Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермер Миңнехуҗин ташландык җирдә көзге бодай чәчә

Татарстанда ташландык авыл хуҗалыгы җирләре белән бәйле мәсьәлә шактый актуаль булып тора. ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел май аенда эш сәфәре белән районга килгән вакытта аграрийларга ташландык җирләрне киметү бурычы куйган иде. Хәер, районда аларны файдалануга кертү буенча актив эшчәнлек аңа кадәр үк башланган иде инде.

Бу көннәрдә «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бакчасарай авылы янәшәсендә урнашкан 470 гектарлы басуны сөреп, шул мәйданда көзге бодай чәчүгә керештеләр. Әлеге җир 27 ел буе ташландык хәлдә булган. Эшкәртелми яткан җирләрне файдалануга кертү сәясәтен хуплап, «Гигант» хуҗалыгы да Ильбухтино авылы янәшәсендә урнашкан 350 гектар мәйданны эшкәртеп, шунда көзге куьтуралар чәчте. Әлеге җирләр исә 5 ел дәвамында сөрелмәгән һәм чәчелмәгән булган.
Без килгән көнне «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшкәртелгән җиргә чәчкечләрен таккан тракторларны тезеп, чәчүне башларга әзерлек сызыгында торалар иде. Бирегә үк башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев та килде.
– Җирдә дым бар, шунысы сөенечле. Чәчүне дә катлаулы минераль ашламалар белән башкарачакбыз. Беренче ике елда югары уңышка өмет итмибез, җирнең ияләшәсе бар. Өченче елга яхшы нәтиҗә көтәбез, – диде крестьян-фермер хуҗалыгының җитәкчесе Равил Миңнехуҗин.
– Ташландык урыннан мондый басу ясагач бик яхшы инде. Шуны ассызыклыйм – кемнең жире бар, шул җиңүче булачак, – дип, эшләнгән эшкә бәя бирде башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев.
– Чәчүдә дүрт чәчкеч эшләячәк. Шуның икесен быел гына Мөслим районыннан алып кайттык. Берсе 1 млн 400 мең сумга төште. 40х60 программасы белән алынды. Калган икесен дә шуннан ук алган идек, инде өченче ел эшлибез. Көннәр коры торса, биредә бер атнада чәчүне төгәлләрбез дип уйлыйбыз, – диде хуҗалыкның агрономы Харис Кадермәтов.
Октябрь аенда хуҗалыкта 6 мең тонна бөртек сыйдырышлы ашлык складын сафка бастыру планлаштырыла. Биредә ашлык киптергеч, бөртек калибрлаучы җайланма да урнаштырылачак. Алга таба бу киптергечкә районның башка фермерларына да үз ашлыкларын алып килү мөмкинлеге биреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев