Якты юл
  • Рус Тат
  • Менә ичмасам хуҗалар!

    Район җирлегендә күпләп мал асраучы гаиләләр шактый. Шундыйларның берсе – Хөснетдиновлар гаиләсе Боерган авылында яши.  Үз хуҗалыкларында алар 500 баштан артык эре терлек, 1500 кош-корт асрый. 

    Бүгенге көндә районда барлыгы 88 крестьян-фермер, 19151 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Шуларның күпчелеге кош-корт үстерү белән шөгыльләнә. Шунысы куанычлы, узган ел белән чагыштырганда, әлеге тармактагы күрсәткечләр арта бара, дип белдерә авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
    «Хөснетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгы 2011 елдан бирле эшли. Фаил Сабир улы тумышы белән Чебенле авылыннан. Эшен башлап җибәргән чорда аның ихатасында 30 баш мөгезле эре терлеге булса, бүген ул – эшчәнлеген киң колач белән алып баручы танылган фермер. Хуҗалыгында 40 баш ат, 35 баш савым сыеры, 400 баш сарык, 1000 баш каз, 500 баш тавык, бозау-таналар, колыннар, кәҗәләр бар.
    – Әти-әнием минем өчен hәрчак үрнәк булды. Алар икесе дә колхозның умарталыгында 30 елдан артык лаеклы хезмәт куйды. Без, балалары да, алардан калышмый идек. Шулай бергә эшләү безне дус-тату, бердәм булырга өйрәтте. Балачактагы хыялым эшмәкәр булу, оештырган эшемне гаиләм белән алып бару иде. Кайсы гына эшкә тотынсам да, гел шуны күзаллап яшәдем. Еллар үтте, гаилә кордым. Бар авыл халкы кебек үк тормыш иптәшем белән беренче көннән мал асрап яшәдек. 2010 ел корылык елы булды. Шул вакытта үземнең 50 гектар пай җирләремдә үскән печән череп әрәм булмасын дип, мал санын арттырырга булдык. Эшләп китеп, терлек асрау күңел рәхәтенә дә, табыш китерә торган эшмәкәрлеккә дә әйләнде. Шулай итеп минем хыялым тормышка ашты, – дип, үзе белән таныштырды ул.
    Хөснетдиновлар хуҗалыгында бүген һәркем хезмәттә. Кечесе дә, олысы да эш белән мәшгуль. Һәркемгә үз вазыйфасы йөкләнгән. Фаил Сабир улы – җитәкче, туганы Әсрар – көтүче, төпчек улы Фәрит – җитештергән сөтне сатып алучы предприятияләргә илтүче, тормыш иптәше Люция ханым – тәмле ризык әзерләп, гаиләне җылы караш белән эштән каршы алучы.
    – Мин Фаил абыйда икенче ел эшлим. Сыер көтүе дә, сарык көтүе дә минем җаваплылыкта. Эш көнем иртәнге 4 тә башлана. Беренче эш итеп, 35 сыерны аппарат ярдәмендә савам. Көнгә 500 литр сөт чыга. Савылган сөтне суыткычка урнаштыру да минем өстә. Шушы эшләрне тәмамлауга, җиденче яртыда малларны болынга алып чыгабыз һәм кичке бишенче яртыга кадәр көтәбез, – дип сөйли Әсрар. 
    Быелгы салкынча, яңгырлы hава торышы күпләрне борчуга салса, Әсрар өчен бу, киресенчә. «Көтү өчен мондый шартлар бик уңай. Кигәвен дә, чебен дә малларга кунып җәфаламый. Рәхәтләнеп клевер ашыйлар, суда берәр сәгать кенә торалар. Сөтнең майлылыгы да арта. Димәк, хуҗаның да табышы югары була», дип фикерли Әсрар. Көтүченең зур ярдәмчесе – Фаил Сабир улының иң кече оныгы 8 яшьлек Илдан. Ул да көтү көтәргә бик ярата икән. Тик сыер hәм сарык көтүен түгел, ә атларныкын дип сөйли малай. 
    – Атлар алар акыллы, сабыр. Араларында усаллары да бар, әлбәттә. Әлегә барысы да җәйгелектә утрауда, тиздән бабай аларны алып кайтачак. Шулкадәр сагындым үзләрен, – дип, кичерешләре белән уртаклашты 3 яшеннән атлар тирәсендә бөтерелеп, аларны карарга өйрәнгән, киләчәктә бабасы кебек эшмәкәр булырга теләүче Илдан. 
    Сыер көтүеннән ерак та түгел, елга ярында ап-ак каз бәбкәләре кайнаша. Кайсы яшел чирәм йолкый, кайсы камышлар арасында әкрен генә йөзеп йөри...Алар шундый күп, санап бетерерлек түгел! Әлеге кош-кортлар да Хөснетдинов крестьян-фермер хуҗалыгыныкы икән. Аларны Фаил Сабир улының шәhәрдән кунакка кайткан оныклары 10 яшьлек Эллария белән Булат карый. 
    – Без һәр җәйне зарыгып көтеп алабыз. Авылда безгә шәhәргә караганда күбрәк ошый: саф hава, якында гына су буе. Бергәләп каз бәбкәләрен саклау бик күңелле. Казлар безне тыңлыйлар, кирәкмәгән җиргә кереп җәфаламыйлар. Вакытында ашатсаң, суга кертеп алсаң, казларны рәхәтләнеп карарга була. Бер кыенлыгы да юк!, – дип куана балалар.
    Үскән казларны, тавыкларны сую эшен Фаил Сабир улының кияве Илдар башкара икән. Хөснетдиновларның 50 гектар үз пай җирләре бар, 400 гектарны арендага алганнар. Фаил Сабир улы яраткан киявен, шәhәр егетен шул җирләрдән үлән чабарга да, техника артына утырып эшләргә дә өйрәткән. Эшнең файдасын күргән кияү бүген үзе дә хуҗадан калышмый. Ни дисәң, булышырга, ярдәмгә әзер тора. 
    – Тормыш иптәшемнән дә, шөкер, бабай белән әбидән дә уңдым. Без бергә барысына да өлгерәбез. Үзең үстереп, җитештергән ризыктан да тәмлесе, сыйфатлысы юк икән, – ди бүген Илдар. 
    Кош-кортны эшкәртү вазыйфаларына Хөснетдиновларның кодалары Венера апа белән Газинур абый Шәйхуллиннар алынган. Эшли-эшли инде остарып та беткәннәр. Көнгә, кимендә, 30 ар тавык чистарталар, ә без килгән көнне кызып китеп, хәтта 50 башны эшкәртеп куйганнар иде. 
    – Бергәләп эшләү җан рәхәте. Оныклар да янда, алар уйныйлар да, шул ук вакытта ниндидер эш белән мәшгуль. Эшмәкәрлеккә өйрәнеп үсү генә түгел, бик кирәкле тәрбияви чара да, минемчә. Узган ел бергәләп 500 каз карап үстергән идек. Сатып алучылар күп булгач, быел 2 тапкыр күбрәк алдык, – дип сөйли Венера апа.
    Җитештергән продукцияне сату Фаил абыйның кызы Инзилә җаваплылыгында. Атна саен шәhәргә эремчек, сөт, тавык итен алып барып сата ул. Авыл ризыгының сыйфатын белеп, тәмен тойган чаллылылар алып килгән әйберне тиз арада алып та бетерә. «Халык , нигездә, чиста ризык ашау яклы. Күпләр даими клиентларыбызга әйләнде. Бармый торсам, үзләре шалтыратып килүне сорыйлар» дип көлеп сөйли Инзилә. Аның сүзләренчә, иң яхшы сатылган ризык ул эремчек. «Эремчекне җитештерү үзебезгә дә кулай. Болай сөтнең литрын 20 сумннан тапшырабыз. Эремчеккә әйләндергәч, сөт тагын да югарырак бәядән сатыла. Ә менә каймакны ни өчендер бик сатып алмыйлар. Ә бит иң тәмлесе шул» дип, кыскача гына үз эшләнлеге белән таныштырды ул.
    Алда гаиләне Корбан гаете бәйрәме көтә. Корбанга 80 баш сарыкны сатарга уйлый Хөснетдиновлар. Көзен – каз өмәләре. Киләчәктә тагын бер хыяллары – республика грантында катнашу. 
    – Малларыбыз өчен яхшы сарай төзү дә планда, чөнки мал саны көннән көн арта. Мисал өчен, бу атнада гына 50 бәрән туды. Аларны тоткан урын инде кысынкы. Бар өмет хөкүмәттә, – ди Фаил Хөстендинов. 
    Сүз дә юк, районыбыз, республикабыз муллыгын ишәйтүче шундый тырыш гаиләләр хөкүмәтнең күз уңында булырга, иң беренче чиратта якланырга тиеш. Нәкъ шундый гаиләләр бүген авылны яшәтә. Ә авыл яшәсә, шәһәр дә яши. Елның-елында көзге ярминкәләрдә сатылган ризык муллыгы моңа менә дигән дәлил. Ә Хөснетдиновлар шул муллыкны тудыручыларның алгы сафында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: