Яфраказык – витамин чыганагы
Районда кышкы чорга терлек азыгы әзерләү башланды. Хуҗалыклар печән, сенаж, яфраказык туплау белән мәшгуль. Бу көннәрдә бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә әлеге эшкә җәлеп ителә. Без Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка чыгып, яфраказык әзерләүнең торышы белән танышып кайттык.
Бүгенге көндә «Р-Агро» hәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар малларга яшел яфраказык җыя башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипованың белдерүенчә, бүген район буенча 12 тонна яфраказык әзерләнгән.
Бу эшкә беренчеләрдән булып «Р-Агро» хуҗалыгы кереште. Җитәкчесе Ришат Хатыйповның сүзләренчә, биредә 1615 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Район буенча барысы 80 тонна витаминлы яшел азык җыю планы куелса, аның 14 тоннасы «Р-Агро»га туры килә. Бүгенге көндә хуҗалык 510 тонна печән, 260 тонна сенаж, 8 тонна яфраказык әзерләп куярга өлгергән инде.
– Кичә төнлә яңгыр явып узды, ләкин бу эшне туктатмады. Көндезгә җир җилләде. Хәзер эш дәвам итә, – ди Ришат Сәхәбетдин улы.
Биредә яфраказык җыюда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Алар юкә агачы ботакларын җыйды. Барысы 2 тонна азык әзерләп, терлекләрне витаминнар белән тәэмин итүгә үз өлешләрен керттеләр. Яфраказык «Р-Агро» хуҗалыгының терлекчелек комплексы фермаларына урнаштырылды. Витаминлы азыкларны киптерү һәм саклау өчен әлеге биналарда бар шартлар тудырылган: аларның эче чиста, стеналары агартылган, тиешенчә дезинфекцияләнгән.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да терлек азыгы әзерләү эшләренең кызган чоры. Биредә 2180 баш мөгезле терлек бар, шуның 675е савым сыерлар. Хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафинның белдерүенчә, бүгенге көндә күпьеллык үләннәр 800 гектар мәйданнан чабылган. Шуның 500 гектары печәнгә, 300 гектары сенажга. Печән, рулоннарга төрелеп, ферма территориясенә кайтарылган. Сенаж 210 тонна әзерләнгән, аны базга салганнар. Яфраказыкка килгәндә, аны биредә 16 тонна әзерләү планы куелган. Әлегә шуның 2 тоннасы җыелган. Хуҗалык дару үләннәрен дә җыю турында кайгырткан.
– Бозауларга яфраказыкны кышкы чорда ашатабыз. Ул малларга витамин буларак кулланыла. Сыйфатлы ризык терлекләрдән югары продукция алуга ярдәм итә. Шуңа күрә бу эш бик мөhим, – ди аның әhәмиятен ассызыклап Илсур Әхмәдуллович.
Хуҗалыкларга ярдәмгә район оешмалары да чыга. Без барган көнне Сәйдәшев исемендәге предприятиегә районның ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре килгән иде. Без аларны юкә, имән, өрәңге яфраклары җыйганда фотога да төшереп алдык. Әлеге хуҗалыкка ветеринария хезмәткәрләре яфраказык җыюда һәр елны булыша. Бу яшел сыйның терлекләр сәламәтлеге өчен никадәр мөhим булуын алардан да яхшы аңлаучы юк. Чөнки сусыл яшел яфрак – витамин чыганагы.
– Узган елларда люцерна бәйләмнәре ясасак, быел агач яфраклары җыябыз. Агачлар биек, буй җитәрдәй ботакларны кисеп алабыз. Киптерелгән hәм йомшак азыкны 20 көнлек бозаулар аеруча яратып ашый. Бу терлекләрнең үсүе өчен дә, иммунитетларын ныгыту өчен дә кирәк, – дип аңлата ветеринария берләшмәсенең лаборатория җитәкчесе Габбас Шәехов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев