Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы савымчы, уңган хуҗабикә

Биектау районында ел саен үткәрелә торган республикакүләм сыер савучылар бәйгесе узды. Анда Тукай районының данын яклап «Гигант» хуҗалыгы савымчысы Әлфирә Солтанова чыгыш ясады. Районның алдынгы сыер савучысы ял йортына юллама белән бүләкләнде.

Алдынгы сыер савучы белән якыннанрак танышу өчен Яңа поселогына юл тоттык. Әйтергә кирәк, поселок төзек, урамнарның буеннан-буена кирпечтән салынган, чәчәккә күмелгән заманча йортлар тезелеп киткән. Шундый «ялт иткән» ике катлы йортның берсенең капка төбенә килеп туктадык. Биредә эшкә кулы яткан, тырыш хуҗалар гомер иткәне әллә кайдан күренеп тора. 
Безне Әлфирә ханым һәм аның тормыш иптәше Фәнгыйль әфәнде каршы алдылар. Әйтергә кирәк, әлеге пар беренче күрүдә үк кунакчыл һәм ягымлы булулары белән игътибарны җәлеп итте.
Солтановларның ишегалдында, йорт эчендә дә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Өй эче аеруча зәвык белән эшләнгән. Йорт тулы чәчәк һәм гөлләр. Хуҗаларның әйтүенчә, әлеге йортны алар 2015 елда гына салып кергәннәр.
Әлфирә Солтанова замана хатын-кызларының бар сыйфатын үзенә туплаган – җор телле, шук, тырыш, кайгыртучан ана һәм тугры тормыш иптәше, шуңа өстәп йөзгә чибәр, буйга зифа ханым. Ире Фәнгыйль исә җитди, аз сүзле кеше. Әлфирә ханым иренең барлык башлангычларын хуплап, көч биреп торучы. «Хатыным белән бик тә горурланам», – ди ул.
Әлфирә ханым тумышы белән Актаныш якларыннан. Ишле гаиләдә туган кызга әти-әнисенә ияреп, кечкенәдән үк колхоз эшенә җигелергә туры килә. Нәкъ шул вакытта ул беренче тапкыр сыер савучы һөнәре белән таныша. Мәктәпне тәмамлагач, килешү буенча элеккеге «Татарстан» колхозына савымчы булып урнаша. 17 яшь кенә булуга карамастан, тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, җиренә җиткереп эшләргә тырыша.
Әлфирә ханым сүзләренчә, аның шәһәрдә китеп уку йортына керү теләге була. Әмма язмыш башкача хәл итә... Яңа йорт салу белән мәшгуль булган әти-әнисенә булышу нияте белән Әлфирә авылда кала. Нәкъ шул вакытта ул сыер савучы эшенең гомерлек һөнәренә әйләнәчәген аңлый. Бу 1985 еллар башы була. 
Колхозда эшләгәндә ул сөт машинасы йөртүче Фәгыйль белән таныша, егет белән гаилә коралар. Дүрт ел колхозда эшләгәч, яшь гаилә бәхет эзләп чит җирләргә китәргә карар кыла. Таныш-белешләр аша Тукай районындагы алдынгы «Гигант» хуҗалыгы турында ишетәләр. Хезмәт шартлары да кызыктыргыч – биредә яшь белгечләрне фатир белән тәэмин итәләр икән. Солтановлар озак уйламыйча поселокка юл тоталар. Фәгыйль әфәнде терлекләргә азык таратучы, Әлфирә ханым савымчы булып урнаша. Намус белән, тырышып эшләргә, хуҗалык җитәкчесенең ышанычын яуларга тырышалар алар. Яңа җиргә урнашу чорында ул вакыттагы хуҗалык җитәкчесе Нәҗип Зыятдиновның зур булышлык күрсәткәнен Солтановлар аеруча җылы итеп искә алалар.
– Нәҗип Зыятдинов безне бик яхшы каршы алды. Күпкатлы йортларның берсеннән фатир бирде. Хезмәтебезнең нечкәлекләренә, эш тәртибенә янәдән өйрәтте. Бер йомышны да кире какмады, аякка басуда иң зур булышлыкны ул күрсәтте, – дип сөйлиләр алар. 
Әлфирә ханым элеккеге чорда күп нәрсәне кул белән эшләгәнне искә ала. Он бушату, чиләкләп сөт ташу дисеңме... Хәзер, билгеле, хуҗалыкта кул эше кимеде, бар да автоматлаштырылган. Азык та махсус техника белән таратыла, савылган сөт тә торбалар буенча туры суыткычка ага. Якын арада «Гигант» хуҗалыгында яңа саву залы сафка басачак. Ул вакытта эш тагын да җиңеләер дип өмет итә Әлфирә ханым.
Бүген сөт саву процессы нигездә механикалаштырылган булса да, сыер саву барыбер җитди хезмәт булып кала. Ул катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, төркемдәге 50 сыерның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 4тә тору гына ни тора. Берничә сәгать бертуктаусыз аягөсте эшләү дә хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт. Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер ягы – сыер савучылар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез һәр көнне эшли. Чөнки сөт җитештерү – хуҗалыкның төп локомотивы, икътисади иминлеге.
Хатын-кызны бит әле өендә мең дә бер мәшәкать көтә: ашарга пешерү, өй җыештыру, балаларның, ирнең өс-башын тәртиптә тоту, гаилә учагын саклау. Әлфирә ханым бу эшләрнең барысын да бер дә иренмичә, бар күңелен биреп башкара. Өстәл тулы камыр ризыгы, бакчада рәт-рәт төрле җиләк-җимеше, яшелчәсе үсә. «Минем зур терәгем – ирем Фәгыйль. Бар эшне бергәләп башкарабыз», – ди Әлфирә ханым. Балалары Ринат, Айрат, Алия дә әти-әниләре кебек тормышка теш-тырнагы белән ябышкан. Әниләре эштә булганда, егетләр идән дә юганнар, ипи дә салганнар, каралты-курага күз-колак булганнар, төпчек сеңелләре Алияне бакчага да озатканнар. 
Менә шундый тынгысыз, зур көч һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәттә 30 елга якын гомер үткән дә киткән. Бүген Әлфирә Солтанова хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы. Узган ел ул бер баш сыердан 6832 килограмм сөт сауган. Һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешкән, район бәйгеләрендә җиңгән, инде өч мәртәбә республика күләмендәге сыер савучылар бәйгесендә катнашкан. 
Әлфирә ханым үз уңышлары, тормыштагы иминлеге өчен хуҗалыкның бүгенге җитәкчесе Риф Имамовка да бик рәхмәтле. «Хезмәт кешесенең эшен күрә белә, хөрмәтли. Бер генә мәсьәлә дә җитәкчебезнең игътибарыннан читтә калмый, гади эшченең барлык проблемаларын да хәл итәргә тырыша. Яңа йорт салыр өчен 12 сутый җир бирде, төзү эшләрендә дә һәрвакыт булышып торды. Риф Хәнифович кайгыртучан, тырыш хуҗа, белемле җитәкче. Хезмәтебезне җиңеләйтү өчен барысын да эшли, ел саен эшебездә яңа алымнар кертә. Безгә шундый зур игътибар булганда, күңел үсә, сөенә-сөенә, тырышып эшлибез. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә», – ди ул. 
Билгеле, бүгенге яшьләр авылда төпләнергә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә атлыгып тормый. Әлфирә Солтанованың фикере башкача.
– Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең иртәгәге көнгә ышанычы бар, тамагы тук, өсте бөтен була. Ә сыер савучы ул һәрвакыт кирәкле һөнәр. Авыл җирендәге киң, иркен йортны, үз бакчаңны шәһәр җирендәге таш фатирга алыштырып буламыни! Авылда эш юк дип зарланучылар бихисап. Эштән курыкмаган, тырыш кешегә бар җирдә дә эш бар, – ди ул. 
Бүген тулы канлы тормыш белән яшәүче Солтановлар киләчәккә дә матур планнар корып гомер итә. Хыялларының тормышка ашасына шик юк. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – диләр мондый эшсөяр гаиләләр турында.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X