«Көнне төнгә ялгап эшләдек»
«Татарстан совхозы» поселогында яшәүче Мәгъсүмҗан Багауович Исхаков исеме Тукай районы халкына яхшы таныш. Ул гомерен туган җире белән бәйләгән, авыл хуҗалыгын үстерүгә саллы өлеш керткән, хөрмәткә лаек кеше.
Шушы көннәрдә Мәгъсүмҗан Исхаков үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Наилә апа белән «Татарстан» совхозы поселогында гомер итә. Өйләнешкәннәренә быел 56 ел.
– Мин тумышым белән Чаллы районы Чыршылы авылыннан. Әти лаеклы ялга чыкканчы колхоз идарәсендә, әни колхозда эшләде. Ишле гаиләдә 8 бала үстек, – дип үзе турында сөйли башлады Мәгъсүмҗан абый.
Ул сугыш чоры баласы. Шуңа күрә тормышның ачысын да, төчесен дә яшьли күргән. «Күңелле чаклар да күп иде, кыенлыкларны да шактый ашадык», – дип искә ала ул. 13 яшеннән өлкәннәр белән рәттән колхозда хезмәт куйган. Аның ат җигеп эшләп йөрүен авылда хәтерләүчеләр хәзер дә бар әле.
Икмәкнең кадерен, тормышның кыйммәтен, хезмәтенә карата хөрмәтен балачактан аңлап үскән Мәгъсүмҗан Багауович бүген яшьлеген, яраткан эшен сагынып cөйли.
– Көнне төнгә ялгап эшләдек. Бигрәк тә урып-җыю чорларында. Ул вакытта көчле техника да юк иде. Алар соңрак чыкты. Шулай берчак басуда эшләгәндә авырып киттем, миңа операция ясадылар. Комбайнга утырырга рөхсәт итмәделәр. Шулвакыт йөрәгем сыкранып нишләргә белмичә йөргәнем әле дә хәтердә. Басуда эшләгән комбайннарны түбәгә менеп күзәтеп утырган чакларым булды, – дип сөйли ул.
Кечкенәдән авыл тормышын якын иткән егет 1957 елда совхоз юлламасы буенча училищега укырга керә. Биредә ул механизатор hөнәрен ала. Укуны тәмамлагач хезмәт юлын колхозда дәвам итә. «Комбайн штурвалы артында рәхәтләнеп ничәмә-ничә гектар мәйданнан бишәр йөзләп тонна ашлык суктырганым бар», – дип сөйли юбиляр.
– 1959 елда армия сафына чакыру килде. Шул сәбәпле эшне вакытлыча калдырып тордым. Украинада хезмәт иттем. Анда зур йөк машиналары механигына укыдым. Соңыннан Кубага җибәрделәр, – дип сөйли Мәгъсүмҗан абый.
«Хезмәт иткән чакта да төшләремә яраткан комбайным, басулар керә иде», – ди ул. Хәрби хезмәттә дә Мәгъсүмҗанның тырышлыгын тиз арада күреп алалар. Ул Куба Республикасында беренче дәрәҗә сугышчы-интернационалист медале белән бүләкләнә.
Армиядән соң ул туган нигезенә әйләнеп кайта. Биклән авылы кызы Наилә белән кавышып матур гаилә коралар. Яшьләрнең мәхәббәт җимешләре – кызлары Әлфия hәм уллары Марат туа.
1963-1969 елларда ул «Татарстан» совхозы поселогында шофер булып эшли, соңрак, күңеле кушып, тагын комбайн штурвалы артына утыра. Яхшы күрсәткечләргә ирешә. Алдынгы комбайнчы була. «Товарга кытлык заманда миңа колхоз кыйммәтле «Урал» мотоциклы бүләк итте», – ди ул.
Тырышлык hәм үҗәтлек белән эшли белүче, куйган максатларына ирешүче, башлаган эшен җиренә җиткереп башкаручы яшь комбайнчыны район җитәкчелеге тиз күреп ала. 1969 елда Мәгъсүмҗан Исхаков авыл җирлеге рәисе булып сайлана. «Татарстан» совхозы поселогында инженер булып җиде ел эшли. Партком секретаре вазифасын да аңа йөклиләр. Соңрак тугыз ел Новотроицкий совхозын җитәкли.
1989 елда аның тынгысыз хезмәте югары дәрәҗәдә бәяләнә. Мәгъсүмҗан Исхаков ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Аңа күпьеллык hәм нәтиҗәле эше өчен ТРның Мактау грамотасы да бирелә.
– 1995 елда үзебезнең «Татарстан» совхозына җитәкче булып кайттым, биш ел эшләдем. Данлыклы дуңгызчылык комплексы да безнең кул астында иде, – дип искә ала ул.
«Татарстан» совхозын җитәкләгән чорда «Иң мәрхәмәтле җитәкче» исемен яулый. 1997 елгы уңыш бәйрәмендә районда иң югары уңыш алу белән республиканың ул вакыттагы президенты Минтимер Шәймиев Мактау кәгазен тапшыра. Моннан тыш, Мәгъсүмҗан Исхаковның «Хезмәт ветераны», «СССРның хезмәт батырлыгы өчен» медальләре дә бар. Барысы да үз-үзен аямыйча хезмәт иткәне өчен бирелгән.
Аның белән бер чорда эшләгән, Ворошилов совхозы җитәкчесе булган, бүген район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов та үз истәлекләре белән уртаклаша:
– Мәгъсүмҗан Багауович көчле рухлы, үз эшен оештыра белүче җитәкче. Заманына күрә белемле, зур сәләткә ия иде, халык белән тиз арада уртак тел таба белде. Элек тә, хәзер дә абруе зур. Шөкер, бүгенге көндә дә аның белән киңәшләшеп, аралашып яшибез.
Мәгъсүмҗан Багауович хәзер дә район тормышы, авыл хуҗалыгы белән кызыксынып яши. Аның эшен авыл хуҗалыгы белеме алган балалары дәвам итә. Бүгенге көндә Мәгъсүмҗан Багауович улы Марат белән фермер хуҗалыгы оештырган – печән үстерү белән шөгыльләнәләр. «Мин улыма киңәшче. Комбайн бирсәләр, хәзер дә басуда үзем эшләр идем әле», – дип шаярта тынгысыз ветеран Мәгъсүмҗан Багауович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев