Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде.

Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.

 Өлкәннәребез мондый игътибарга бик шат һәм
һәрвакыт китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки яңа китап
битләренең, яраткан журналның бизәкләре, күңелле аралашу – аларның
тормышларын бизи торган кечкенә шатлык.
Китапханәчеләр вакытлы басмалар алып килделәр, аларга күзәтү ясадылар.
Өлкәннәр белән әңгәмә кордылар, татлы карбыз белән сыйладылар, мастер-
класс үткәрделәр, өстәл уеннары уйнадылар, башваткычлар чиштеләр,
теләкләр плакаты ясадылар. Алар белән бергә аларның яраткан җырларын
башкардылар, шигырьләр укыдылар.
Саубуллашканда, китапханәчеләр аларга нык сәламәтлек, игелек, иртәгәсе
көнгә ышаныч теләделәр һәм теләкләрен җиткерделәр. Өлкән кеше өчен
тагын нәрсә кирәк? Игътибар, кайгырту, яхшы сүз.
Теләнче-Тамак баш китапханәчесе Гөлназ Калимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев