Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов:  «Уңыш һава торышына гына бәйле булырга тиеш түгел»

«Авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары« – Тукай районында ТР Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында шул темага сөйләшү булды. Анда Кама аръягы төбәге районнары башлыклары, хужалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм белгечләр катнашты. 

Киңәшмәне ачып, Марат Әхмәтов 2018 ел нәтиҗәләреннән бик үк канәгать булмавын әйтте. Планда булган 5 миллион тонна ашлыкның 3,9 миллион тоннасы гына җыеп алынган. Моңа, әлбәттә, һава торышы йогынты ясады – җәй коры килде. Министр исә бу сылтауны кабул итми: «Уңыш һава торышына гына бәйле булырга тиеш түгел», – дип саный. 
Быел республика басуларында бөртекле культуралардан алынган уңыштан тыш, 2,1 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алынды, терлекләр өчен 1,6 млн тонна азык берәмлеге әзерләнде. Ашлык җитештерү буенча уңышлы эшләүче районнарның беренче өчлегенә Сарман, Зәй, Тукай районнары керде. Аларда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 29 центнердан артык уңыш алынды. Кызганычка каршы, начар күрсәткечләр дә җитәрлек. Шуларны исәпкә алып, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов игенчелек тармагын нәтиҗәле итү мөмкинлекләрен анализлады. Нигездә, бу эш сыналган алымнар – агротехник чараларны тиешенчә үтәүдән гыйбарәт. Әйтик, югары сыйфатлы орлык куллану, минераль ашламалар кертү һ.б. Авыл хуҗалыгы белгече үз чыгышында җир эшкәртү технологияләренә җентекләп тукталды. Югары уңыш алыйм дисәң, туфракта дым саклау мөһим, дип ассызыклады. Моның өчен сөрү, тырмалау эшләрен тиешле срокларда, дөрес итеп башкарырга кирәк. Аннары рапс һәм борчак культураларының туфракка уңай йогынты ясавын да күз уңында тотарга кирәк. Алар туфракны биологик юл белән көпшәкләндерә, чөнки аларның тамырлары туфракка тирән үтеп керә һәм йомшарта. Тәҗрибәле агрономнар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Кызганыч, күп урыннарда авыл хуҗалыгы белгечләре үзләре дә әзерлекле түгел. Шуннан чыгып, Кама аръягында авыл хуҗалыгы уку йортының филиалын булдыру идеясе актуаль. Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, кызыксындыру чаралары күрү мәсьәләләрен дә күтәрде. Шушы позицияләрне үтәгәндә югары уныш алып була, диде ул. Уңай мисаллар исемлегендә Тукай районының Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгын китерде. 
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагына анализ ясады. Бу уңайдан иң яхшы районнарны атады һәм күрсәткечләренә туктады.
Әйтик, Тукай районы ел дәвамында 7 баскычка күтәрелгән, ул – 23 урында. Районда тәүлегенә 69 тонна сөт савыла, узган ел белән чагыштырганда, бу 17 процентка артыграк. Бер савым сыердан иң күп сөт «Ирек» җитештерү кооперативында (22 кг) һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта (17 кг) савыла. Әлеге уңышларга бәйләп, районның киләчәге терлекчелекне интенсив үстерүгә турыдан-туры бәйле, дип ассызыклады министр урынбасары. 
Үзенең чыгышында ул һәр хуҗалыкның эшчәнлегенә аерым тукталды. Терлекчелек рейтингының яхшылар төркеменә кергән «Гигант» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларның уңышларын билгеләп үтте. «Р-Агро», «Ярыш» хуҗалыклары һәм «Биклән» җитештерү кооперативында да уңай динамика күзәтелә. Тик житәрлек түгел, диде. Министрлык вәкиле терлек асрауда югары технологияләргә күчү кирәклегенә аерым тукталды. «Ат белән салам ташып ашатып, югары продукция алып булмый», дип шелтәләде ул артта калган хуҗалыкларны. Көтүлекләрдән торакларга кайткан малларның азык белән тиешенчә тәэмин ителмәвен дә тәнкыйтьләде. Яңа елга беренчел бурычларны аныклап, кышкы чорда терлекләрне ашату һәм асрау буенча алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча укулар оештыру зарурлыгын ассызыклады. Малларны ашату һәм асрау технологияләрен шәхси контрольгә алуның мөһимлеген басым ясап әйтте. Терлекләр өчен катнаш азык җитештерүгә дә игътибар итәргә, моның өчен яңа агрегатлар кулланырга кирәк, диде югары белгеч. 
Зона семинарында әйтелгәннәргә йомгак ясап, ТР премьер министры урынбасары, азык-төлек министры Марат Әхмәтов хуҗалык житәкчеләрен югары табыш алу өчен уйлап эш итәргә чакырды. 
– Һәркайсыгызның, үз мөмкинлекләреннән чыгып, реаль эш планы булырга тиеш, – диде ул. – Бүген терлекчелек тармагында беренчел хәл ителергә тиешле мәсьәләләр – җылы сулы улаклар булдыру, малларны мастит, тояк авыруларыннан дәвалау, рационга баланслы азыклар кертү. Игенчелектә исә төп бурыч – туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклау. Иң мөһиме, алдан ук барлык технология чылбырын финанс яктан тәэмин итүне кайгыртырга кирәк, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев