«Ярыш»та һәркем хезмәттә
Беренчеләрдән булып районда игеннәрне чабуга «Ярыш» хуҗалыгы кереште. «Р-Агро», «Гигант» хуҗалыкларында һәм «Кама» агрофирмасында да көзге бодай, арыш кебек культураларны теземнәргә сала башладылар. Район игенчеләре ашлык суктыруга бүген, җомга көнне кереште. Алар алдында 43,8 мең гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора.
«Ярыш» хуҗалыгында көзге культуралар 200 гектар мәйданны били. Супер элиталы «Скипетр» сортлы бодайны егуга чәршәмбе иртәсендә керешкәннәр. Беренче сынауны 30 гектарлы басудан башлаганнар. Тәҗрибәле механизатор Фәнис Шәмсиев КСУ чапкычы белән кичке 5кә кадәр әлеге басуны төгәлләргә дә җитешкән.
– Ниһаять, көтеп алынган эссе һава торышы урнашты. Чабылган игеннәрнең күләме сөендерә. Якынча, өч көннән бу игеннәр суктырып алырлык була – кояш астында кибеп, җитлегеп бетәчәк. Алга таба арыш культурасын чабарга керешәчәкбез. Быел яңгырлар мул яуды, югары уңышка өмет итәбез. Ә менә урак өстендә табигать-Анабыз нинди һава торышы бүләк итәр, анысы билгесез, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.
Ярышлылар алдында 1600 гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора. Урып-җыю чорында басуда бер КСУ чапкычы, Акрос, Полесье һәи ике Дон комбайннары эшләячәк. Күптән түгел ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия биш комбайнны да төзек һәм уракка әзер дип тапты. Һәр комбайнга үз механизаторы һәм ярдәмчесе беркетелгән. Быел ярдәмче буларак, машина йөртү таныклыгы һәм иген-кырларда эшләүдә тәҗрибәләре булган ир-егетләрне эшкә алганнар. Җитәкче сүзләренчә, ел үзенчәлекле, урып-җыю чорында һәр минут кадерле булачак. Билгеле, мондый киеренке чорда белемле кадрларга күп нәрсә бәйле.
Укучылар хезмәте дә – мөһим
Ындыр табагы бүген кызган таба кебек кайнап тора. Ярышлылар бердәм булып икмәк кабул итүгә әзерләнәләр. Ашлык чистарту, киптерү машиналарының төзеклеге тагын бер кат күздән кичерелә. Рәсим Шәйхаттаров сүзләренчә, быел яңгырлар күп яугач, ашлыкның дымлылыгы югары. Шуңа күрә ашлык киптерү җайланмаларына эш күләме зур булачак. Техника белән беррәттән, складлар һәм амбарлар чистартыла, юыла, дезинфекцияләнә.
Кылны кырыкка ярырлык бу җаваплы чорда мәктәп укучылары да уртак уңышка үз өлешен кертергә тырыша. Хуҗалыкка эшкә урнаштырылган 12 укучыдан җидесе амбарларны калдык бөртекләреннән чистарту, мал торакларын җыештыру кебек эшләрне башкара. Урып-җыю чорында алар ындыр табагына кайткан ашлыкны чистартып торачак.
Калган биш укучы да бик җаваплы эштә. Алар көтү көтә. Эрнест Шәрипов, Роберт Әдиев һәм Руслан Карпов бу эштә беренче еллары гына түгел. Араларында 4нче җәен хезмәт куючылар да бар. Бу арада көтүче һөнәренең үзенчәлекләренә дә төшенергә өлгергәннәр.
– Бу бик тә җаваплы эш. Һәр сыерны күз уңында тотарга, таный белергә кирәк. Читкә дә китмәсен, артыгын да ашамасын, су эчүен дә кайгыртырга кирәк, – ди егетләр.
Укучыларны матди кызыксындыру чарасы да саллы быел. Айлык хезмәт хакы 20 мең сум тәшкил итә. Бу акчага һәрберсенең ниятләп куйган үз планы:
– Июнь аенда эшләп, беренче хезмәт хакын алырга җитештем. Әмма аны юк-бар әйбергә әрәм итмәдем – җыеп барам, шәпле скутер алу турында хыялланам, – ди 14 яшьлек Эрнест Шәрипов.
– Мин гаилә бюджетын тулыландырам. Әти-әнием кредит түли, бәлки аларга аз булса да булышыр мөмкинлек туар, – ди 16 яшьлек Роберт Әдиев.
– Ә мин яңа уку елына кием яңартырга җыенам, – ди 15 яшьлек Руслан Карпов.
Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, укучыларны эшкә алу – мөһим чара. Балалар мәктәп яшеннән үк авыл хуҗалыгы тармагында эшләүнең никадәр авыр һәм җаваплы хезмәт икәнен күреп, аңлап үсәләр. Игенче, савымчы һөнәрләренә хөрмәтләре арта. Иң мөһиме, тагын бер зур мәсьәлә – яшь кадрлар әзерләү мөмкинлеге хәл ителә. Чөнки күп кенә үсмерләр җәйге хезмәт вакытында үзе эшләгән тармакны үз итәргә җитешә.
Төзү эшләре – 20 миллион сумга
Игенчелек тармагы белән беррәттән, терлекчелектәге эшләр дә күз уңыннан ычкындырылмый. Билгеле, савылган сөт – хуҗалыкның икътисади иминлеген, тотрыклылыгын тәэмин итүче төп локоматив.
Бүген хуҗалыкта 1460 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 360 баш савым сыеры. Тәүлегенә 6 тонна сөт савыла, бер баш савым сыерга 17 килограмм туры килә.
Малларны кышлату чорына әзерлекне дә читкә куймый ярышлылар. 3,9 мең тонна сенаж салынган, 900 тонна печән әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә.
Күрсәткечләрне тагын да арттыру максатыннан, бүген хуҗалыкта 200 башка исәпләнгән торакка капиталь ремонт ясала. Биредә терлекләр бәйсез рәвештә асралачак. Бүген торак 80 процентка әзер.
Торакка өстәмә корылма буларак, яңа саву залы да төзелә. Җиһазлары инде кайтарылган. Саву урыны «Елочка» тибында эшләнә, 20 сыер берьюлы савылачак, дип аңлатты хуҗалык җитәкчесе. Рәсим Шәйхаттаров сүзләренчә, әлеге ике зур төзелеш объектын 1 сентябрьгә кулланышка кертергә жыеналар. Төзелеш эшләренә 20 миллион сум күләмендә инвестицияләр юнәлтелгән. Бу эшләрнең һәркайсы хуҗалыкның үсешенә, алдагы җиңүләренә мәртәбә бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев