Якты юл
  • Рус Тат
  • «Ярыш» язгы кыр эшләренә әзерләнә

    Язның беренче ае тәмамланырга бер атна вакыт калып килә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бик җаваплы һәм мөһим булган чорга көннән-көн якынлаша барабыз. 2019 ел уңышы беренче чиратта язгы кыр эшләренең ничек үткәрелүенә бәйле.

    Республика җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәре алдына язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылау, кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычын куя. Язның бер көне елны туйдыруын һич кенә дә истән чыгарырга ярамый.
    «Эшне тиз тоту өчен, беренче чиратта, машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек булуы шарт инде», – ди «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров.
    Ярышлылар техниканы әзерләү белән кыштан ук шөгыльләнә. Чәчү кампаниясенә 5 тырма агрегаты, 2 чәчү комплексы, 4 культивацияләү һәм 2 катоклау агрегаты белән чыгачаклар. Бүгенге көндә план нигезендә техниканы төзәтү төгәлләнеп килә. «Механизаторлар тагылма агрегатларны барлау, комплектлаштыру белән мәшгуль», – ди җитәкче.
    2018 елда хуҗалык «Агромастер» предприятиесе җитештергән яңа чәчү комплексы алган иде. «Комплекс үзен уңай яктан күрсәтте», – ди Расим Мансурович. Быел исә 12 метр киңлектәге культивацияләү агрегаты сатып алганнар. 
    Чәчүлек орлыгын сайлауга да ел саен зур игътибар бирелә. Аларны саклау технологиясе дә контрольдә. Хуҗалык ихтыяҗын үтәр өчен быел 500 тонна орлык кирәк булачак. Һава температурасы плюс тамгасына күтәрелгәч, орлыкка химик эшкәртү үткәреләчәк.
    Мул уңыш алуның тагын бер мөһим шарты – җитәрлек күләмдә минераль ашламалар туплау. Бүген хуҗалыкта 200 тоннадан артык минераль ашлама бар. Бу – әлегә гектарына 39 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туры килә дигән сүз. «Шушы көннәрдә тагын 60 тонна ашлама кайтачак», – ди җитәкче. Быел һәрбер гектарга кимендә 70 килограмм ашлама кертү бурычы тора. 
    Әйтергә кирәк, язгы чәчү эшләрен өзеклексез башкарып чыгу максатыннан, чәчү кампаниясе башлангач, дизель ягулыгы хуҗалыкларга ташламалы бәядән сатылачак. 
    Чәчүне тоткарлыксыз башкарып чыгу өчен кадрлар турында да кайгырталар. «Чәчү өстендә кыенлыклар тумаска тиеш. Хуҗалыкта үз эшләрен яхшы белүче тәҗрибәле, сыналган механизаторларыбыз эшли», – ди Расим Шәйхаттаров.
    Быел хуҗалыкта 1600 гектар җирдә чәчү үткәреләчәк. 500 гектары – язгы бодай, 400 гектары – арпа, калганы солы, борчак, рапс һәм башка төрле культуралар булачак.
    Көзге культуралар биредә 500 гектар мәйданны били. «Сынаулар уздырдык, көзге уҗымнар кышны имин чыккан», – ди хуҗалыкның баш агрономы Илгизәр Шәмсиев.
    – Быел кар күп яуды. Туфрак дым белән баеп калачак. Бу мул уңыш алуның нигезе. Һава температурасының кинәт алышынып торуы игенчеләр өчен кулай. Туфракка кар суларын сеңдереп калу мөмкинлеге туа, – ди агроном.
    «Игенчелеккә игътибарны юнәлтеп, терлекчелекне һич кенә дә күз уңыннан ычкындырырга уйламыйбыз», – ди җитәкче. Быел ярышлылар 200 баш терлеккә исәпләнгән торакка реконструкция ясап һәм заманча саву залы булдырырга исәп тота.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: