Якты юл
  • Рус Тат
  • Игелекләр онытылмый

    Сүзебез 1997-1999 елларда Тукай районын җитәкләгән, аның үсешенә саллы өлешен керткән, якты дөньяда изге гамәлләре белән тирән эз калдырган hәм хөрмәтләп искә алуга лаек булган олы шәхес Алекс Хәбибуллин турында.

    Бу көннәрдә аңа 70 яшь тулган булыр иде. Алекс Хәбибуллин 1949 елның 17 февралендә Актаныш районы Зөбәер авылында туа. Әтисе Гарифин Габидин улы – танылган фотограф, әнисе Гөлҗәүhәр Харис кызы колхозның намуслы хезмәткәре була. 
    Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән Алекс Гарифинович авыл тормышының барлык кыенлыгын тоеп үсә. Ачлы-туклы еллар ул чор балаларын бик иртә эшкә җикте. Алар колхозда өлкәннәр белән рәттән хезмәт куйды. Алекс Гарифиновичның бик кечкенәдән ат җигеп эшләп йөрүен авылда хәтерләүчеләр хәзер дә бар әле. Ул икмәкнең кадерен, тормышның кыйммәтен, хезмәтенә карата хөрмәтен балачактан аңлап үсә.
    Кечкенәдән маллар яраткан егет мәктәпне тәмамлап Казан ветеринария институтына укырга керә. Аны унышлы тәмамлагач, Алекс Хәбибуллин хезмәт юлын Әгерҗе районының «Җиңү» колхозында баш зоотехник булып башлап җибәрә. 1980-1986 елларда Лениногорск районында авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү һәм сыйфатын контрольдә тоту буенча дәүләт инспекторы, соңрак Лаеш районының «Октябрьнең 25 еллыгы» совхозында баш зоотехник булып эшли. 
    Тукай районында Алекс Гарифинович районның җитештерү берләшмәсендә әйдәп баручы зоотехник булып 1986 елдан эшли башлый. Соңрак Кама агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм эшкәртү бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. «Эшенә үтә җитди карый, үзенә дә, башкаларга да таләпчән иде», – дип искә алалар бүген аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре. 
    Сәяси яктан да, икътисадый яктан да катлаулы 1988-1994 елларда Кама агросәнәгать комплексына караган Яр Чаллы ит комбинатын җитәкләүне нәкъ менә аңа тапшыралар. «Ул чорда комбинат эшчеләре җитәкчеләргә караганда хезмәт хакын күбрәк алып эшләде, Алекс Гарифинович безгә карата зур игътибар бирде, хөрмәт итте, олылады», – дип җылы сүзләр белән генә искә ала аны хезмәткәрләре.
    Халык белән уртак тел табып эшли белүче, куйган максатларына ирешүче, башлаган эшен җиренә җиткереп башкаручы җитәкчене югарыда да тиз күреп алалар. 1994 елда Алекс Хәбибуллин Актаныш районы башлыгы итеп билгеләнә. Шул ук вакытта ул халык депутатларының район Советы рәисе вазифасын да башкара. 
    1997 елда Алекс Хәбибуллин Тукай районына җитәкче булып килә. Җитәкчелек иткән кыска гына арада ул район халкында ихтирам hәм хөрмәт казана. Аеруча республиканың газлаштыру программасына кереп, авылларны зәңгәр ягулыкка тоташтырып танылу ала ул. Торгынлык еллары булса да юллар салдырырга да өлгерә. Үзе дә эштә янып, башкаларны да рухландыра белүе белән истә кала җитәкче. Шулай ук районда күп объектларны үзәк җылыту системасыннан индивидуаль җылытуга күчерүне иң элек Алекс Хәбибуллин башлап җибәрә. Ул заманына күрә алдынгы икътисадый белемгә ия була. 
    «Аның белән бергә эшләгән чакларда авыл хуҗалыгы да җанланып китте, – дип искә ала ул елларда Ворошилов совхозы җитәкчесе, бүген район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов. – Районда алдынгылар слетлары шәп уза иде. Дефицит, кризис заманында алдынгы сыер савучылар кыйммәтле туннар, механизаторлар затлы бүрекләр ала иде аның кулыннан. Алекс Гарифинович хезмәт кешесенә ихтирам күрсәтә белде, шуның өчен халык аны үз итте, яратты. Ындыр табакларында да беркайчан да ипи ятмады. Безнең район иң беренче булып планны үтәде. Берәүгә дә тынгылык бирми иде ул. Басуларда эш гөрләде, Сабантуйларда кыр батырлары машиналы булды», – дип сөйли ул.
    Ул чорда район башлыгы урынбасары булып эшләгән Фәймә Гыйниятуллина да үз истәлекләре белән уртаклаша: «Шул чакта ук ул авылны саклап калу, яшәтү турында фикер йөртә иде. Хәтта Иске Абдулда өйләнмәгән ир-атлар өчен кәләшләр табу чараларын оештыруны да башлап йөрде. «30дан өлкәнрәкләр» дигән чаралар да уздыра башладык. Чын-чынлап яр табучы парлар да булды бит анда». 
    Әлбәттә, алдынгы карашлы, заман белән бергә атлаган тынгысыз җитәкченең хезмәтләре дә югары бәяләнә: Алекс Хәбибуллин Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исеменә лаек була.
    Тормыш иптәше Лүзия Кәбир кызы белән бергә корган гаиләсе аңа йөрәк саулыгы, терәк һәм таяныч була. Мәхәббәт җимешләре – әтиләренең сыйфатларын үзләренә алып үскән улы Айдар hәм кызы Айгөл бүген инде үзләре дә әти-әни.
    Аяныч, әмма 2000 елда Алекс Гарифинович хөкүмәт милкен туздыручылар кулыннан фаҗигале төстә вафат була. Исән булса, быел аңа 70 яшь тулган булыр иде… Бүген якыннары һәм хезмәтәшләре аны якты хатирәләр белән искә алалар, рухының тыныч булуын, укыган догаларының аңа барып ирешүен телиләр.

    Фото архивтан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: