Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак тәмамлана, чөгендер җыю дәвам итә, бәрәңге һәм кәбестә ала башладык

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 сентябрь иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 41 мең гектар мәйданда урылган һәм суктырылган. Бу планның 95 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 125 мең тонна. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 30,7 центнер. 548 гектар кукуруздан кала, бүген аграрийларның 1253 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-җыясы бар. 

«Кама» агрофирмасы кырларында чөгендер җыю дәвам итә. Бүгенге көндә планның 921 гектары алынган. Тулаем җыем – 37 мең тонна. Гектарыннан уртача 402 центнер уңыш чыга. Әлеге күрсәткеч республика буенча беренче өчлеккә керә. 
«Р-Агро» хуҗалыгы кәбестә ала башлады. Бүгенгә 8 гектар мәйданнан 175 тонна кәбестә җыелган. Массакүләм җыю эшләренә хуҗалык хезмәтчәннәре 15 сентябрьдән керешергә планлаштыралар.
Шушы көннәрдә «Биклән» җитештерү кооперативы һәм «Ярыш» хуҗалыгы хезмәтчәннәре силоска кукуруз алуга керештеләр. Бүгенге көндә 115 гектар алынган, 1163 тонна силос салынган.
«Миңнеханов» һәм «Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыклары «икенче икмәк»не җыя башладылар. Казылган 25 гектар җирдән 700 тонна бәрәңге чыкты. Уңдырышлык – гектарыннан 280 центнер.
Шулай ук, икенче ел уңышына нигез салуны кайгыртып, орлык материалын эшкәртү, сортлау һәм калибрлау эше бара. Районга 13,5 мең тоннадан артык орлык әзерләргә кирәк, шул исәптән 4345 тонна көзге бодай. 
Урак белән беррәттән җирне кышка әзерләү эшләре тукталып тормый. Бүгенге көндә 31 мең гектар җир туңга сөрелгән. Бу урып-җыелган мәйданнарның 77 процентын тәшкил итә. Бер тәүлек эчендә 1 мең гектар җир эшкәртелә, әлеге эшләргә 65 техника берәмлеге җәлеп ителгән. Әйтергә кирәк, туңга сөрү җир уңдырышлыгын һәм уңыш күләмен арттыра. Эш темпы буенча артта калучы хуҗалыклар – «Камский» җитештерү кооперативы, «Тимерхан» агрофирмасы, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Тукай азык-төлек корпорациясе». Әлеге хуҗалыкларга язгы сөрүгә калмас өчен тәүлеклек җитештерүчәнлекне арттырырга киңәш ителә. 
Көзге культураларны чәчү исә 111 процентка үтәлгән, бу – 12500 гектар җир. Быел көзге чәчүлек мәйданнары 10 процентка артты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев