Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Маллар да авырый

Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә эпизоотик хәл бик киеренке. Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар даими ачыклана. Тукай районының ветеринария белгечләре терлек hәм кош-кортлар арасында әлеге куркыныч авыруларны булдырмау максатыннан бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирә. Бүгенге көндә районның эпизоотик хәле нинди? Авырулар килеп чыкмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Бу турыда районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова белән әңгәмә кордык.

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 5 миллионнан артык кош-кортка, 16 меңгә якын мөгезле эре терлеккә һәм 3 меңгә якын мөгезле вак терлеккә ветеринария хезмәте күрсәтелә. Район территориясендә биш участокта ветеринария пунктлары эшли. 
– Әлфирә Ансаровна, бүгенге көнгә районның эпизоотик хәлен ничек бәялисез?
– Бүгенге көндә районның эпизоотик хәле имин, әмма кискен йогышлы авырулар буенча саклык чараларын күрү бик мөhим. Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә африка дуңгыз чумасы белән бәйле проблема республика җитәкчеләре өчен актуальләшә бара. Бу хакта 27 июль көнне ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Марат Готович хәбәр иткәнчә, агымдагы елның июль башында бу авырудан Түбән Новгород өлкәсендә 46 кабан дуңгызы үлгән. Ә соңрак әлеге куркыныч вирус Ульяновск өлкәсендәге дуңгызларда да теркәлгән. Бу урыннар Татарстанның Чүпрәле районыннан нибары 120-140 километр ераклыкта гына урнашкан. Шуңа күрә терлекләрнең йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларын искәртү, терлекчелек продуктларының хәвефсезлеген тәэмин итү, район территориясенә республика чикләреннән төрле авырулар кертүдән саклау – хезмәтебезнең төп бурычы.
– Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек авырулар кеше өчен дә куркынычмы?
– Соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар саны күбәйде. Ни кызганыч, алар кешеләргә йогарга мөмкин. Аеруча куркынычы түләмә авыруы (себер язвасы) санала. Башка күп кенә йогышлы чирләрдән аермалы буларак, әлеге авыру вакытында вак споралар тышкы мохиттә 100 елга кадәр яши ала һәм кеше яки хайван организмына эләккән очракта кабаттан авыру уята. Түләмә чире авыр үтә һәм һәрвакытта да дөрес диагноз кую мөмкинлеген бирми. Бу чир йөз елдан соң да баш калкытырга мөмкин.
Ящур авыруына килгәндә, ул да кискен, вируслы, йогышлы авыру. Ул барлык йорт һәм кыргый хайваннарга йога торган чир. Гадәттә, яшь малларга бу вирус эләксә, ул тәүлек эчендә үлә. Олы маллар чирләсә терелә, ләкин аларның продуктлылыгы кими. Ящур кеше өчен дә куркыныч. Вируслы ризыкны ашаганда һәм эчкәндә чирнең аңа да эләгүе ихтимал.
Узган ел Татарстаннан ерак булмаган Чуваш Республикасында кош гриппы инфекциясе теркәлгән иде. Шул сәбәпле район ветеринария табиблары кош гриппы вирусына даими рәвештә мониторинг тикшеренүләре үткәрде. Кош-кортлардан барлыгы 3585 проба алынды. Кош гриппы гадәттә кошларда була торган вируслы инфекция. Ул аларның аппетиты бетү, күзләре яшьләнү, йомырка салулары кимү, кикрек шешү, зәңгәрләнү һәм диарея кебек симптомнар белән билгеләнә. 
Нодуляр дерматит та куркыныч авырулар рәтенә керә. Терлекнең лимфа системасы зарарлана, бизгәк тота, тире астындагы күзәнәкләр, эчке органнар ялкынсына, шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлектә авыру башлануга аның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә, тиресе бозыла, терлек үлә. 
Дуңгызларның африка чумасы, әйтеп үткәнемчә, быел Ульяновск өлкәсендә теркәлде. Бу бик куркыныч йогышлы вирус. Вирус кыргый шартларда һәм йорт шартларында асралучы дуңгызларга, токымнары һәм яшьләренә бәйсез рәвештә, елның теләсә кайсы вакытында йогарга мөмкин. Шул ук вакытта ул кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Авыру бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур матди зыян китерә. Вирус йоккан очракта дуңгызларның барысы да үлә. Дәвалау тыела, авыруга каршы вакцина әлегә уйлап табылмаган.
Тагын бер куркыныч авыру – бруцеллез. Бу чиргә кешеләр, сарыклар, мөгезле эре терлек, атлар, куяннар, этләр бирешүчән. Кеше бруцеллез авырулы кош-кортны суйганда, терлекләрнең йонын кискәндә, термик эшкәртелмәгән ит ашаганда, кайнамаган сөтне эчкәндә зарарланырга мөмкин. Терлекләрдә бруцеллезга каршы профилактик чаралар үткәргәндә вакцинацияләү бик мөhим.
– Районда әлеге авыруларны булдырмау максатыннан ветеринар табиблар нинди чаралар күрә? Халык белән ничек эшлисез?
– Мисал өчен, 18532 баш мөгезле эре терлеккә, 7800 баш мөгезле вак терлеккә, 619 баш атка, 567 баш дуңгызга түләмә авыруына (себер язвасына) каршы вакцинация үткәрелде. Котыру авыруына каршы 1608 баш эткә һәм 1396 баш песигә дә вакцина ясалды. Юл буйларына, болыннарга, үләт базлары тирәсенә 44 мең доза күләмендә котыру авыруына каршы ораль вакцина җәелде. Көзге чаралар вакытында котыру авыруына каршы вакцинация үткәрү дә планлаштырылган. Нодуляр дерматитка каршы тору максатыннан 17133 баш мөгезле эре терлеккә вакцина ясалды. АЧК вирусына хуҗалыклардагы дуңгызлардан 850 проба һәм кабаннардан 35 проба алынды. 
– Башка регионнардан, төбәкләрдән алып кайткан малны район ветеринар табибына күрсәтү кирәкме?
– Әлбәттә. Моны иң беренче чиратта эшләргә кирәк. Малларны карантинга кую мөhим. Терлекләрне, кош-кортларны сатып алганда ветеринария документларын сорарга да киңәш итәм. Шулай ук тукайлыларга очраклы кешеләрдән тиешле булмаган урыннарда сөт, сөт ризыклары hәм ит сатып алмаска, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска кирәклеген искәртеп үтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев