Матур гаиләнең сере – бер-береңне хөрмәт итүдә
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда иңне-иңгә куеп озак еллар бергә гомер итүче парларны тәбрикләү тантанасы узачак. Мондый хөрмәтләүгә лаек булган гаиләләрнең берсе – Иске Байлар авылыннан Фәнзилә һәм Фирдәүс Хәмәтовлар. Бу гаилә районда тырыш һәм намуслы хезмәт династиясе буларак билгеле. Аларның әти-әнисе дә, әби-бабайлары да, үзләре дә тормышларын авылга багышлаган кешеләр.
Фирдәүс Әбүзәрович белән Фәнзилә Фәнүровна икесе дә тумышлары белән Иске Байлар авылыннан. Фирдәүснең әтисе күп еллар «Ярыш» колхозында эшләгән. Улы да әтисе эзеннән китеп, үсмер чактан ук хезмәт юлын биредә башлаган.
– Әти бар күңелен биреп колхозда эшләде. Аңа ияреп мин дә колхозны яраттым, үз иттем. Үзем уйнап-йөгереп үскән авыл, басу-кырлар күңелемә бик тә якын. Тормышымны авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди бүген Фирдәүс Әбүзәрович.
Тормыш иптәше Фәнзилә ханым да иренең сүзләрен куәтли. Ул да авыл җанлы кеше. Кечкенәдән үк ындыр табагында эшләп үскән. Авыл тормышының ямен дә күрә, тоя белә.
– Кызлар белән колхозда эшләгән вакыт. Шулай бер көн безнең янга мотоцикллар белән егетләр килде. Кызларның барысы да мотоциклларга утырып бетте, карыйм – миңа урын юк. Алай да бер буш урын Фирдәүс мотоциклында табылды, аңа утырып кайттым. Бер озатты, ике озатты, аннары очраша да башладык. Мин аңа гашыйк булганымны сизми дә калдым, – дип көлеп искә ала яшь чакларын Фәнзилә апа.
Үзсүзле егет кызга уңга да, сулга да карарга ирек бирми. Фирдәүс армиягә киткәч тә абыйларына «Фәнзиләне саклагыз» дигән хатлар яза. Хезмәт итеп кайткач ук зифа буйлы, чибәр, тыйнак Фәнзилә белән гаилә кора. Яшьләр элеккеге гореф-гадәтләр буенча әти-әни нигезендә төпләнә.
– Килен булып төшкәндә коймактан башка ашарга да пешерә белми идем. Ризык әзерләү серләрен миңа әни өйрәтте. Ул миңа киңәшче дә, ярдәмче дә булды. Әнигә рәхмәтем чиксез, – дип сөйли бүген Фәнзилә ханым.
Әсвия апа киленен үз кызы кебек яратып, якын итеп, хатын-кыз эшенә өйрәтсә, Әбүзәр абый улы белән бергәләп тормышны алып барган.
– Әти бүген дә безгә зур терәк. 15 баш мал асрыйбыз. Бүгенге көндә сарай төзү эшләрен башлап җибәрдек. Әти гел ихатада, мал карый. Сарай төзүдә дә ярдәме зур. Әле ярый ул бар, – диләр беравыздан Хәмәтовлар.
Быел Фирдәүс Әбүзәрович белән Фәнзилә Фәнүровна гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үтә. Менә 25 ел инде алар өлкән буын белән бер түбә астында дус-тату, бер гаилә булып яши.
– Бер тапкыр да тавыш-тыннары чыкмады. Мал суйганда да, бакча эшләрендә дә, бәйрәм-мәҗлес үткәргән вакытларда да алар бердәм, – дип сокланып сөйли күрше-тирә авыл халкы.
Әйе, ата-аналар һәм балалар арасында мондый якын, игелекле мөнәсәбәтләр белән һәр гаилә дә мактана алмый. Хәмәтовлар гаиләсендәге үзара тату мөнәсәбәт, уртак тел таба белү, бер-береңә карата мәхәббәт һәм ярдәм итү гаиләнең ныклы нигезен тәшкил итә. Үсеп килүче буын өчен дә бу гаилә үрнәк.
Хәмәтовлар – күпбалалы гаилә. Алар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Фирзәр белән Азат бүген үзләре дә гаиләле. Фирдәүс Әбүзәрович белән Фәнзилә Фәнүровнаның оныклары да бар инде. «Шөкер, киленнәребездән уңдык. Аларны үз кызларыбыз кебек яратабыз. Күптән түгел беренче оныгыбыз Әмир туды, без иң бәхетле әби-бабай», – дип куаналар алар. Төпчек кызлары Азалиягә 10 яшь. Ул Күзкәй мәктәбенең тырыш, акыллы, актив укучысы.
– Сер түгел, тормыш иткәндә бәхәсле чаклар да килеп чыга. Гаиләдә күп нәрсә үзебездән тора бит. Фәнзилә белән hәрвакыт тормышны көйләп– җайлап алып барырга, бер-беребезне аңлап яшәргә тырыштык. Хәзер дә шулай. Нинди генә эшкә тотынсак та, бергәләп хәл итәбез. Безнең әти-әни дә шундый иде. Аларның үрнәгендә, аларның акыллы киңәшләрен тотып яшибез, – диләр Хәмәтовлар.
Хәмәтовлар чын эш кешеләре. Күпләп мал асрагач, пай җирләрен дә эшкәртәләр, анда терлекләренә печәнен, бөртеген үстерәләр. Җирне эшкәртер өчен ЮМЗ экскаваторлары, чылбырлы тракторлары, КАМАЗ машиналары да бар. Өйләре төзек, матур, иркен. Өстәлләре мул, үзләре җитештергән ризыктан сыгылып тора. Йорттан күршеләре, туган-тумачалары өзелми. Уллары да гаиләләре белән туган нигезгә сукмакны өзмиләр. Һәркемне ачык йөз, тәмле тел белән каршы алалар Хәмәтовлар.
Матур гаиләнең сере нидә дип сораганда, бердәмлектә, бер-береңне хөрмәт итүдә, өлкәннәрне олылауда һәм матур традицияләрне балаларга тапшыра белүдә, диләр Хәмәтовлар. Иске Байлар авылының иң гади, иң тату гаиләсе нәкъ менә шушы сыйфатларны кадерләп яши дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев