Мин татар, ул керәшен – без бәхетле
Тукай районында пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче гаиләләр күп. Шул исәптән милли катнаш никахлар да бар. Аларның үз гаилә тарихлары, үз гореф-гадәтләре, бәхетле яшәү серләре... «Мин татар, ул керәшен. Шөкер, без бергә бик бәхетле», – диләр Иштирәк авылыннан 27 ел бергә иңгә-иң куеп яшәүче Валерий hәм Ләйлә Зайцевлар. Бүген бу үрнәк гаилә безнең өчен үзләренең күркәм тормыш китабын ачты.
Валерий Зайцев булачак тормыш иптәше Ләйлә белән Аулаш авылында таныша. Армиядә хезмәт итеп кайткан керәшен егете авыл мәктәбендә эшләүче татар кызы Ләйләгә күз сала. Ул вакытта татар егете белән очрашып йөргән ачык йөзле, тәмле телле, чибәр кызны үзенә карата да куя Валерий. Ләйлә үзе дә матур буй-сынына килешеп торган солдат киеменә карап бу егеткә гашыйк була.
– Валерий белән очраша башлавымны, аңа кияүгә чыгарга теләвемне иң беренче булып әнкәйгә сөйләдем. «Кызым, икегез ике диндә бит. Яхшылап уйладыңмы? Әле бит аның картлыгы да бар. Нишләрсез?» – диде ул борчылып. Мин: «Әйбәт яшәрбез, әнкәй», – дип җавап кайтардым», – дип искә ала Ләйлә ханым.
Бу хәбәргә әнкәсе ризалык белдерсә дә, әткәсе каршы килә. Авыл мулласы, аның хөрмәтле кешесе Хатыйп абый фатиха бирүдән баш тарта.
– Мәҗлесләр үткәрү, Коръән нигезләрен өйрәтү, вәгазьләр сөйләү, җыелып намаз укуны оештыру әткәй өстендә иде. Ул, әлбәттә инде, кискен рәвештә катнаш гаилә коруыбызга каршы чыкты. Бераздан үз фикерен үзгәртте. Валерий мине сорагач: «Улым, кызымны сиңа татар гореф-гадәтләре буенча бирәм – никах укыту мәҗбүри. Син ризамы?» – диде. Валерий, әлбәттә инде, берсүзсез ризалашты, – дип сүзен дәвам итә Ләйлә Хатыйповна.
Яшь парлар никах укыта. Татар халкының гореф-гадәте буенча кияү мунчасы да уздыралар. Кыз, ата-анасы белән саубуллашып, Тукай районы Аулаш авылына килен булып төшә. Кияү ягында «керәшен» туе уза. Валерий белән Ләйлә дусларын, туган-тумачаларын җыеп күңел ача.
Яшь гаиләнең бәхетен тулыландырып уллары Виталий, ә аннары тормышларына тагын да ямь өстәп икенче уллары Венер дөньяга килә. Әти белән әни үзара киңәшләшеп балаларына татар гореф-гадәте буенча мәчеттә исем куша. Балачактан ук олы уллары Виталий әтисе диненә күбрәк тартылса, кечкенәсе Венер мөселман балалары белән уйнап, аралашып үсә. «Бу күренеш бүген дә шулай дәвам итә», – ди Зайцевлар.
Ләйлә hәм Валерий Зайцевлар – Иштирәк авылының үрнәк гаиләсе. Ләйлә Хатыйповна мәктәп директоры, Валерий Васильевич Зәй ГРЭСында оператор. Тырыш гаилә үзе йорт төзеп кергән. Йортлары иркен, чиста, матур. Өйләренә керүгә Аятел-көрси шамаиле ишек өстендә эленеп куелган. Бу йортта татар рухы хөкем сөрә.
– Олы улым Виталийга карт әбисе иконка бүләк иткән иде. Аны да чиста тукымага төреп кадерләп шкафта саклыйм, – дип күрсәтә Ләйлә ханым.
Катнаш гаиләгә мөселман дине дә, христиан дине дә кадерле. «Аерма юк», – диләр алар. Гаиләдә ике диннең дә hәрбер бәйрәме тиешенчә уздырыла. Менә күптән түгел генә Пасха, Ураза бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Күрше-тирә балаларына Ләйлә Хатыйповна йомыркалар пешереп өләшкән. Гает көнне тәм-томнар, таба исе чыгарып коймаклар әзерләгән.
– Ләйлә апа безне ел да сыйлый. Аңа «Христос Воскрес» дип эндәшсәң, ул «Воистине Воскрес» дип безгә җавап кайтара, – диләр урам бала-чагалары. Ләйлә ханым үзе исә йомырка пешереп өләшүне «сәдака итеп кабул итәм» дип сөйли.
Ял көннәрендә туган йортка уллары Виталий кайта. Ул Себер ягында эшли. Венер әлегә студент, Казан шәhәрендә Туризм академиясенең спорт бүлегендә укый. Виталий да, Венер да тиздән гаилә корырлар. «Улларыгыз башка милләт кызына өйләнәм дисәләр, сез нишләр идегез?» дигән сорау Ләйлә ханым белән Валерий Зайцевларны гаҗәпләндерми. Иң мөhиме – үз тиңнәрен тапсыннар.
– Нинди генә милләт вәкиле белән гаилә корсаң да, иң мөhиме – мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү. Тормыш иткәндә төрле чак була, бер-береңә юл куя белергә, аңлашып, килешеп яшәргә кирәк. Бер-беребезнең холык-фигылен аңлау, яратышу, буыннан-буынга килгән рухи кыйммәтләрне саклый белү гаиләдәге җылы мохитне какшатырга ирек бирми. Безнең тату яшәүнең дә сере шунда, – диләр Ләйлә hәм Валерий Зайцевлар.
Фото Зайцевларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев