Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Сөт “чишмәләре” саекмас

Элек-электән авыл халкы мал тотып, шуның файдасын күрергә тырыша. Ите, сөте, йомыркасы дигәндәй – үзләренә генә түгел, сатуга да киткән. Шулай да, һәр йортта тавыгы белән бергә һәрвакыт асрала торган мал ул сыер булгандыр мөгаен. Ә менә көче җиткән, хәллерәк хуҗалыкларда ике, өч хәтта дүртәр сыер асраганнар.

Алсу Тимерханова. 

Соңгы елларда авылда эре мал тотучылар саны кимеде дисәк тә,  хөкүмәт ярдәме яки үз теләге белән сөт малын тотучылар саны бу араларда артуга китте. Һәм ул кешеләрнең күбесе өчен гаиләсеннән артып калган сөтне хөкүмәткә тапшыру – тере акча күрүнең бер ысулына әйләнде.
 –  Безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөт кабул итүче 8 сөт җыючы бар иде. Май аена район буенча сөт җыюның уртача бәясе бер килограмм өчен 23 сум тәшкил итте. Бу республикада иң түбән күрсәткечләрнең берсе иде. Район җитәкчелеге моның белән тулаем килешмәде һәм сөт тапшыру халыкның, сыер тотучының ай саен акча керү чыганакларының берсе дип, ярдәм итү максатыннан, сөт тапшыру бәяләрен арттырырга кирәк, дигән фикергә килде, – диде Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча беренче урынбасары Илмир Җәббаров. 
 Әлеге мәсьәлә буенча район хакмимятендә май һәм июнь айларында сөт җыючылар чакырылып, җыелышлар уздырылды. Анда сөт хакын арттыру, акчаны халыкка вакытында түләп бару кебек билгеле таләпләр куелды. 
–  Вакытында акча түләп бару буенча алай кыенлыклар юк, ләкин сөт җыючылар сөт бәясен арттырсалар да, ул без теләгән күләмдә булмады. Мәсәлән, 22 сум булганнары сөтне 24 сумнан җыя башлады, 23 сумнан җыйганнары 25 сумнан җыя башлады. Без исә сөтне кимендә 26 сумнан җыярга дип куйган идек бәяне. Шуннан соң, әлеге хәлне тирәннән тикшерергә тотынгач, сөт җыючылар халык һәм сөт җитештерү предприятиеләре арасында арадашчы булганга, моның сөт бәясенә йогынты ясавы ачыкланды. Бу сөт җыючыларның эшендәге чыгымнары белән бәйле һәм аларның акча эшләргә тырышулары начар түгел. Гомумән, шәхси хуҗалыкларда сыер тотучылар ун, егерме литр сөт өчен әйтик, Алабуга шәһәренәдәге сөт җитештерү предприятиясенә барып йөри алмый бит инде. Районда сөт җыючылар булырга тиеш. Шуннан соң инде без Мөслим районында сөт җыю, сөт эшкәртү буенча күп еллар уңышлы эшләп килүче кооперативка мөрәҗәгатъ иттек, – диде Илмир Җәббаров. 
 Әлеге кооператив директоры Фаит Шәймурзин районга килеп, сөт җыючылар белән очрашкан, аларга Мөслимдәге сөт заводы белән эшләү тәкъдим ителгән. Ләкин Алабугадагы сөт заводы белән эшләү күнегелгәнме, кооператив белән эшләргә теләүче сөт җыючылар табылмагач, кооператив үзе район авылларында сөт җыюга керешкән. Завод белән халык арасында арадашчылар булмагач, сөт тапшырган өчен түләнүче сөт бәясе дә биредә югарырак икән. Сөтнең килограммын кооператив 28 сумнан кабул итә. Илмир Җәббаров сүзләренә караганда, кышын бәя 30 сумга кадәр күтәрелер дип көтелә. 
–  Хакимияттә үткән җыелыштан соң без авыл җирлекләренә чыгып мал асраучы халык белән дә очраштык. Үзебезнең нинди оешма булуыбыз хакында, әлеге тармакта 2010 елдан бирле арадашчыларсыз эшләвебез, шул сәбәпле сөтне кыйммәтрәк бәядән кабул итүебез турында, Мөслимдәге заводның эше турында сөйләп аралашып алдык. Һәм ышанган халык беренче көннән үк безгә сөт тапшыра башлады, – дип сөйләде коопертивның генераль директоры Фаит Шәймурзин. 
 Бүгенге көндә коопертив Мусабай Завод, Иске Дөреш һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә сөт җыя. Халык башта яңа сөт җыючы оешмага бераз сәерсенеп кенә караса, әкеренләп аңа ияләнеп килә икән. Моны кооператив тәэмин итүчесе Айнур Шәймурзин да билгеләп үтте: 
– Халык башта безне чыннан да бераз ышанычсызлык белән кабул итте. Бу аңлашыла да, бер дә ишетмәгән ниндидер яңа сөт җыючы белән эшләве читенсендерә, ләкин барын да аңлатып, сөйләп биргәч ышанучылар табылды. Сөт акчасын вакытында, әйтелгән бәядән түләгәч,  безнең намуслы эш итүебезгә ышанып, сөт тапшыручылар саны көннән-көн арта башлады. Әлегә без көненә нибары 300-350 килограмм гына сөт җыеп алабыз, ләкин безнең Тукай районында эшли башлавыбызга 7 августта бер ай гына булды әле, – диде Айннур Фоат улы. 
 Районда сөт җыя башлау өчен кооператив яңа «Газель» машинасын сатып алган, аны җиһазландырып юлга чыгарган. Әгәр дә районда коопертивның сөт җыю буенча йөкләнеше артса, аларның тагын бер шундый машина сатып, эшләтеп җибәрергә ниятләре бар.
 
Вставка: Хөкүмәткә сөт тапшыручы авыл халкы хәзерге сөт бәясеннән һәм авылларында эшләүче сөт җыючылардан кәнәгатьме?
Теләнче Тамак авылында яшәүче, 7 сыер асраучы ир (исемен язмаска үтенде): «Савып алган сөтне бозауларга эчерәбез, артык калганын авылыбызда эшләүче сөт җыючыга тапшырабыз. Ул аның килограммын 24 сумнан кабул итә. Киләчәктә бәяләр әзрәк күтәрелсә, әйбәт булыр иде». 
Гөлчәчәк Хәмидуллина, Иске Дөреш авылы: «Көн саен 20 литр сөтне бер литры өчен 24 сумнан тапшырам барам әле. Бәясе аз сыман тоела шул. Чөнки кибеттәге сөтне кара да, без тапшырган майлы сөт белән чагыштырып кара. Андый сыйфатлы сөт өчен ул 24 сум әз инде. Әле бит ул сөтне савып алыр өчен ул малны күпме ашатып, чыгымнар күрәсе бар. Шулай да,үзебезнең сөт җыючыдан без кәнәгать. Бездә тагын Мөслимнән яңа сөт җыючы эшли башлаган дигәннәр иде, бәсе дә 4 сумга югарырак. Ләкин сөтне ышанган кешегә таппшыруны кулай күрәм».
 Менә шундый фикерләр. Һәрхәлдә, сөт тапшырып, тоткан малдан бераз файда күргән авыл кешесенең сайларга мөмкинлеге бар. Ә сөт җыю белән кәсеп итүчеләр арасында сәламәт көндәшлекнең булуы  – эшне сыйфатлырак башкару, бәяләрне күтәрү ягыннан гади халык өчен дә бик файдалы әйбер ул.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев