Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

"Халыкара гаилә көне"

15 нче май көнне Боерган авылының "Акчарлак" мәдәният һәм ял үзәгендә искиткеч зур чара узды. Боерган авыл китапханәчесе хөрмәтле Флүзә Сәлимова аны махсус "Халыкара гаилә көне" нә туры китереп әзерләгән.

Бу мавыктыргыч, кызыклы, эчтэлекле программаның төп беренче өлешендә халыкка, 2017 елда нәшер ителгән, "Тукай районының атказанаган шәхесләре" дигән китап тәкъдим ителде. Икенче өлешендә - шушы китапка кергән парлы тырыш затларны хөрмәтләү тантанасы булды.Искиткеч җылы мохиттә узган әлеге чарага район җитәкчеләре: мәдәният бүлеге җитәкчесе Гүзәл Юнусовна, китапханәләр челтәре җитәкчесе Ләйсән Ильгизаровна, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Ринатовна да килгән иде. Әлеге чара зур тәрбияви һәм әхләкый әһәмияткә ия. Без бу бәйрәмнән бер гаилә кебек дуслашып, туганлашып аерылыштык. Зур табын артында горләшеп чәй эчүләр, шатлыкларны уртаклашулар, хәл-әүхәлләр сөйләшүләр безнең күңелләребезне үстерде. Ә 40, 50, 60 дистә ел бергә яшәгән парларга бу бәйрәм яшәүгә көч, туачак таңнарга тагын да ышаныч, өмет өстәгәндәр. Аларның шатлык яшьле күзләреннән, нур чәчеп торган йөзләреннән мин шул уйларны укыдым.. Гаилә - ил нигезе. Гаиләләребез тату, дус булганда гына илебез күге аяз, тормышыбыз мул, сыйлы, җаннарыбыз тыныч булыр. Бу бәйрәмдәге алган кичерешләр, ничәмә-ничә ел бергә яшәп тә бер-берләреннән күз дә алмаган әби-бабайлар беркайчан да күңелләрдән китмәс. Шөкер, җәмгыятебездә үрнәк алыр кешеләр күп! Остазыбыз, каләмдәшебез Хәмит ага Мөхәммәтшин җитәкчелеге кул астында нәшер ителгән әлеге зыялылар китабы әле күп буыннарга тарихи әсбап булып хезмәт итәр. Ишеткәннәрдән нәтиҗә ясап, алтын куллы кешеләрнең хезмәтен бәяләп, зур уңышларга ирешкән якташларыбызны киләчәктә дә зурлап, китапларга туплап барырга дигән фикергә килдек. Мондый матур чараны оештырган ЗАГС бүлеге җитәкчелегенә, мәдәният һәм китапханәләр челтере җитәкчеләренә, әлбәттә инде үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы, Боерган авылының алыштыргысыз авыл китапханәчесе Флүзә ханым Сэлимовага чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Чөнки, өлкән буын хезмәт кешеләрен зурлау ул - үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә - бүләк! Бу матур традиция киләчәктә дә дәвам итәр, чөнки безнең һәрбер җирлектә яшь буыннарга үрнәк итеп куярлык, матур, тату гомер кичерүче өлкәннәребез күп.

                                                                                                                                                            Рәзинә Сәетгараева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев