Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Тукай районы делегациясе «Агроволга-2026» халыкара күргәзмәсендә катнашты

Тукай районы делегациясе Казан шәһәрендә узган «Агроволга-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Район механизаторы Илнур Габидуллин газ-мотор ягулыгында эшләүче тракторларны йөртү буенча узган тамашалы чемпионатта иң яхшылар исемлегенә, керде.

Масштаблы чара Россиянең 38 төбәгеннән һәм өч чит илдән (Кытай, Беларуссия, Төркия) килгән 400дән артык компанияне берләштерде. Стендларда үсемлекчелек, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру һәм авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендәге иң заманча казанышлар тәкъдим ителде. Район хуҗалыклары өчен бу тәҗрибә уртаклашу һәм яңа технологияләрне ачыклау өчен менә дигән мәйданчык булды.

Күргәзмә программасы кысаларында оештырылган «Агроволга гүзәле» нәселле терлекләр конкурсында Тукай районы намусын быел да Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлы яклады.

Район өчен чараның иң дулкынландыргыч өлеше — трактор ярышлары булды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык механизаторы Илнур Габидуллин яңа буын техникасы белән виртуоз идарә итү осталыгын күрсәтеп, 5нче урынны яулады.

Фото: район мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев