«Ничекләр исән калганбыздыр?!»
Тиздән 9 Май... Күңелләрне кузгатучы, йөрәкләрне әрнетүче, үзәкләрне өзүче дулкынландыргыч бәйрәм – Җиңү көне. Дәhшәтле сугышта фашист илбасарларына каршы үзләрен аямыйча көрәшеп, Җиңү яулаган әби-бабайларыбыз батырлыгы алдында баш ию көне... Аларны хөрмәт, рәхмәт белән искә алу көне...
Бүгенге көндә Тукай районында 17 сугыш ветераны яши. Кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Исән булган каһарманнарыбызның да күбесе инде урын өстендә.
Шушы көннәрдә безгә аларның берсе – Калмия авылында туып-үскән, хәзер дә шунда гомер итүче хөрмәтле ветераныбыз Миңнемулла абый Миңнегәрәев белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды. Очрашуыбыз Яр Чаллы шәhәренең ветераннар госпиталендә узды. Бирегә Миңнемулла абый дәвалау курслары үтәргә килгән иде.
– Мин бу яшькә җитәрмен дип hич тә уйламаган идем... Күрәсең, гомерем булган инде... Авылдаш-чордашларымны вакыт берсе артыннан берсен алып китә барды. Хәзер Калмия авылында ветераннардан үзем генә калдым. Тагын күпме гомер яшисем бардыр, – дип безне күз яшьләре белән каршы алды утны-суны кичкән ветеран.
Миңнемулла Миңнегәрәев 1927 елда туа. Гаиләдә дүрт ир-бала булалар. Мәктәптә өч класс белем ала. Үсмер чагыннан ук колхозда эшли башлый.
– Фашист гаскәрләре илгә бәреп кергәнне игълан иткәндә миңа нибары 14 яшь иде. Ул вакытта колхозда эшләгән чагым. Бу хәбәрне ишетү, әлбәттә, барыбыз өчен дә бик авыр булды. Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка бертуган Нәгыймулла абыем китте. Аның hәлак булуы турында хәбәр килеп иреште. Тик бер ел үткәч аннан: «Миңнемулла, мин исән-сау», – дигән сөенечле хат килде, – дип искә ала ветеран сугыш елларын.
Үзе 17 яшендә – 1944 елның ноябрендә армия сафларына чакырыла. Башта өч ай Новочеркасскида хезмәт итә. Ташкент якларында да була. Аннары Сталинградка хезмәт итәргә чакырыла. Миңнемулла абый немец тоткыннарын саклауда катнаша.
– Әле hаман да барысы да күз алдымда, – дип хәтерен барлый ул. – Кыр буйларында ил азатлыгы өчен көрәшеп башын салган солдатлар, авырлыклар, ачлык-ялангалыклар... Ии, күпме кан түгелде бит, фашистларга каршы көрәштек, тырыштык! Җиңдек! Ничекләр генә исән калганбыздыр?! – дип сөйли бүген Миңнемулла абый.
Җиңүне ул бергә хезмәт иткән сугышчан дуслары белән Сталинград шәhәрендә каршылый. Аннары илебезнең төрле җирләрендә хезмәт итә, сугыштан соңгы җимерекләрне торгызуда катнаша.
– Җиде ел хезмәт итеп, 1951 елда туган авылым Калмиягә кайттым. Күп еллар тракторда эшләдем. Гаилә корып, тормыш иптәшем Әлифә белән өч бала тәрбияләп үстердек. Лаеклы ялга чыкканчы умартачы булдым, – дип сүзен дәвам итә ветеран.
Миңнемулла абый Миңнегәрәев яшьлек еллары турында кайта-кайта, туктала-туктала сөйли. Күңелендә сагыну катыш әрнү тойгыларыдыр, мөгаен. Күпне күргән ветеран изге теләкләр теләп, дөньяның иминлеге, аның тынычлыгы турында әле hаман да кайгыртып яши.
– Дөньялар имин, күкләр тыныч булсын. Без күргәннәрне балаларга, оныкларга күрергә язмасын. Тамаклары тук, өс-башлары бөтен буланга сөенеп, дус-тату булып, әти-әниләрен ихтирам итеп, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп яшәсеннәр иде алар, – дип тели ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев