Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлык көздән әзерләнә

Районның игенчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларында яңа культуралар, бөртеклеләрнең яңа сортларын үстерүгә, орлык җитештерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Чөнки күп хуҗалыклар орлыкчылык белән шөгыльләнә. Хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов киләсе ел өчен чәчүлек орлык әзерләү турында сөйләде.

Орлык яңарту, минераль ашламаларны дөрес куллану, чүп үләннәренә, зарарлы бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы көрәшү, туфрак эшкәртү технологиясен камилләштерү – болар барысы да мул уңыш алуның шартлары. Игенчеләрнең аларны үтәп эшләве нәтиҗәсендә быел районда бөртеклеләрнең тулаем уңышы 177400 тонна тәшкил итте, һәр гектардан 40,5 центнер икмәк алынды. 
Быел район буенча барлыгы 11224 тонна орлык әзерләнде. Ягъни хуҗалыклар бөртекле һәм кузаклы культураларның югары сыйфатлы орлыкларын киләсе ел өчен җитәрлек итеп туплады. Амбарларда орлыклар әйбәт саклана, склад мөдирләре һәм белгечләр аларны даими күзәтеп тора. 
Сортларга килсәк, язгы бодайның Йолдыз, Иделле, Экада-109, Экада-70, Ульяновская-105, Симбирцит, Тулайковская-108, Бурлак, Экада-214, Никон сортларыннан барлыгы 5424 тонна бөртек орлыкка салып куелды. Арпаның Нур, Раушан, Тимерхан, Камашевский, Надежный, Памяти Чепелева дигән сортларыннан 4677 тонна орлык әзерләнде. Шулай ук 427 тонна солы (Рысак, Конкур, Всадник сортлары), 576 тонна борчак (Указ, Юбиляр, Мадонна, Памяти Хангильдина, Ямальская-305), 120 тонна язгы вика (Льговская-22) орлыкка салынды. 
Райондагы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерелә торган мәйданнарның яртысыннан күбрәге орлыкчылыкка туры килә. Орлык җитештерү белән биш хуҗалык шөгыльләнә: «Кама» агрофирмасы, С. Сәйдәшев исемендәге предприятие, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Р-Агро» һәм «Гигант» җәмгыятьләре. Алар ел саен үзләрен тәэмин итәрлек һәм район хуҗалыкларына тәкъдим итәрлек, республика районнарына чыгарырлык орлык әзерли. 
«Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы хезмәткәрләре 2021 ел өчен орлыкларга апробация үткәрде, алар теркәп куелды. 
Орлык әзерләү һәм саклау шартларын тиешле дәрәҗәдә тоту максатыннын, С. Сәйдәшев исемендәге предприятиедә орлык чистарту линиясе реконструкцияләнде, куәтлерәк заманча машиналар урнаштырылды. Кама агрофирмасы белән С. Сәйдәшев исемендәге предприятие республикада беренчеләрдән булып фотосепараторлар алдылар. Әлеге чистарту җайланмасы аша узган бөртекләр әйбәт тишелә, уҗымнары тигез булып үсә. 
Ә чәчүлек орлыклар лабора-ториядә тикшерелә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, быел аларның дымлылык, чисталык һәм башка күрсәткечләре әйбәт. Көздән бөртекле культуралар 13 мең гектар мәйданда чәчелде. Көзге бодайның Скипетр, Казанская-560, Льговская-4, Поэма, Прииртышская, Умка, Базальт, Вьюга һәм арышның Памяти Кунакбаева, Подарок дигән сортлары матур гына булып тишелде. Алар кышка әйбәт хәлдә керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев