Төерле дерматит авыруын кисәтү өчен районда 16 меңгә якын малга вакцина ясалган
Мөгезле эре терлекләрдә еш очрый торган куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып төерле дерматит (нодуляр дерматит) авыруы санала. Ветеринария тармагы белгечләре сүзләренчә, ул бер хайваннан икенченсенә бик тиз йога. Әгәр дә мал-туарда була торган йогышлы авыруны вакытында ачыклап, тиешле чараларын күрмәсәң, аның бик зур икътисади зыян китерүе дә ихтимал, дип билгеләп үтәләр белгечләр. Төерле дерматит терлектә ничек башлана соң? Әлеге чирдән нинди саклану чаралары бар? Сорауларга җавап эзләп карыйк.
Районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова аңлатуынча, төерле дерматит белән авыручы сыерларның гадәттә сөте кими, еш кына буазларның бозаулары корсагында үлә, авырган үгезләрдә исә үрчем булмый. Авыру терлекләрне бизгәк тота, тиреләре, лайлы ярылары, лимфа системасы зарарлана. Тиредә төеннәр (уннан алып берничә йөзгә кадәр) барлыкка килә. Сыерларның нормаль тән температурасы 38-38,5 градус булса, инфекция эләккән очракта, ул 40-41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Хайваннар бик тиз ябыга, күз hәм борыннан сыекча чыга. Савым сыерларда исә мастит башлана. Бу чиргә нәселле хайваннар аеруча бирешә, ә терелгәннәре озак вакыт вирусны йөртүчеләр булып кала.
– Вирусны, нигездә, талпаннар, чебеннәр һәм башка канечкеч бөҗәкләр тарата. Шулай ук бу чир зарарланган мал азыгы, су, һава һәм сөт аша да күчәргә мөмкин, – ди районның баш эпизоотологы.
Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 16 меңгә якын мөгезле эре терлеккә һәм 3 меңгә якын мөгезле вак терлеккә ветеринария хезмәте күрсәтелә.
– Төерле дерматит авыруын кисәтү өчен районда мөгезле эре терлекләрне вакцинацияләү үткәрелә. Инде 15960 баш малга вакцина ясалды. Көзге-кышкы чорда маллар рационында витаминнар кулланыла. Шулай ук авырудан профилактика чаралары буларак дегельминтизация (канечкеч бөҗәкләрне куркыту өчен эшкәртү ысулы) үткәрәлә. Малларның өстенә «Биолайф» даруын да сиптерәбез, – ди Әлфира Әнсәровна.
Районның ветеринария белгечләре мөгезле эре терлекләрне асраучы тукайлыларның сак hәм уяу булуларын сорый. Районга авыруны кертмәс өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөhим:
малны кайсы да булса төбәктән алып кайтыр алдыннан гариза язу кирәк. Бу малны алып кайтасы төбәктәге чирләр буенча иминлекне ачыклар өчен эшләнә;
тиешле документлары булмаган, чыгышын белмәгән терлекләрне читтән кертмәскә;
чит республикадан кайткан терлекне карантинга куярга;
район ветеринария хезмәткәрләре малга вакцина ясатуны таләп иткәндә каршы килмәскә;
терлек чирләп киткәндә район ветеринария хезмәткәрләренә 46-80-42 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк, – дип искәртә районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев