Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өченче «җидекөнлек» алдынгы игенчеләрне билгеләде

Синоптиклар бу атнаны һәм киләсе атнаның беренче яртысын явым-төшемсез булачак дип фаразлый. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев аграрийларга бу форсаттан файдаланып калу һәм урып-җыю күрсәткечен 80 процентка житкерү бурычын куйды. Әлегә эшләрнең яртысыннан күбрәге тәмамланды. Башкарма комитет җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ренат Хәсәнов сүзләренчә, киләсе 10 көндә һава коры торып, комбайннар төзек эшләп, җитештерүчәнлек 1000 гектар булган очракта, урып-җыю күрсәткечен 75 процентка җиткереп булачак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 29 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 23498 гектар мәйданда урылган, шуның 23136 гектары суктырылган, бу планның 58 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 71,7 мең тонна. Шул исәптә 31 мең тонна көзге бодай, 5,1 мең тонна язгы бодай, 28 мең тонна арпа, 4 мең тонна арыш, 1,6 мең тонна борчак, 653 тонна солы, 241 тонна вика. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 31 центнер. Шимбә көнне «Кама» игенчеләре шикәр чөгендерен җыя башладылар. Бүгенгә татлы тамыразык 150 гектар мәйданда казылган. Гектардан уртача 450 центнер уңыш чыга. Барысы әлеге культураны 3 мең гектар мәйданда җыярга кирәк булачак. 
Урып-җыю белән беррәттән җир эшкәртү, чәчү эшләре бара. Бүгенге көндә 15300 гектарда җир эшкәртелгән, шуның 6850 гектарында көзге культуралар чәчелгән. Кайбер хуҗалыкларда чәчелгән көзге бодайның беренче үсентеләре тишелергә өлгерде. Чәршәмбе көнне «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хужалыгы хезмәтчәннәре Бакчасарай авылы янәшәсендәге 27 ел ташландык хәлдә яткан 470 гектарлы басуны сөреп, шунда көзге бодай чәчәргә керештеләр. 
Бу атнада уракның өченче «җидекөнлеге» нәтиҗәләре буенча алдынгы механизаторларны район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ренат Хәсәнов бүләкләде. Шуны әйтергә кирәк, бу юлы, комбайнчы һәм ашлык ташучылардан кала, алдынгылар арасына үләннәрне теземнәргә салучыларны да керттеләр. 
«Гигант» хуҗалыгында бу атнада иң-иңе дип Акрос комбайнында эшләүче Ирек Димөхәммәтов табылды. Ул 262 тонна бөртек суктырган. Ә Равис Шәйхетдинов йөк машинасы белән 439 тонна ашлыкны амбарларга алып кайткан. Ә Макдон чапкычында эшләүче Фәнил Шәмсиев 540 гектар мәйдандагы культураларны теземнәргә салган. Бу – әлеге эш төре буенча райондагы иң югары күрсәткеч. 
«Тукай» азык-төлек корпорациясендә алдынгылар арасында Илгизәр Насыйбуллин. Ул Акрос комбайнында 256 тонна ашлык суктырган. Павел Антонов исә КАМАЗ машинасында 180 тонна ашлыкны амбарга алып кайткан. Бүләкләргә килгән вакытта алар арпа суктыру белән мәшгуль иделәр.
«Биклән» җитештерү кооперативының игенчеләрен урып-җыю кампаниясе башланганнан соң бүләкләү беренче тапкыр гына әле. Без килгән мәлдә алар борчак басуында эшлиләр иде. Атна нәтиҗәләре буенча Сергей Шумилов үз төркемендә Дон комбайны белән 254 тонна ашлык суктырып беренче урынны яулаган, ә Өлфәт Сөләйманов йөк машинасында 280 тонна бөртекне кырдан амбарга алып кайткан.
«Кама» агрофирмасында бу атнада өч урын да Теләнче Тамак авылында урнашкан ХПК-3 бүлекчәсе игенчеләре арасында бүленде. Беренчелекне үзенең Лексион комбайнында 413 тонна бөртек суктырган Илдар Этикбаев яулады, икенче урында – Нью-Холланд иярләгән Ленар Дәүләтшин, аның күрсәткече – 363 тонна. Өченче урында шулай ук Нью-Холландта эшләүче Фәнил Рәфыйков. Ул 326 тонна бөртек суктырган. Марсель Нуртдинов исә 249 тонна бөртекне амбарга ташыган. 
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта егучылар арасында беренчелекне Андрей Беспалов яулады. Ул МакДон чапкычы белән 433 гектар урган.
«Ярыш» хуҗалыгына килгәндә көн кичкә авышкан иде инде. Моңа карамастан, хуҗалыкта эш кайный. Теземнәргә салучы, чәчүче, җир эшкәртүче, туңга сөрүче һәм культивацияләүчеләр икешәр смена эшли биредә. Бүләкләнүчеләргә килгәндә, бер атна эчендә Динар Шәйхаттаров КЗС комбайнында 66 тонна бөртек суктыруга ирешкән, Марат Мәрданов 150 тонна ашлык ташыган, ә Фәнил Шәмсиев КСУ чапкычында 435 гектар мәйданны урган. 
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына барып җиткәндә тәмам караңгы төшкән иде. Басуда эшләүче игенчеләрне комбайнның утларына карап кына таптык. Комбайнчылар теземнәргә салынган арпаны бетерү нияте белән эшлиләр иде. Бу атнада Нива комбайнында Илмир Шәфыйков 100 тонна бөртек суктырган, Альберт Әһлиев КАМАЗ машинасында 160 тонна бөртекне амбарга алып кайтып тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев