Якты юл
  • Рус Тат
  • «Яшьрәк булсак, фермага кабат килеп эшләр идек»

    Якшәмбе көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык бәйрәм оештырды. Бу юлы күп еллар шушы хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен. 100гә якын кеше Мерәс һәм Иске Абдул авылларындагы заманча яңа терлекчелек комплексларын карады. Күбесе мондагы эш шартларын күреп шаккатты. Алар бик авыр шартларда эшләгәннәр икән. Хәзер кул эшен күрмисең дә. 

    Кунакларны ике автобус йөртте. Башта Мерәс бригадасында урнашкан комплекска килделәр. Баш зоотехник Любовь Хисаметдинова бәйнә-бәйнә заманча торакта эш куелышы белән таныштырды. Сыерлар тәрбияле, чиста, аларны музыка астында савалар. Белгечләр болай иткәндә маллар тыныч, «юмарт» икәнен ачыклаган. Сыер савучыларга да рәхәт. 350 сыерны нибары 2 кеше сава. Эш сменалы итеп оештырылган. Барлык эш процессы автоматлаштырылган. Ял итү, юыну бүлмәләре бар. «Мондый шартлар безнең төшкә дә керми иде», – дип, гаҗәпләнүен яшермәде шушы хуҗалыкта 9 ел сыер сауган Сания Сафиуллина.
    Соңгы елларда Сәйдәшев исемендәге хуҗалык республика, район күләмендә еш телгә алына. Предприятие терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагын үстерү, эшчеләр хезмәтен җиңеләйтү буенча заманча технологияләргә күчә. Хуҗалык республика программаларында да актив катнашып, яңа биналар төзи, ремонтлый, техника паркын яңарта.
    Икенче тукталыш – сентябрь аенда гына Иске Абдул авылында сафка баскан заманча яңа комплекс. Ул 800 баш терлеккә исәпләнгән. Аның янәшәсендә тагын 400 баш малга исәпләнгән торак та төзелә башлаган. Өлкән терлекчеләр яңа ферманы карап йөргәндә аларга район башлыгы Фаил Камаев та кушылды. «Әллә кызыгасызмы, апалар?» – диде ул, аларның фикер алышуларын тыңлап. «Иии, яшь чак булсамы?! Монда бит җырлап эшләрлек хәзер!» – дигән җаваплар яңгырады. «1950 елда хужалыкта сыер сава башладым. Бар эшне дә кул белән башкардык – кулдан потлы чиләкләр төшмәде, ашарына да ташыдык, тиресен дә чыгардык. Сәламәтлекне югалттык. Хәзер эшләүчеләргә рәхәт икән. Кадерен белеп, рәхәтләнеп эшләсеннәр берүк», – ди 42 ел сыер сауган Фәймә Сөләйманова.
    Кунаклар әлеге бригадада ирекле рәвештә асралган 350 баш савым сыер корпусын да карадылар. Элеккеге терлекчеләр маллар алдындагы азыкка да югары бәя бирде. Хуҗалыкта маллар рационына аерым мөнәсәбәт. Терлек өчен моноазык силос, сенаж, катнашазык, минераль кушылмалар, көнбагыш түбе һәм кукуруз кушылып, азык болгаткыч аша чыгарып ясала.
    Мондый экскурсияләр мәктәп укучылары, хәтта бакча балалары өчен дә оештырыла. Өлкәннәрне болай хөрмәтләп, әзерләнеп өченче тапкыр чакырулары. Ял көне булуга карамастан, идарә белгечләре бар да эштә – кунаклар өчен мул табын, һәркайсына истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр.
    Бәйрәмне ачып сүз алган хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин мондый очрашуның кирәк булуын ассызыклады.
    – Без бүген өлкән буын алдында күпмедер имтихан тотабыз. Бурычыбыз – сез зур көчләр куеп башлаган хуҗалыкны саклап калу. Бүген уңган, эш сөючән кешеләребез бәрабәренә без игенчелек, терлекчелек күрсәткечләре буенча яхшылар рәтендә. Мондый экскурсияләрне оештыруның сәбәбе – эшебезне күрсәтеп, сездән бәяләү, куәтләү сузләрен ишетү. Иң мөһиме – буыннар өзелмәсен, менә шундый заманча шартларда эшләргә үзебезнең яшьләребез килсен иде, – диде ул.
    Район башлыгы Фаил Камаев та үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Мондый проектны башка авыллар да куллансын иде дигән теләген җиткерде.
    – Күрәм, очрашу барыгызга да тансык, сөйләшеп сүзләрегез бетми. Бу комплекслар – хуҗалыкның тоткасы. Ул аягында торгач, авылның социаль-икътисади тормышы да ныклы. Яшәү шартлары менә дигән, мал-туар асрыйм дигән кешегә хуҗалык ярдәм итеп тора. Алга таба да шулай булсын дисәгез, Марат Тәлгатович дөрес әйтә, балаларыгызны яныгыздан жибәрмәгез. Читтә бәхет эзләп йөрмәсеннәр. Мондый авылда яшәү шәһәргә караганда мең тапкыр артык, – диде район башлыгы. 
    Кунакларны хөрмәтләп чакырылган район вәкилләре – озак еллар хакимияттә эшләп, шушы авыл җирлегендә кураторлык вазифларын башкарган Фәймә Гыйниятуллина, ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл хуҗалыгы комплексы профсоз оешмасы рәисе Файсал Гыйлаев сәламләде. Авылның үзешчән коллективлары кичкә кадәр иң матур-дәртле чыгышларын тәкъдим итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: