Якты юл
  • Рус Тат
  • Район уракка төшәргә әзерме?

    Яз һәм җәй башы аграрийлар өчен уңай килде. Җылы көннәр, вакытында явып узган шифалы яңгырлар ашлыкларга башак тутыру, өлгерү мөмкинлеге бирде. Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тиздән урып-җыю эшләренә керешергә җыена. Белгечләр фаразлавы буенча, быел урак 15 июльдә старт алачак. Аграрийлар алдында 47,5 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Урак өстендә кырларда 125 комбайн эшләячәк. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда ашлык җыю комбайннарын әзерләүнең соңгы этабы бара.

    Көнүзәк мәсьәләләр – нигездә, бөртек суктыручы комбайннарның, ашлык амбарларының әзерлеге буенча семинар-киңәшмә «Р-Агро» хуҗалыгы базасында узды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. 
    Беренче эш итеп, кайсы хуҗалыкта ничә комбайн булуны, техника паркы яңартылу-яңыртылмауны, техниканың ни дәрәҗәдә иске һәм яңа булуын ачыкладылар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта, «Кама» агрофирмасында, «Гигант», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыкларында техниканың иминлеге шик тудырмый. Аларда парк ел саен яңартыла, комбайннар көздән үк ремонтлана, техника бүгеннән үк әзерлек сызыгында. 2019 елда өч комбайн – «Акрос» һәм ике яңа «Полесье» комбайннарын Миңнехуҗин КФХ сатып алган. Әмма «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Вилданов» КФХ, «Биклән» җитештерү кооперативында хәлләр мактанырлык түгел. Беренчедән, техника берәмлеге аз – нибары 3-4 комбайн, һәрберсенә бик зур йөкләнеш туры килә. Икенчедән, техника иске һәм алар әле бүгенгә кадәр ремонтта. 
    – Техника көздән үк ремонтка кертелергә, кыш айларында барлык кимчелекләрне юкка чыгарып, язга әзерлек сызыгында торырга тиеш. Быелгы ел мул уңыш вәгъдә итә. Аны югалтуларсыз кырдан амбарга кайтаруга гарантия булырга тиеш. Бу, беренче чиратта, комбайннарның төзек булуы. Онытмыйк, икмәк – хуҗалыкның икътисадый иминлеге, механизаторларның эш хакы, – дип ассызыклады Фаил Камаев. 
    «Р-Агро» хуҗалыгының үзенә килгәндә, урып-җыюда 5 комбайн катнашачак. 2001-2003 елгы «Дон» комбайннары шактый тузган. Быел аларны әзерлек сызыгына бастыру өчен хуҗалык зур чыгымнар чыгарган. «2 миллион сумга запас частьлар алдык», – дип белдерде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. Шулай да, район башлыгы әлеге техниканың урып-җыю кампаниясен имин уздыруына шик белдерде. «Техниканы күпме яңартсаң да, тузганлык дигән төшенчә бар», – диде ул. Фаил Камаев киләчәктә хуҗалык җитәкчесенә яңа комбайн алу буенча җитди шөгыльләнергә киңәш итте. Ә бүгенгә, уракны югалтуларсыз тәмамлау өчен, булган техниканы яхшы итеп ремонтлау бурычын куйды. Техника ватылган очракка алдан ук запас вариантлар уйлап куярга киңәш бирде.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин комбайнга таләпләр, кабинада булырга тиешле әйберләр исемлеген атады. Бу – огнетушитель, ашыгыч ярдәм күрсәтү җыелмасы, янгынны таралудан туктатучы киез тукыма, сигналлы жилет, көрәк-чиләк ише әйберләр. 
    – Техника куркынычсызлыгына игътибар аеруча зур булырга тиеш. Бу үзегез өчен мөһим. Металл кыйммәт булса да, аны ремонтлап, рәтләп була. Ә кеше гомерен – юк, – дип искәртте Фаил Камаев. 
    Комбайнда төп механизатордан башка, ярдәмче дә булырга тиеш. Ул, нигездә, яшь белгеч яки мәктәп укучысы була. Район башлыгы әлеге эшкә яшь буынны җәлеп итү мөһимлеген ассызыклады. «Мәктәп яшеннән үк балалар техниканы үзләштерә башлый, ипи үстерүнең никадәр авыр эш икәненә инана. Шул ярдәмчеләрдән абыйларына алмаш үсә. Яшь кадрларны шулай гына тәрбияләп була», – диде ул. 
    Техника әзерләүдән кала, бүген амбарларны, ындыр табакларын чистарту, агарту, дезинфекцияләү, ашлык кабул итәргә әзерләү буенча да эш бара. «Алар белән беррәттән, бөртек киптергеч җайланмаларны да ремонтлап кую мөһим», – дип кисәтте район башлыгы. Урак чорында бертуктаусыз яңгырлар башланган очракта бөртек киптергеч җайланма – уңышны югалтмас өчен гарант булып тора. 
    – Авыл хуҗалыгы тармагы өчен 2019 ел бик үзенчәлекле килде. Һава торышыннан барысын да көтеп була. Кар өстеннән ашлык җыйган 1978 ел көзе кабатланмасын дип борчылам, – дип кисәтте аграрийларны «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов.
    – Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлыкны кайтарып, киптереп, урнаштыргач кына җиңел суларга була, – дип тәмамлады Фаил Камаев. 
    Якынча 10 июльдә комбайннар парады көтелә. Урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшереләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: