Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек.

Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.


Менә без дә кичә аны рәхмәт сүзләре белән искә алдык. Безнең җылы сүзләребез аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Бәйрәмебездә катнашкан тормыш иптәше Наҗыя апага озын гомер, сәламәтлек телибез. Алга таба авылыбызда укыткан барлык физкультура укытучыларын барладык.
Әлбәттә, алар бездә аз түгел.
Салкынча кичке һава балаларның шат авазларыннан янгырап торды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, бүләкләр алдылар. Билгеле, алардан зурларда читтә кала алмады. Атта чабып, балык тотып мәш килделәр.
Бәйрәмебез игезәк егетләрбез Габидуллин Ильмир белән Ильнурның җырлы сәламләве белән башланып китте. Ә алга таба бәйрәмебез авылыбызның җырчы сандугачы Сафина Чулпанның искиткеч матур җырлары белән үрелеп барды. Аларга алга таба да иҗат уңышлары телибез һәм алга таба да авылыбыз халкын матур иҗат җимешләре белән сөендерерләр дип өметләнеп калабыз.
Бу кичтә балалар өчен тагын бер сөенеч булды. Гаяз абыйның оныгы Рузилә һәм кияве Ильдус балаларны попкорн белән, ә Клара апаның оныгы Ләйсән белән Ильяс сладкая вата белән сыйладылар. Сатарга дип сөйләшенгән булсак та, ахырда алар балаларны бушка сыйларга булдылар. Аларга чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм көтелмәгән җирдән үзләренә сөенеч килсен дигән теләктә калабыз.
Авылдашыбыз Нурсинә апа чәйләр кайнатып, табын көйләп куйган иде. Соңыннан рәхәтләнеп чәй өстәле янында чөкердәштек. Рәхмәт сиңа, Нурсинә апа!
Бәйрәмебез спонсорлары әфганчы ветераннары Якупов Айбулат һәм Резеда, Хафизов Накыйп һәм Энҗе, Габдрахманов Әбүзәр һәм Сәет клубы мөдире Айсылу гаиләләренә, музей хезмәткәре Гайнетдинова Лилия һәм Фәнис гаиләсенә, Ситдикова Кәүсәриягә, авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба матур бәйрәмнәр үткәрергә ярдәм итәр спонсорларыбыз тагын да күбрәк булыр дип өметләнеп калабыз.
Хөрмәт белән мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X