Якты юл
  • Рус Тат
  • Сыерны кем оста сава? 

    Тукай районында сыер савучылар һәм көтүне яңарту технологлары бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Авыл хезмәтчәннәре аны бәйге дип түгел, бәйрәм дип атыйлар. Җыр-бию, уен-көлке белән бу бәйге чыннан да зур тамашаны хәтерләтә. Быел бәйге «Гигант» хуҗалыгында үтте.

    – Без бу бәйрәмне сагынып та, бераз куркып та көтеп алабыз. Кем көчлерәк булыр? Монда очрашып рәхәтләнеп сөйләшәбез, фикер алышабыз, күңел ачабыз, яңа дуслар да табабыз. Район, хуҗалык җитәкчеләре хезмәт кешесен шулай рухландыра белә. Стимул булгач, тырышып эшлибез, – ди «Гигант» хуҗалыгыннан алдынгы сыер савучы Әлфира Солтанова. 
    Тырышып эшләү өчен социаль шартлар кирәк. Шуларның иң беренчесе – торак белән тәэмин итү. «Гигант» хуҗалыгында эшләүчеләрнең бу яктан кыенлыклары юк. «Бүгенге көндә кадрлар өчен 20 йорт төзелде. Әлеге сәясәт киләчәктә дә дәвам итәчәк», – ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. Үзеңә карата игътибар тойгач, яхшырак эшлисе килә, диләр савымчылар. 
    Чарада яшьләр дә катнаша. Димәк, өлкән терлекчеләргә лаеклы алмаш бар. Яшь кадрлар саны белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык аеруча алдыра. Анастасия Кудряшова инде 9 ел сыер сава. «Мәктәпне тәмамлагач, бәхетне читтән эзләп йөрмәдем – авылда калырга ният иттем. Гомеремне авыл хуҗалыгы белән бәйләгәнгә бер дә үкенмим. Әлеге тармакта эшләү киләчәк көнгә ышаныч тудыра, аякта нык басып торырга мөмкинлек бирә», – ди ул.
    – Элек барысы да кулдан башкарыла иде. Башакка суны да, сөтен дә көянтә-чиләк белән ташыдык. Хәзер шартлар бар. Сөт торбалар буенча суыткычка ук ага, эш урыннарыбыз җиһазландырылган, ял көнебез  бар, хезмәт хакы да җитәрлек. Рәхәтләнеп эшлә генә, – дип уртаклаша «Ярыш» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, 32 еллык хезмәт стажлы Гөлүсә Бәйрәмова.
    Бәйгене район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде. Ул соңгы елларда ирешелгән матур күрсәткечләр белән сөендерде. Районыбыз уңышларына һәм муллыгына зур өлеш керткән терлекчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде. «Район үз геройларын белергә тиеш!» –  диде ул. «Тукайлылар терлекчелек продукциясе җитештерү темпларын арттыра киләләр. Бүгенге көндә республикада җитештерелгән итнең 39 проценты Тукай районына туры килә, көнгә 78 тонна сөт савыла. Аерым хуҗалыкларның күрсәткечләре аеруча куанычлы – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 400 башка исәпләнгән яңа комплекс һәм 700 баш терлеккә исәпләнгән саву залы сафка басты. Бүген тагын 400 башка исәпләнгән комплекс төзелеп килә. Яңа саву заллары «Гигант», «Ярыш» хуҗалыкларында һәм «Миңнехуҗин» КФХда төзелә. Тукай районы актив рәвештә ташландык җирләрне эшкәртеп чәчү сәясәтен алып бара. Узган ел район хуҗалыклары югары продукт бирергә сәләтле нәселле терлекләр белән эшләүгә ныклап алынды», – диде район башлыгы.
    Бәйгедә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары теорияне дә яхшы белергә һәм үзләрен практикада да сынап карарга тиеш иде. Имтихан сораулары мондый: сыер бозауларга күпме вакыт калгач ташландырыла, җиленне нинди температурадагы су белән юалар, саву аппаратын ничек кулланалар. Саву аппаратларын сүтеп җыю бәйгесендә  операторларның җитезлеге таң калдыра. Мылтык сүтеп җыючы солдатлар кебек. 
     Шушы ук вакытта ясалма орлыкландыру технологларын да сыныйлар. Ясалма орлыкландыру пунктының ни өчен тәрәзәләре каплаулы, ни өчен биредә алмаш аяк киеме булырга, ни өчен чебен-черки кебек бөҗәкләр юк ителергә тиеш кебек сорауларга җавап бирделәр. Шунда ук тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бар. 
    – Ярышта җиңү яулар өчен бер көн тырышу гына җитми. Баллар еллык күрсәткечләргә карап та билгеләнә. Монда ел буена савылган сөт күләме, ел буена алынган бозаулар саны, башка күрсәткечләр дә исәпкә алына, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова.
    Мәртәбәле жюри әгъзаларына урыннар билгеләү җиңел түгел, чөнки бирегә һәр хуҗалыктан сайлап алынган алдынгылар җыелган.
    Нәтиҗәләр буенча, сыер савучылар арасыннан беренче урынга «Гигант» хуҗалыгыннан Әлфира Солтанова, икенче урынга Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Анастасия Кудряшова чыкты, өченчедә – Ярыш хуҗалыгыннан Гөлүсә Бәйрәмова. Көтүне тулыландыру технологлары арасында исә «Гигант» хуҗалыгыннан Гөлнара Вәлиуллина – беренче, «Р-Агро» хуҗалыгыннан Ләйлә Нургалиева – икенче, «Вилданов» КФХдан Фәрит Мингәрәев – өченче.
    Катнашучыларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды.  Чөнки алар барысы да районда танылган уңганнар.
     «Гигант» хуҗалыгы бәйгене оештыру һәм уздыру өчен бар шартларны да тудырган. Ачык һавада мул табын әзерләгәннәр. Учакта пылау, коймак пешә. Районыбыз үзешчәннәре җыр-моңнары, күңелле уеннары белән ярышка бәйрәм рухы өстәде. Хис-тойгыларга бай, зур хөрмәтләү хисенә ия матур бер бәйрәм булды ул. Хезмәт кешесен олылау бәйрәме. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: