Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме программалары

«Программалар март аенда расланачак. Заявкаларны бүгеннән үк бирә башларга кирәк», – дип белдерә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Фәрит Заһретдинов һәм райондашларны актив булырга чакыра. 

1. «Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү». Сөт һәм ит юнәлешендәге мөгезле эре терлек үрчетү өчен каралган грантның максималь күләме 30 млн сумнан артмый, башка төр авыл хуҗалыгы терлекләрен, кош-корт һәм балык тотуга бер хуҗалыкка 20 млн сум.
Грант алуга таләпләр:
Крестьян-фермер хуҗалыгының 1 кешедән күбрәк әгъзасы булу; теркәлү датасыннан соң 24 айдан артык гамәлдә булуы; милегендә яки арендасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр булуы; бизнес-планы, чыгымнар планы булуы; чыгымнар суммасыннан 40 процентны үз акчаларыннан түләве; грант үзләштерелгәннән соң эшчәнлеген 5 ел эчендә гамәлгә ашыруы; грант алган елда кимендә 3 эш урыны булдырылуы, аларның 5 ел дәвамында саклануы.

2. «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү». Грантның максималь күләме бер кооперативка 70 млн сумнан артмый.
Грант алуга таләпләр:
Кооперативның үз әгъзалары итеп кимендә 10 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесен берләштерүе; теркәлү датасыннан 12 айдан артык вакыт узуы; бизнес-планы, чыгымнар планы булу; кооперативның чыгымнар планында күрсәтелгән сумманың кимендә 40 процентын үз акчалары хисабыннан түләве.

3. «Агростартап». Сөт терлекчелеген үстерүгә, күпьеллык үсемлекләр үстерүгә, ит терлекчелеген, йорт куяннарын үстерүгә, үз хуҗалыгын үстерүгә (5 млн сумга кадәр), әгәр кооперативта торса – 6 млн сумга кадәр. Әгәр грантка дәгъва кылучы грант алганнан соң 30 көн эчендә үз крестьян-фермер хуҗалыгын федераль салым хезмәтендә теркәсә, «Агростартап» шәхси ярдәмче хуҗалыкка да бирелергә мөмкин. 
Грант алуга таләпләр:
Милегендә яки арендасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр булу; бизнес-планы, чыгымнар планы булу; чыгымнарның 10 процентын үз акчаңнан түләү; 1 млн сумга 1 эш урыны булдыру, аны 5 ел дәвамында саклау; грант алганнан соң үз эшчәнлегеңне 5 елда гамәлгә ашыру.

4. «Агропрогресс». Суммасы 30 млн сумга кадәр җитә. 
Агропрогресс – авыл хуҗалыгы товар җитештерү-челәре, мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр өчен. Ә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр бу программада катнаша алмый. 
Агропрогресс түбәндәге максатларны күздә тота: 
авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аны эшкәртү продуктларын җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сату базасын үстерү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен яңа объектлар сатып алу, төзү;
авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен объектларны җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус транспорт белән тәэмин итү;
авыл хуҗалыгы терлекләрен (дуңгызлардан тыш), кош-кортларны һәм балык үрчетү материалын сатып алу.

Барлык сораулар буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Алия Рәсим кызы Вәгыйзовага мөрәҗәгать итәргә була. Телефоны: (8552) 70-01-11. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев