Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Корбанга чалынасы мал сәламәт булсын 

Бөтен дөнья мөселманнарының төп бәйрәмнәреннән берсе – Корбан гаете якынлаша. Ул быел 20 июльгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала. 


Корбанлык малны чит төбәкләрдән яки күрше-тирә районнардан алып кайтучылар бар. Андый кешеләр ветеринария хезмәте җиткергән таләпләрне үтәргә тиешләр.
Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин хәбәр итүенчә, чит төбәкләрдән Татарстан территориясенә терлекләрне санкциясез алып кайтуның ике очрагы билгеле булган инде. Ике очракта да авыл җирлеге башлыклары уяулык күрсәтеп өлгергән – ветеринария хезмәтенә хәбәр иткәннәр. Ә терлекләр Россельхознадзор һәм ветеринария инспекциясе белән берлектә кире элеккеге хуҗаларына озатылган.
Корбан бәйрәменә ниятләп читтән алып кайткан мал нинди булырга тиеш? Аны алып кайтучыларга нинди саклану чараларын үтәгә кирәк соң?
Ленар Радикович аңлатуынча, беренчедән, терлекләрнең идентификацияләнгән булуы шарт, колакларында моны дәлилләүче «алка» булырга тиеш. Икенчедән, читтән кертелгән малларны башкалар белән кушарга ярамый. Алып кайту белән аларга ветеринария белгечләре күзәтүен үткәрергә, бруцеллезга тикшерү һәм түләмәгә каршы вакцина ясатырга кирәк. Өченчедән, ниятләп алып кайтып та чалынмый калган маллар, шулай ук бруцеллезга тикшерү үткәреп һәм түләмәгә каршы вакцина ясатып, 21 көн карантинда тотылырга тиеш. Әм иң мйһим шарт – мөгезле вак терлекне Россиядән читтәге регионнардан алып кайтканда моны баш ветеринария идарәсе белән килешү мәҗбүри.
Әлеге мәсьәләдә тулырак белешмәне 46-40-61, 8-917-220-21-64 телефоннарына шалтыратып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев