«Вильданов» крестьян-фермер хужалыгында уңай үзгәрешләр
Авыл хужалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча чираттагы семинар «Вильданов» крестьян-фермер хужалыгында узды. Август аенда гына җитәкче вазифаларына билгеләнгән Илнар Кадыйров район башлыгы, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре алдында шушы вакыт эчендә башкарылган эшләр турында имтихан тотты.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, әлеге хуҗалыкта сөт, ит җитештерү күләме, туган бозаулар, ясалма орлыкландырылган сыерлар саны кимегән булган. Сентябрь аеннан сөт күләме арта төшкән. Айлык артым – 1 мең килограммга кадәр җиткән. Хужалык житәкчесе Илнар Кадыйров сүзләренчә, моңа савым сыерларның рационына көнбагыш түбе кертү ярдәм иткән.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 1060 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 360 башы савым сыер. Көненә һәр сыердан 13 литр сөт савыла. Бер тәүлеккә 4800 килограмм дигән сүз. Хуҗалыкның 2820 гектар җире бар, шуның 580енә көзге культуралар чәчкәннәр. Күпьеллык үлән үскән җирләрне эшкәртү эше дә активлашкан, киләсе елда анда арыш, арпа, бодай чәчүне планлаштыралар.
Авыл хуҗалыгы техникасының торышына килгәндә, Макдон, Тукано, Нива, Дон, Ягуар комбайннары, дүрт трактор паркка саклауга куелган. Апрель аенда яңа комбайн кайтуы көтелә.
Тагын бер уңай эш – хуҗалык аша төзелгән күперне ремонтлаганнар. Моны хуҗалыкның үз акчаларына эшләгәннәр. Шулай ук фермадан гаражга алып баручы юлга вак таш жәелгән.
Терлек асрау технологияләрен куллану да җитди игътибар үзәгендә бүген. Һәр бозау аерым ашатыла һәм эчертелә. Бу эш бозауларга бер-берсеннән йогышлы авырулар күчмәсен өчен эшләнә, ди җитәкче. Алга таба аерым читлек-араннар санын 30га җиткерүне күздә тоталар биредә.
Агымдагы елда беренче тапкыр бозаулаган 100 баш тана асрала торган торак 40х60 программасы буенча капиталь төзекләндерелгән. 400 мең сум күләмендәге дәүләт субсидиясе дә кайткан. Таналарны беренче ике елда аерым тоту мөһим, ди җитәкче. Төрле яшьтәге маллар бер-берсенә комачауларга тиеш түгел.
Терлекчелек комплексында электр энергиясен экономияләүне дә контрольгә алганнар. Шул рәвешле бер айда гына 25 киловатт энергиягә экономия булган.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкта булган үзгәрешләрне уңай бәяләде. Район башлыгы Фаил Камаев сөт күләмен, терлекләрнең баш санын арттыру һәм абзарларны төзекләндерү эшләрен активлаштыру зарурлыгына басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев