Якты юл
  • Рус Тат
  • Хезмәтләре – килер буынга мирас

    Боерган авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү кичәсе булды. «Хезмәт белән сәнгать янәшә» дип исемләнгән очрашу чарасына терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән сыер савучылар, терлекчеләр чакырылган иде. 

    Кичәгә килгән хезмәт ветераннары экран аша зурайтып күрсәтелгән фотосурәтләр, видеоязма һәм хатирәләре аша әле балачакларына, әле яшьлекләренә «кайтып» килделәр. Чебенледән Колышка килен булып төшкән Фәния Бәшәрова озак еллар фермада сыер сауган. Очрашу кичәсендә сүз алып ул болай диде: «Экранда зурайтып күрсәтелгән фотосурәтләрдә үземне, бергә эшләгән савымчыларны күргәч, чыннан да, җир җимертеп эшләгән егәрле чакларга кайткандай булдым. Сыер фермасына сөт саву аппаратлары кайтып, автоэчергечләр куелып, кул хезмәтеннән бераз бушаган елларны сагынам. Һәр яңалыкка сөенеп, рәхәт итеп эшләдек. Бу бәйрәмне оештырып дөрес эшләгәнсез – бер күрешү үзе бер гомер бит». Аның белән янәшә утырган Җәннәт Гарифуллина: «Калмиядән Колышка килен булып төшкәннән башлап пенсиягә чыкканчы сыер саудым. Яшь чакларыбыз авыр хезмәт белән үтсә дә, тормышның ямен-тәмен белеп яшәдек. Кичке савымнан кайткач клубка чыга торган идек. Тальянга кушылып җырладык, баскан җирдән ут чыгарып биедек. Салкын терлек абзарларында сыер сауганда да үзара кызык табып, шаярышып-көлешеп эшләдек», – дип сагынып сөйләде. «Колышның күпчелек кызлары һәм киленнәре районда терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керттеләр, – дип башлады сүзен Боерган урта мәктәбендә математика укытып пенсиягә чыккан Бибинур Хәмәтова. – Урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, дус кызым Гөлфария белән Колышта ике ел сыер саудым. Хәтерлим, Мосаллия апа Нуриева сыер сауганда: «Ишек алдым яшел чирәм...» дип җырлап җибәрер иде. Авырлыкка түзә белгән апалар янында без яшьләр рухи яктан ныгыдык. Югары белем алып, Боерган мәктәбенә укытучы булып кайткач, сезнең белән әти-әниләр буларак эшли башладым. Күпләрегез итәк тутырып балалар үстерде. Аллаһ Тәгалә тарафыннан йөкләнгән иң зур бурычны – ана булу вазыйфасын җиренә җиткереп башкардыгыз. Бүген сез ак әбиләр булып, балкып утырасыз. Кызганыч, хезмәттәшләрегезнең кайберләре инде безнең арада юк. Гомерләрен терлекчелек тармагын үстерүгә багышлаган уңган-булган савымчылар – беренче өчмеңче Нәзирә Сәетҗанова, аңардан бер дә калышмаган Гөлбостан Нуриева, Нәсимә Шәехова, Гөлҗәүһәр Мифтахова, Галия Миннеәхмәтова, дуңгыз караучы Сәмига Бәйрәмова һәм тагын байтак кына терлекчеләр Ахирәткә күчтеләр. Аларның рухына дога кылабыз» – дип, Бибинур Хәмәтова вафат булган терлекчеләрне, савымчыларны хөрмәт белән искә алды. 
     «Җәен пешекче, кышын терлекче булып эшләдем. Ирем Габделхак Фәттахов гомере буе колхозда бригадир булды. «Буразнада үлсәм үләрмен. Эшемне ахырынача, яхшы итеп башкарырмын!» – дип әйтә иде. Гомере генә озын булмады – 57 яшендә вафат булды. Без колхоз эше, йорт эше дип аермадык», – ди Калмиядән Боерганга килен булып төшкән Рәсимә Фәттахова. «Байтак еллар сыер саудым. Соңгы елларда почтада эшләп пенсиягә чыктым. Авыл тормышы мәшәкатьле булса да, гәзит-журнал укырга, илһам килгәндә мәкаләләр язарга яратам. «Якты юл»ны гомерем буе яздырам, хәрефен-хәрефкә укып барам. Терлекче халыкның тамагын туйдыра, ә сез рухын баетасыз. Бер-беребезгә күпер булып яшәргә язсын», – ди газета хәбәрчесе Фатыйма Абдуллина. 
    Бәйрәмгә Г.Камал театры артистлары да килгән дисәм... үзебезнекеләр икән. Авыл мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова, Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Гөлсәрия Сәхәбиева һәм хуҗабикә Рәмзия Диммөхәмәтова «Сыер савучы диалогы» исемле театральләштерелгән шаян күренеш белән тамашачыларны таң калдырдылар. Колыш авылы терлекче-ветераннары, мөнәҗәтләр көйләп, очрашуга килгән халыкка үтемле вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Боерган авылында «Яран гөл» һәм Колыш авылында «Замана» фольклор ансамбленә йөрүчеләр хезмәт ветераннарын җыр-моңнары белән сөендерделәр.
    Бәйрәмгә кунак булып 100 бозау караучы терлекче, шигырьләр язучы Гөлүсә Сибатова килгән иде. Үзе Боерганда туып-үскән, Алексеевск районына кияүгә чыккан. Ул авылдашларын, туган җирен данлаган шигырьләрен укыды. Боерганлылар исә, үз кызларын хөрмәтләп, аңа күпереп пешкән ипекәй, милли сыебыз чәкчәк һәм хуш исле мәтрүшкә бәйләмен күчтәнәч итеп бирделәр. 
    Терлекчеләрне данлаган очрашу кичәсенә Рәсимә Әхмәтҗанова да килгән. Рәсимә белән Әмирҗан Әхмәтҗановлар уллары Марат һәм Айрат ярдәме белән күп еллар терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Өч млн сумга төшереп мини-ферма төзегәннәр. Бүгенге көндә анда 60 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптә 25 баш савым сыер. Кырык баш сарык һәм өч кәҗә дә тоталар. «Тавык-кошны йөзәрләп алабыз. Үзебездән артканын сатуга чыгарабыз. Без җитештергән сөт, каймак, эремчек, катыкны халык яратып ала. Ике улыбыз һәм ике кызыбыз балачактан кул арасына кереп үстеләр. Киленнәрем дә уңган-булган. Яшьлегемдә фермада савымчы булып эшләдем. Ирем Әмирҗан үз эшебезне ачканчы сөт ташыды, КамАЗ машинасында эшләде. Ниятең изге булса, Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирә», – ди Рәсимә ханым. 
    Боерган җирлегендә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыкта мөгезле эре терлек тотучылар, сарык асраучылар байтак. Флүзә белән Гаяз Гәрәевләр 12 баш мөгезле эре терлек тоталар, 1 кәҗә, 150 баш сарык асрыйлар. Таулар авылында күмәк фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әзһәр Хәсәнов 96 баш мөгезле эре терлек асрый һәм 500 гектардан артык чәчүлек җирен эшкәртә. 
    Боерган мәктәбендә кырык елдан артык биология-химия фәнен укыткан, «Терлекчелек нигезләре»ннән факультатив дәресләр биргән Гөлфия Әһлиева зур мәгънәгә ия очрашу кичәсен оештыручы «Акчарлак» мәдәни ял үзәге директорына, китапханә мөдиренә һәм Таулар авыл клубы мөдиренә кичәдә катнашкан халык исеменнән рәхмәт белдерде. Китапханә мөдире Флүдә Сәлимова белән авыл мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова күп еллар элек Боерганга килен булып төшкәннәр. Авыл халкының ялын күңелле итеп оештыру, мәгънәле кичәләр үткәрү, район күләмендә уздырыла торган төрле мәдәни чараларда актив катнашу буенча да алар күпләргә үрнәк. Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов очрашу кичәсен ачканда: «1985 елны юллама белән Боерганга зоотехник булып килгән идем. Шуннан бирле тормыш арбасын бергә җигелеп тарттык. Бергә эшләдек, бергә сөендек, бергә көендек. Бүгенге очрашу якты хатирәләрне барлау, хезмәт кешесен данлау нияте белән оештырылды», – дигән иде. Чынлап та, очрашу кичәсе күңелле дә, файдалы да булды. Һәм ул күпләрнең хәтерендә озак сакланыр. 

    Фото Рәхилә Фәттаховадан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: