Якты юл
  • Рус Тат
  • Техниканың чәчүгә әзерлеге тикшерелә

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тугыз хужалыкта булды. Пәнҗешәмбе көнне исә район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре бәяләячәк.

    Иң беренчеләрдән булып имтиханны «Р-Агро» хуҗалыгы тотты. Биредәге машина-трактор паркының торышын бәяләгәндә, беренче чиратта, техниканың дәүләт техника тикшерүе узуы, механизаторлар белән тәэмин ителеше, тагылма инвентарьларның тулысынча җыелган булуы исәпкә алынды. Хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләренә аерым игътибар бирелде. Чәчү материалы, тупланган минераль ашлама күләме дә – мөһим күрсәткеч.
    «Р-Агро» хуҗалыгында быел 1710 гектарда бөртекле культуралар игү планлаштырылган. 1200 гектарда күпьеллык үләннәр үстереләчәк, калган 150 гектар яшелчә культуралары өчен исәпләнгән. Хуҗалыкның ындыр табагында 230 тонна бодай, 210 тонна арпа, 22 тонна солы орлыгы бар. Барысы да элиталы сортлар. Барлыгы 395 тонна минераль ашлама тупланган.
    Хужалыкның машина-трактор паркында 39 техника берәмлеге исәпләнә. Чәчүгә 16 трактор, 1 чәчү комплексы, 4 чәчү, 11 тырмалау, 5 культивацияләү, 3 катоклау агрегаты чыгачак. «Тракторлар һәм тагылма агрегатлар тулысынча төзекләндерелеп, старт сызыгына куелган», – диде хуҗалыкның баш агрономы Газинур Нурмөхәммәтов. Тикшерү барышында агрегатларның ремонтланган булуын гына карап калмадылар, механизаторларның йөртү таныклыкларын тикшерделәр, транспорт чарасының руль белән идарә итү, тормоз һәм сигнал бирү системалары, яктырту фаралары, аптечкалары һәм тәгәрмәчләренең торышы тикшерелде. 
    Кызганычка, «Р-Агро» хуҗалыгының техника паркын яңарту өстендә әле күп эшләргә кирәк. Иске техниканы сафка бастыру өчен механизаторлардан гаять зур хезмәт таләп ителә. Әмма алар тырышканнар, бар көчләрен куеп эшләгәннәр, дип билгеләде комиссия. «Техника кыр эшләренә әзер дип нәтиҗә ясарга була», – дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин.
    Шулай да парк әкренләп булса да яңартыла. Чәчү кампаниясе алдыннан гына 3 миллион 300 мең сумга яңа чәчү комплексы кайтарганнар. Ул бер вакытта өч эшне башкара: чәчә, культивацияли һәм катоклый. «Комплекс 3 тракторны һәм 5 кеше хезмәтен алыштыра», – ди Газинур Нурмөхәммәтов.
    Сүз уңаеннан, быел районда чәчүгә 30 чәчү комплексы, 34 чәчү агрегаты, 45 культивацияләү, 47 катоклау, 192 тырмалау агрегаты һәм 542 трактор җәлеп ителәчәк. Районда барлыгы 75150 гектар җир сөреп чәчеләчәк. Шуның 43 мең гектардан артыгы – язгы культуралар мәйданнары.
    Мул уңыш алу өчен җиргә тиешенчә ашлама кертү зарур. Бүген районда барлыгы 5 мең тонна минераль ашлама алынган. Бу бер гектар җиргә уртача 54,4 килограмм дигән сүз. Минераль ашламалар алуга тотылган акчаны компенсацияләү йөзеннән хуҗалыкларга 34 миллион сумлык дәүләт субсидиясе кайтты. 
    Язгы чәчү эшләрен өзмичә башкарып чыгу максатыннан, дизель ягулыгы хуҗалыкларга ташлама белән сатылачак. Язгы чәчү чорында районга барлыгы 1687 тонна тонна дизель ягулыгы биреләчәк. Аның 1 тоннасын 42700 сумга кадәр төшерү күздә тотыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: