Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама»да чөгендер «өсте»

«Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре 12 августта шикәр чөгендерен казырга тотынганнар иде. Айдан артык инде агрофирма кырларында кызу эш кайный. Юлларда бүген чөгендер төяп Зәй шәһәренә юл тотучы күпләгән машиналар. Агрофирма басуларында утыртылган 3500 гектар татлы тамыразыкның 1800 гектары казылган инде. 

Бүген чөгендер алучылар бригадасы Яңа Троицкий бүлекчәсенә кергән Шилнәбаш авылы басуында. Моңа кадәр алар Яңа Бүләк басуында эшләгән. Анда 600 гектар мәйдан казылган. Көннәр коры торганда җитәкчелек бригаданы Шилнәбаш басуына күчерергә карар иткән. Чөнки яңгыр яуса бирегә керергә авыррак булачак. Яңа Бүләктә әле тагын 500 гектар җирне казыйсы калган. Шулай ук чөгендер Теләнче Тамак басуларына да утыртылган. Анда шулай ук гомуми мәйдан 1100 гектар.
– Уңыш бик яхшы, – дип билгеләп үтә агрофирманың әйдәп баручы агрономы Минталип Кәримов. Чыннан да, басулар ямь-яшел булып, гөрләп утыралар. Рәт арасында чүбе дә күренми. Элеккеге кебек гектарлап чөгендер арасын утаган көннәр инде артта калды. Хәзер чөгендер игүнең үз технологияләре. Агрофирма белгечләре әйтүенчә, уңыш соңгы елларда аерата яхшы чыга. Быел, әйтик, гектарыннан уртача 450 центнер алалар. 
Чөгендерне өч комбайн казый. Алар тәүлек буена эшли. Куәтле техникаларда алты комбайнчы бер-берсен алыштыра. Алар – әтиле-уллы Наис һәм Илгиз Моратовлар, Рафил Хәлиуллин, Рөстәм Яхин, Илнур Нәзиров, Айнур Сөендеков. Барысы да тәҗрибәле комбайнчылар. Тәүлегенә уртача 60 гектар мәйданны казыйлар. «Чөгендере яхшы булгач, эшлисе килеп кенә тора. Монда өченче сезоным инде», – ди Теләнче Тамак авылы егете Рөстәм Яхин. Озаклап сөйләшеп торырга вакытлары юк. Бер минутны да бушка уздырмыйлар чөгендерчеләр. 
Төягеч техникада Марат Җиһаншин. Ул иртәнге сәгать 5тән эшне башлый. Йөк машиналары инде төннән үк чиратка тезелә. Без барганда, сәгать иртәнге 8.30ларда 15-20ләп машина төягәнне көтеп тора, бу вакытка инде 35 йөк машинасы, төялеп, Зәйгә юл алган иде. Көненә уртача 1700 тонна чөгендер шикәр заводына озатыла. Шилнәбаш авылы янындагы бу басуда барысы 1321 гектар мәйданда татлы тамыразык утыртылган. 23 сентябрь иртәсенә, без барган вакытка, аның 193 гектарын казыйсы калган иде. 
Төягән вакытта чөгендерләргә махсус җиһаз ярдәмендә су сиптерәләр. «Очлары сынмасын өчен шулай эшләнә. Чөнки чөгендернең иң баллы урыны нәкъ менә очында», – ди бүлекчә башлыгы Равил Илдарханов. Марат Җиһаншинның төяп җибәрүе белән генә эш бетми, арттан махсус тракторда калган чөгендерләрне җыеп баралар. Техника чөгендер чорында басудан кайтып тормый, ягулык тутырган машина басуларны көненә әллә ничә мәртәбә урый. 
Һава торышы уңай торса, казу эшен октябрь аена тәмамларга планлаштыралар «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев