Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чөгендер алабыз, кәбестә җыябыз, туфракны кышка әзерлибез

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов хакимияттә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы эшләренең бүгенге торышына кыскача анализ ясады. 

Хәзерге көндә «Кама» агрофирмасы кырларында шикәр чөгендере җыю дәвам итә, бүгенгә 86 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Район хуҗалыкларында бәрәңге алу эшләре тулысынча тәмамланды. Тулаем 7945 тонна бәрәңге җыеп алынды. «Р-Агро» хуҗалыгында соң өлгерә торган кәбестә алу дәвам итә. Бүгенгә 35 гектардан 2485 тонна кәбестә җыелган.
Җирне кышка әзерләү эшләре соңгы гектарларда бара – бүгенгә планның 95 проценты эшкәртелгән. Кыр эшләре белән берлектә район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюга әзерлек башланды.
4 октябрь көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә фермалар, машина-трактор парклары, яшелчә, ашлык складларында баручы капиталь ремонт һәм силос-сенаж базларын төзү турында сөйләштеләр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әлеге эшләрне 20 октябрьгә кадәр төгәлләү бурычы куйды.
Терлекчелек тармагына килгәндә, бүгенге көндә район хуҗалыкларында 15,4 мең баш мөгезле эре терлек, 251 мең дуңгыз, 5590 сарык исәпләнә. Тугыз айда 20,5 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан савылган сөт 4058 килограмм тәшкил иткән. Бу 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 166 килограммга күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев