Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр батырлары 

Аяз, коры көннәр игенчеләргә урып-җыю эшләрен кызу темплар белән алып бару мөмкинлеге бирә. Бүген район буенча 30,7 мең гектар мәйданнан 121,1 мең тонна ашлык җыеп алынды. Бу планның 71 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш – 39,7 центнер. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

Район башлыгы Фаил Камаев кичә хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән танышты. «Җидекөнлек» нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән 11 комбайнчыга акчалата премияләр тапшырды.
Бу атнада иң күп бүләкләнүчеләр «Гигант» хуҗалыгында. Берьюлы биш кыр батыры. «Акрос», «Дон» кыр корабларын иярләүче егетләрнең эш күрсәткечләре район буенча иң югары.
Рамил Шәйхетдинов, Ирек Димөхәммәтов, Флорис Миңнегалиев өчесе дә бер атна эчендә уртача 420шәр тоннадан артык ашлык суктырган. Егучылар арасында алдынгылар Ринат Шәйхетдинов һәм Илгиз Шәйдуллин. Алар икесе дә «МакДон» чапкычы белән 150-180 гектар җир урган.
– Безнең максат – азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче хезмәтчәннәргә төрле яклап ярдәм күрсәтү, аларның эшен күрү һәм бәяләү, – диде район башлыгы Фаил Камаев премияләрне тапшырганда. Ул кыр хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде. 
«Ярыш» хуҗалыгында бер атна эчендә Динар Шәйхаттаров «КЗС» комбайнында 204 тонна бөртек суктырган. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында бу атнада «Нива» комбайнында Илмир Шәфыйков 247 тонна бөртек суктырган. «Кама-Бекон» хуҗалыгында «Джон Дир» комбайнын иярләгән Александр Колпаковның күрсәткече 462 тонна. «Ирек» җитештерү кооперативында исә Фәрит Гатауллин «МакДон» комбайны белән 206 гектар мәйданны урган.
Бу көнне комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне «Кама» агрофирмасы басуларында «Нью-Холланд» комбайнында 510 тонна бөртек суктырган Илнур Этикбаев, шул ук маркалы комбайнда 457 тонна күрсәткеченә ирешкән Фирдәвес Галимәрданов та алды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев