлен белеп, ул күңеленә тынычлык таба иде булса кирәк. 
    Хәзер без күршегә йомыш төшкәндә генә керәбез, элеккеге хәл белешүләр юк. Аның каравы, замана хикмәте – интернет челтәре бар. Шунда аерым-аерым да, төркемләп тә әвәрә килә халык. Аралашуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерүнең бер юлы инде ул. Бәлки, сирәк кенә булса да очрашып, чәйләр эчеп утыргалау, күзгә-күз карашып сөйләшү-серләшүләр бик кирәк, файдалыдыр, тик вакыт җитми, эш күп. Матур гадәтләр онытыла, югала. Аларны кайтарып та булмас инде. Виртуаль чәчәк бәйләменә канәгать булып утыра торган заманда яшибез.

    Ничек яшисез, күршеләр?

    Авыл җирендә элек-электән күрше-күлән бердәм булып, ярдәмләшеп, дус-тату гомер кичергән. Әлбәттә, уртак тел таба алмаучылар да булгандыр. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел: кешеләр барысы да төрле-төрле, холык-фигыльләр дә үзгә. Ә менә бүгенге көндә күршеләр ничек яши икән? Берничә кешегә шушы сорауны бирдек. Җавап бирүчеләр исемнәрен үзгәртүебезне, яшәгән авылларын күрсәтмәвебезне үтенделәр.

    Сабир:
    – Күршеләребез әйбәт. Сүзгә килгәнебез юк. Тик менә узган җәйдә аралар бераз суынды әле. Болар ишек алларында канализация чокыры казыдылар. Шуның балчыгын урамга чыгарып, юлга түшәделәр. Әйтеп-кисәтеп карадык, яңгыр яуса, ул балчык җебеп, йөреп булмаслык сазга әйләнә, дип. Тыңламадылар, үзләренчә эшли бирделәр. Көннәр коры торганда тигез булып тапталган балчык, көзге яңгырларда, чынлап та, изелеп, үзләренең генә түгел, безнең капка төбенә дә сагыз кебек җәелде. Сыек пычрак, машинада түгел, җәяү дә үтеп йөрерлек түгел иде. Аны-моны әйтмәдек, бозылышмадык, җәзасын күрделәр бит инде үзләре дә. Күршенең сүзенә колак салырга кирәклеген белерләр моннан соң.

    Илдар
    – Гомер буе килешеп, бер дә бозылышмас кебек яшәгән күршебезне үпкәләттек. Өебезгә ремонт ясаганда, бер генә стремянка белән җайсыз дип, гозер белән керергә туры килде. Берсүзсез биреп тордылар, рәхмәт. Тик соңыннан, кайтарып биргәннән соң, хуҗабикә дәгъва белдерде: алыштыргансыз, безнеке яңарак та, чистарак та иде, ди. Югыйсә, андый юлга бару уебызга да килеп караганы юк, намусыбыз чиста. Әйбәтләп юып-чистартып та керткән идек инде. Аңлашкан кебек булдык, әмма күңелдә юшкыны калды. Менә шулай дөнья малы араларны бозып куйгалый ул.

    Ания:
    – Без авыл читендә яшибез, урамыбыз да бер яклы гына. Терәлеп торган күршебез дә бердәнбер. Мөнәсәбәтләр салкынчарак, якыная алганыбыз юк. Ул нигездә элегрәк авылыбызның бик мөхтәрәм кешеләре яшәде. Алар тәртип белән, тигез, тату гомер кичереп, олыгаеп вафат булдылар. Йортларына хәзерге күршеләребез килеп төпләнде. Үзебезнең авылныкылар, бездән күпкә яшьләр әле. Нигәдер, ачылып китмәделәр болар, безне үз итмәделәрме шунда. Йомылыбрак яшиләр. Хуҗа булган кеше еш салгалый бугай, шуңа күрә, бәлки, хатыны кыенсынадыр, дип тә уйлыйм. Кереп төпченеп, ник алай да, ник болай, дип йөреп булмый инде. Күршене сайлап алу мөмкин түгел, ничек язган, шуңа риза булып яшибез.

    Ринат: 
    – Безнең кара-каршы яши торган күршеләребез үзебез кебек гади кешеләр. Эшчән, ярдәмчел, холыклары әйбәт, тормышлары матур. Бөтенләй дә тел-теш тидерерлек түгел дияр идем, бер ошап бетмәгән гадәтләре бар: алып торган әйберне кертеп бирмиләр. Вак-төягенә кул селтибез инде. Ә менә хуҗалык кирәк-ярагын, инструментларны калдырасы килми бит, сорап-юллап алып чыгарга туры килә. Шулкадәр уңайсыз була кайвакыт, үзеңне гаепле кебек хис итәсең. Яши-яши аңларлар, яшьләр бит әле, дип өметләнгән идем дә, юк, үзгәрмәсләр ахры. Борынгыларның «чир китә, гадәт китми» дигән сүзе дөрестер инде.

    Гөлсәрия:
    – Бик дәрәҗәле кешеләр белән күршеләр булып яшибез без. Йорт-җирләре дә безнекеннән күпкә яхшы, тормыш рәвешләре дә үзгә. Аңа карап, бер дә масаймыйлар. Хәл белешеп яшибез. Бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмыйлар. Бик кече күңелле, күрше хакын хаклый торган гаилә. Күршеләребезнең игътибарлы, ихтирамлы булуына сөенеп, рәхмәт укып кына торабыз. Күрсәткән яхшылыкларының әҗер-савабын күрсеннәр.

    Николай Туганов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: