Якты юл
  • Рус Тат
  • Сыйфатлы азык җитештерүчәнлекне арттыра

    «Ярыш» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү буенча семинар узды. Очрашуга район башлыгы Фаил Камаев, азык-төлек hәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре килде. 

    Печән һәм сенаж әзерләүнең бүген нәкъ вакыты. Үләннәрнең туклыклылыгы, файдалы матдәләре югалмасын өчен, бүген беренче катын сусыл чагында чабып, кышка әзерләп кую мөһим. Һава торышы да бу эшне башкару өчен уңай тора. Шуңа күрә бу көннәрдә бар көчне терлек азыгы әзерләүгә бирү шарт, дип ассызыкланды семинарда. 
    Бүгенге көндә район буенча 8602 тонна печән, 10000 тонна сенаж әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипова белдерүенчә, бу печән әзерләүгә куелган планның 90 процентын, сенажның 20 процентын тәшкил итә. Боларга өстәп, бүген актив рәвештә витаминлы яфраказык әзерләү бара. Бу эштә хуҗалыкларга төрле оешмалар да булыша. Яфраказык әлегә 46 тонна тупланган.
    Белгечләр әзерләнгән печән һәм сенажның сыйфатын анализлаганнар. Саннардан күренгәнчә, азыкның бүгенге торышы тиешле нормаларга туры килә. Сенаж һәм печән составындагы файдалы матдәләрнең күпме булырга тиешлеген семинарда катнашучыларга да бәян иттеләр. 
    Хуҗалыкларга аерым тукталганда исә, бүгенгә «Р-Агро»да 760 тонна печән, 740 тонна сенаж, «Гигант»та 750 тонна печән, 2010 тонна сенаж әзерләнгән. «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә сенаж – 1100, печән 300 тонна тәшкил итә. «Сәйдәш» исемендәге хуҗалыкта 700 тонна печән җыелган, 728 тонна сенаж базларга салынган. «Биклән» хуҗалыгында 280 тонна печән, 700 тонна сенаж, Вилданов КФХда – 312 тонна печән, 723 тонна сенаж, Миңнехуҗин КФХда 100 тонна печән hәм 200 тонна сенаж әзерләгәннәр.
    «Ярыш» хуҗалыгында да терлек азыгын әзерләүнең кызган чоры. Хуҗалык 920 гектар мәйданнан күпьеллык үләннәрне чапкан. Биредә хәзергә 900 тонна печән җыелган, 950 тонна сенаж салынган. Семинар хуҗалыкның сенаж базлары урнашкан терлекчелек комплексында үтте. Чарада катнашучылар сенаж салу барышын үзләре үк күзәтә алдылар. Төргәкләнгән печән дә хуҗалык территориясенә кайтарып өелгән. 
    Семинарга Казаннан килгән «Солидкорм» ҖЧҖнең азык-төлек белән тәэмин итү буенча техник белгече Илназ Мысыргалиев та катнашты. Бүгенге көндә ул «Миңнехуҗин» фермер хуҗалыгында да эшчәнлек алып бара, Венгриядән кайтарылган таналарны безнең шартларга яраклаштыру буенча киңәшче булып тора. Белгеч хуҗалык җитәкчеләренә малларга сыйфатлы ризык әзерләү буенча үз киңәшләрен бирде.
    – Печән җыю өчен иң кулай вакыт – үләннәрнең чәчәк ату чоры. Чапканда үләннәрнең төбен 4-5 сантиметр калдырып кисү яхшы. Дымлылык якынча 60-65 процент булырга тиеш. Терлекләрдән югары продукция алыр өчен аларны балансланган ризык белән тукландыру мөhим, – ди белгеч.
    Илназ Мысыргалиев сенажны таптату таләпләренә дә аерым тукталды. 
    – Таптату мөмкин кадәр авыр техника белән үз вакытында башкарылырга тиеш. Әлеге эшне башкаручы техниканың тизлеге 4-5 км/сәгатьтән артмаска тиеш. Яшел масса яхшы саклансын, бозылмасын өчен базларның почмакларына да үләнне тыгызлап тутыру шарт, – дип аңлатты ул. 
    Район башлыгы Фаил Камаев Илназ Мысыргалиевтан районның башка хуҗалыкларына да барып, терлек азыгы әзерләү барышы белән дә танышуын, үз фикерләрен һәм киңәшләрен әйтүен сорады.
    Соңыннан семинарда катнашучылар «Ярыш» хуҗалыгының реконструкция бара торган фермасында саву залы төзелешен һәм ике абзарны төзекләндерүне карадылар. Биредә ремонт эшләре май аенда башланган. Июль ахырына эшләрне тәмамлау күздә тотыла. Ремонт барысы 7 миллион сумга төшә. 1,3 миллион сумы – терлекчелек биналарын реконструкцияләү буенча дәүләт программасы исәбеннән. Әлеге программа ярдәме белән ярышлылар моңа кадәр ике бинаны төзекләндергәннәр инде. Бүген хуҗалыкта 1450 баш мөгезле эре терлек тотыла, шуның 360ы савым сыерлар.

    Бөртек суктыру комбайннарының төзеклеген карау буенча чираттагы семинар җомга көнне «Р-АГРО» хуҗалыгында үтәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: