Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гаиләсе белән бай Хәмденур әби

Безнең районда озын гомерле кешеләр байтак дисәм, ялган булмас. Ай саен диярлек 90, 95 яшен тутырган өлкәннәребезне юбилейлары белән котларга хакимият, авыл җирлеге башлыклары, төрле оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләр килә. Әле менә кичә генә дә район башлыгы Фаил Камаев, хакимият аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина һәм Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова Новотроицкое авылында гомер итүче Хәмденур Бикмөхәммәтованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Алсу Тимерханова

Автор фотосы

 

Хәмденур әбинең йортына машина белән килеп туктагач та, безне иң элек аның балалары каршы алды. Аннары йорт эченнән аякларында нык басып торган, көләч йөзле, ак яулыклы әби үзе дә килеп чыкты. Үткен хәтерле, тәмле телле Хәмденур әбинең мөлаемлегенә, кызлар кебек җиңел гәүдәле, ачык булуына күзләр генә тимәсен!

Сүз артыннан сүз, без аның балачагы, тормышы турында да сөйләшеп алдык. Хәмденур Хуҗи кызы тумышы белән Зәй якларыннан икән. Әти-әнисе гади авыл кешеләре булган, Хәмденур әби дә эшкә ярый башлаган көннән үк колхоздагы бар эштә эшләгән.

– Кая кушсалар, шунда эшкә йөрдем. Аннары кыр кухнясында кырда эшләүчеләр өчен ризык пешерә, шуны басуга илтә идем, – дип искә ала ул вакытны Хәмденур Бикмөхәммәтова.

Аннары, кияүгә чыкканнан соң, Хәмденур әбинең тормыш иптәше Нух абыйны Тукай районына эшкә чакыралар һәм алар бөтен гаиләсе белән 1967 елда Новотроицкое авылына күчеп киләләр. Ул вакытта инде аларның балалары да туган була. Нух абый авыл хуҗалыгында эшли, аның белән бергә Хәмденур әби дә пешекче булып, эшчеләрнең тамакларын туйдыра.

Нух абый белән бергә алар тату гаилә, ныклы пар булып 60 ел бергә гомер иткәннәр, 3 ул, 1 кыз бала алып кайтып, аларны тәрбияләгәннәр, аякка бастырганнар. Инде алар да хәзер бәхетле, үз гаиләләре, балалары, оныклары булган кешеләр. Саный китсәң, Хәмденур әби турында туганнарга иң бай кешеләрнең берсе дип, әйтергә була. Бүгенге көндә аның 9 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

– Балалар да, оныклар, оныкчыкларым бәйрәмнәрдә, вакытлары булганда кайтып кына торалар. Шулай да, бөтенесе дә зур бәйрәмнәрдә бергә җыелырга, нигез йортка кайтырга тырышалар. Менә бүген бөтен балаларым, оныклар, оныкчыклар, туганнарыбыз мине зурлап, туган көнемә кайтырга тиешләр, – дип бәхетле елмаеп куя юбиляр.

Ә Хәмденур Бикмөхәммәтованың якыннары Чаллы шәһәрендә генә түгел, Зәй, Чиләбе, Казан якларында да яши икән. Һәм алар, ерак араларны якын итеп, ел саен ак әбине шулай кайтып сөендерәләр, йортны күңелле авазларга күмәләр.

Менә шундый матур юбилей көнендә район башлыгы Фаил Камаевның Хәмденур әбине котларга килүе дә аның өчен янә бер сөенечле вакыйгага әйләнде.

– Хәмденур апа, сезне ихластан зур, күркәм гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм, балаларыгыз тәрбиясендә шулай матур, сәламәтлеккә туенып яшәргә язсын. Киләсе юбилейда да шушы күңелле мохиттә очрашырга, аралашырга язсын безгә, – дип, район башлыгы юбилярга чәчәк бәйләме, РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырды.

Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова да Хәмденур Бикмөхәммәтовага җылы тәбрикләү сүзләре әйтеп, бүләген бирде.

– Мин бик бәхетле, балаларым тәрбиясендә рәхәт яшәүче кеше. Амин, тормышыбыз хәзер матур, барысы да җитеш, тамагыбыз тук. Алга таба да барыбызга шулай исән-имин тормышта, муллыкта яшәргә язсын, – диде хушлашканда Хәмденур әби.

Без дә юбилярга үз чиратыбызда саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.

Вставка: Хәмденур апа һәрвакыт бар эшкә дә оста кеше булган. Яшь чакта чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә яраткан, бакча эшләрендә дә үзенә юаныч тапкан. Балалары әйтүенчә, бу яшендә дә юбилярның күңеле көр. Ул җырлар җырларга, шигырләр сөйләргә ярата.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев