Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю тәмамлана

Район хакимиятендә хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов бөртекле культураларны җыюның ахырына якынлашуын хәбәр итте.

Сишәмбе көнгә 2000 гектарны урып суктырасы калган. Көненә 1000 гектардан исәпләгәндә, бу ике көнлек эш дигән сүз. Барысы 41766 гектар мәйданнан 169,1 мең тонна бөртек җыелган. Уртача 40,4 центнер уңыш чыга. Бөртеклеләрне җыюны «Гигант» хуҗалыгы (уртача уңыш – 68 центнер), «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе (41,3 центнер), «Миңнехуҗина» КФХ (47 центнер), Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе (46,8 центнер), «Парадиз» ҖЧҖ (45,7 центнер) төгәлләделәр. 
«Ирек» ҖК (95 процент), «Кама» агрофирмасы (94 процент), «Вилданов» КФХ (96 процент), «Кама-Бекон» ҖЧҖ (93 процент) эшне тәмамлау алдында. 
«Кама» агрофирмасында һәм «Парадиз» ҖЧҖдә техник культураларны җыя башладылар. 202 гектар мәйданда язгы рапс җыелды, уңышлылык – 17,4 центнер. 915 гектарда горчица урылды, уртача 5,8 центнер уңыш чыга. Шикәр чөгендерен алу дәвам итә. Ул 983 гектарда җыелды, уртача уңыш 350 центнер. 
Туфрак эшкәртү эше дә актив дәвам итә. Бүгенгә ул 33600 гектарда башкарылды. Бу барлык мәйданның 57 проценты дигән сүз. 14500 гектар җир туңга сөрелде һәм 19100 гектарда туфракның өске катламы эшкәртелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев