Язгы эшләргә – сәйдәшлеләр үрнәгендә
Районда язгы кыр эшләренә старт бирелде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе»нә җыелып киңәшләштеләр. Сәйдәшлеләрнең эш оештыру үрнәге белән таныштылар. Россельхозцентр белгечләренең киңәшләрен тыңладылар.
«С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ игенчелекне табышлы тармак итү өчен күп көч куя. Басуларга бары тик югары сортлы, мул уңыш бирә торган, безнең табигый шартларны үз иткән орлыклар гына чәчелә. Бодай, арпа, солының яхшы сортларын республикадагы һәм башка төбәкләрдәге хуҗалыкларга сатып әйбәт керем ала. «Орлык сатылып бетте диярлек. Өлешчә көзен түләү шарты белән алучылар бар. Клиент теләге белән капчыкка тутырып та бирәбез. Кире кайтаручы, дәгъва белдерүче юк», – диде бу хакта хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин.
Фәнни эшкә тиң орлыкчылык
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт учреждениесенең Татарстан филиалы Тукай районара бүлеге башлыгы Назим Сәләхетдинов та хуҗалыкның орлыкчылык белән яхшы шөгыльләнүен билгеләп үтте. Бодай складында күргәзмә оештырып, сәйдәшлеләр үстерә торган сортларны тәкъдим итте. Бер-ике капчык орлыктан басуларны иңләп чәчәрлек бөртек әзерләнә дип, орлыкчылык белән шөгыльләнүнең фәнни эшкә тиң булуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, Тукай районында орлыкларның 96 проценты оригиналь, элиталы һәм репродукцияле. «Быел да чәчеләсе орлыкның бер генә килосы да химик катнашмалар белән эшкәртелмичә чыгарылмый. Файдасы булсын өчен биопрепаратлар кушыла. Биопрепаратлар кулланып үстерелгән уҗымның кыяклары киңрәк», – дип тәҗрибә үрнәкләренә дә, бодайның төрле перспективалы сортларына да игътибар юнәлтте Назим Сәләхетдинов.
Ышанычлы булсын өчен тикшертергә кирәк
«Көчле хуҗалыклары «Элиталы орлыклар» системасына кергән Тукай районында язгы чәчүгә җитди әзерлек күренә», – «Россельхозцентр»ның республика филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин шулай дип игенчеләрне мактады. «Республиканың унбер хуҗалыгында, шул исәптән «Сәйдәш» белән «Гигант»та бодай белән арпаның әле исемнәре билгеле дә булмаган өр-яңа сортларын үстерү тәҗрибәсе үткәрелә», – диде белгеч һәм шул үрнәкләр белән танышырга киңәш итте.
Рәфис Хәбибуллин Татарстанга читтән керә торган кукуруз, көнбагыш, рапс орлыклары белән сак эш итәргә кушты. Узган ел республикада рапсның 11 үрнәгендә ГМО (генетик модификацияле организм) тапканнар. ГМОлы орлык җиргә чәчелсә, закон бозу саналачак, шуңа алдан тикшертергә кирәк. Тикшерү чыгымын өлешчә дәүләт каплый. Узган ел Татарстанда сатып алынган кукурузның 22 проценты, документлары дөрес булмау сәбәпле, фальсификат дип табылган, документлар дөреслеген дә тикшертеп раслау фарыз.
Рәфис Хәбибуллин орлыкларга субсидия алу шартларын аңлатты. Ул белдергәнчә, элиталы орлыкларга Россельхозцентр тикшереп раслаган мәйданнар өчен федераль бюджеттан 30 процент субсидия бирелә. Питомниклар, тәҗрибә участоклары өчен субсидия алу мәйданга түгел, орлык күләменә карап, 40 процент күләмендә республика бюджетыннан билгеләнә.
Туфракка игътибар җитми
«Биопрепараты» фәнни-җитештерү институты директоры Римма Ибәтуллина үз сүзен: «Орлыклар белән эшләргә өйрәндек, туфракка күбрәк игътибар бирәсе бар», – дип башлады. Үсемлекләрдәге авыруларның күбесе туфрактан күчүен әйтеп үтте. Шулай ук берничә төрле препарат та тәкъдим итте. Урып-җыюдан соң камылны тарката торган матдәләр кертергә киңәш итте белгеч.
«Сугыш вакытында илебезнең уңдырышлы туфрагын дошманнар хәтта эшелоннарга төяп алып чыккан. Ә без әле һаман аның кадерен белеп бетермибез», – дип сөрүлек җирләрне саклау, көч бирү өчен тукландыру кирәклеген кат-кат әйтте. Ләкин препаратлар үзебезнең туфракка ярашлы булырга тиеш. Аларны составларын, вакытын белеп кулланырга кирәк.
Хуҗалыкның «йөрәге»
«Быел Сәйдәш хуҗалыгы 85 млн сумлык орлык сата. Эшнең башы шушында», – диде оригиналь орлыклар складына кергәч «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе агрономы Рафаэль Миңнуллин. Ул биредәге сатылачак орлыкларның сортлары турында сөйләде. Мисал өчен, 19 тоннасы инде озатылып, 53 тоннасы хәзер капчыкларга тутырып куелган, сатылырга әзер элиталы рапс орлыгы моннан өч ел элек егерме килограммнан башланган булган. Тагын 200 килограмм суперэлиталы рапс сатып алынган. Шул рәвешле елдан-ел арта баручы оригиналь орлыкларның һәркайсы сорты, төре буенча аерым-аерым өелеп тора биредә. Тәҗрибә участокларында үстерелә, әле сынау үтә торганнары да бар.
Район башлыгы Фаил Камаев әлеге складны Сәйдәш хуҗалыгының «йөрәге» дип атады. Ә хуҗалык үзе – Тукай районының куанычы.
Кулга-кул тотынып эшлиләр
Терлекчелектә дә уңышлы эшләүче хуҗалыкның Мерәс бригадасындагы комплексына зоотехниклар, ветеринария табиблары җыелган иде. Биредә сөйләшү нигездә сөт җитештерү турында барды. Быел хуҗалыкта сөтне алты тоннага арттыру мөмкин булган, сыерлары 27-31 литрга кадәр сөт бирә, һәм болар күмәк хезмәт нәтиҗәсе итеп кабул ителә. «Белгечләр булмаса, егерме дүрт сәгать буе йөгереп йөрсәң дә берни майтарып булмый. Безнең белгечләребез, сыер савучыларыбыз, механизаторларыбыз тырышып эшләгәнгә, азмы-күпме уңышларыбыз бар», – диде Марат Сафин. «Басуда агроном технолог булса, биредә – зоотехник», – дип, яшь белгеч Руслан Вәгыйзов белән таныштырды.
Семинарда катнашучылар сәйдәшлеләрнең техникасын – Иске Абдулдагы һәм Мерәстәге паркларда тезелеп торучы тракторларын, культиватор агрегатларын, тырма һәм чәчкечләрен карап үттеләр. Техникалары әзер, аны яңартып торалар. Орлык чыгару өчен төягеч манипуляторлар кулланалар. Тракторчылары җитәрлек, алар да басуга чыгарга әзер.
Семинарга йомгак ясаганда, район башлыгы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәк-чесенең белгечләр әзерләүгә игътибар бирүен, яхшы эшләү-челәрне күрә һәм бәяли белүен билгеләп үтте. «Күрәсезме, нинди кешеләр кирәк бу эшләрне алып бару өчен? – дип мөрәҗәгать итте Фаил Камаев хуҗалык җитәкчеләренә. – Бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Техника паркын яңарту, төзелешне уңышлы алып бару, эре терлекчелек комплексларын кору җитәкчедән зур тәвәккәллек сорый. Ләкин аның янәшәсендә компетентлы, үз эшен белә торган, ышанычлы, таянырдай ярдәмчеләре булырга тиеш».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев