Якты юл
  • Рус Тат
  • Мул уңыш хакына

    «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсе басуында район башлыгы Фаил Камаев һәм «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. 

    Беренче чиратта уҗым культуралары торышына игътибар иттеләр. Басуларның кайберсендә һаман кар ята – уҗымнар үсеп китә алмый. Үсентеләр саргая, күгәрек белән каплана, диләр белгечләр. Район буенча барлык уҗым культураларының 20-25 процентын яңадан чәчәргә кирәк. Ә бу күрсәткеч 10 проценттан артмаска тиеш. 
    Сынау өчен «Кама» агрофирмасының уҗым басуыннан үсенте алдылар. «Новотроицкое авылы янәшәсендәге басуда үсентеләр куркуга салган иде. Өч көн эчендә алар терелә башлаган, тамырлары ак», – диде Назыйм Сәләхетдинов.
    Иң яхшы уҗым басулары Таулыкта. «Һава торышы салкын булгач, үсеш акрынайды. Шулай да, үсентеләр исән, биредә һичшиксез уңыш булачак», – дип өстәде ул.
    «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов уҗым культураларын саклап калу өчен иртә яздан минераль ашлама кертүне искәртте.
    Район башлыгы Фаил Камаев калган районнар белән чагыштырганда бездә хәл яхшырак дип белдерде. Бөтенләй кар эремәгән районнар да бар. Аларда бөртеклеләр аеруча зур зыян күргән. 
    Фаразлар буенча, якын көннәрдә тагын салкын һава көтелә. Бу – уҗымнар өчен өстәмә сынау. 
    Кайбер басуларда черки, коңгыз кебек корткычлар барлыкка килгән. «Алардан сакланыр өчен басу кырыйларын яки орлыкларны агу белән эшкәртергә кирәк», – диде Назыйм Сәләхетдинов. «Яз гаять үзенчәлекле. Кар күп булса да, туфракта дым аз. Шуңа күрә чәчүне тиз тотарга кирәк. Техника әзер, ашлама узган елдан күбрәк, орлык та җитәрлек. Өстәвенә, быел корылык елы була дип кисәттеләр», диде ул. 
    Бүген районның барлык хуҗалыклары да чәчүгә кереште. Әйтик, «Кама» агрофирмасында 500 гектар арпа чәчелгән, планда – тагын 4 мең гектар. Ике агрегат чөгендер чәчүдә эшли. Район башлыгы «Кама» агрофирмасының басуларына югары бәя бирде: «Кырлар тип-тигез. Сүз дә юк, агрофирма техника ягыннан көчлерәк. Аны калганнарга үрнәк итеп куярлык, – диде Фаил Камаев. 
    Техникалары җитмәгән хуҗалыкларда эш ике сменада алып барылырга тиеш. 
    Фаил Камаев, гадәттәгечә, басу культурасын булдыруга өндәде. «Юл кырыйларын, багана төпләрен дә бер очтан тәртипкә китерегез», – диде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: